#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Дан һәм Хәтер елы”на багышланган акция старт алды

последние и лучшие новости искусства в мире

5-7Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан игълан ителгән «Алар истәлеккә һәм данга лаек» проекты кысаларында Ялутор районының кече авылларында ел дәвамында сугыш чоры балаларын һәм хезмәт фронтында катнашучыларны өйләренә барып котлау акцияләре узачак.

“Дан һәм хәтер елы”ның беренче көннәрендә үзенең 80 яшен каршылаган Баязит Батыр улы Галеев Аслана күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләреннән котлаулар кабул итте. Бумаер авылында яшәүче юбилярны туган көне белән беренче булып авыл ветераннар советы оешмасы рәисе Зәйтүнә Мирхәлилова котлады. Аннары күчмә мәдәният комплексы хезмәткәрләре җитәкчеләре Ильяс Бакиев белән изге теләкләр, бүләкләрен җиткереп, матур җырлар да башкардылар.

Баязит Батыр улының балачагы, яшьтәшләренеке кебек үк, сугыш башлану белән тәмамлана. 1939 елда аның әтисе хәрби хезмәткә алына, ике елдан Бөек Ватан сугышы башланып китә. Ул башта Сталинград фронтында артиллерия полкында сугыша, аннары разведчик була. 1943 елның 23 февралендә чираттагы биремне үтәп, иптәшләре белән кайтырга чыкканда, дошманның артиллерия атуы астына эләгеп, әтисе һәлак була һәм туганнар каберендә җирләнә. Баязит Батыр улы бер тапкыр да әтисен күрми үсә. Авыр сугыш вакытында ул ачлык-ялангачлык, түбәнсетү һәм өметсезлекнең нәрсә икәнен үзендә сыный. Әнисе һәрчак колхоз эшендә булып, балалар көне буе өйдә ялгыз утырулары, авыл малайлары белән еш кына күл тирәсендә йөрүләре, зират эчендәге агачларга менеп, күчмә кошларның ояларыннан йомыркаларны алып ашаганнарын ул бүген дә ачынып искә ала. “Карга һәм кара карга йомыркаларын да җыйдык, нидер ашарга кирәк иде. Ул вакытта безне ачлыктан балык та коткарды”, - дип сөйли бабай. Җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, 14 яшеннән, колхозда терлекче, көтүче, тагылмачы булып эшли башлый, аннары йөк машинасын йөртүчегә укый. 1959 елның көзендә армиягә алынып, Минск шәһәрендә хезмәт итә. Автомобильләр бүлекчәсе командиры кече сержант Баязит Батыр улы үрнәк хезмәте өчен өч ел эчендә ике тапкыр ялга, авылына кайтып килә. Икенчегә кайтканда өйләнеп, яшь хатыны белән дүрт көн генә бергә яшәп өлгерә. Шулай итеп Миңсылуга ирен армиядән бер ел көтәргә туры килә. Хезмәттән кайткач, яшьләрнең яшәр урыннары булмагач, бабае аларны Бумаерга чакырып кайтара. Биредә Рәшит абыйсы да үз гаиләсе белән яшәгән була. Бераздан Баязит белән Миңсылу якыннары һәм авылдашлары ярдәме белән үз йортларын төзеп чыгалар. Моңа алар әле дә рәхмәтле. “Ул елларда бер-береңә ярдәм итү, өмәләр оештырулар гадәти эш иде. Беренче елны йортның бер яртысында яшәдек, икенче елны - икенче яртысын төзеп бетердек”, - дип сөйли бабай. Галеевлар гаиләсе “Киров” колхозында бөтен көчләрен куеп эшлиләр, үзләрен кирәк-яраклар белән тәэмин итәләр. Баязит Батыр улы тракторчы-машинист белгечлеге буенча һөнәри техник училищесын яхшы белем белән тәмамлый. Бераздан аны Аслана авыл хакимиятенә халык депутаты итеп сайлыйлар. Тиешле белем алганнан соң, 11 елдан артык ул җитештерү участогы бригадиры булып эшли. Пенсиягә чыккач та, колхоз җитәкчеләре үтенече буенча, тагын 4 ел урта звено җитәкчесе буларак хезмәт итә. Колхоз эшеннән башка Галеевлар гаиләсе зур хуҗалык та тоталар...

Бүгенге очрашуда ирле-хатынлы алар оныкчыклары турында сөенә-сөенә сөйлиләр. Алар әби белән бабай янына еш килеп йөриләр. Баязит Батыр улы аларны атта йөртә, балык тотарга бергәләшеп баралар.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836