Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Даның белән горурланабыз” акөиясендә

последние и лучшие новости искусства в мире

1-9Ильяс Бакиев җитәкчелегендәге Аслана күчмә мәдәният комплексын авыл хакимият территориясендә генә түгел, Ялутор районындагы барлык татар авылларында да яхшы беләләр, һәр җирдә дә колач җәеп каршы алалар. Сәбәбе аның бик гади, чөнки биредә бик талантлы, татар мәдәниятенә чын күңелдән гашыйк, аның киләчәген кайгырткан тынгысыз җаннар җыелган. Сәхнә - аларның яшәү мәгънәсе, дияр идем. Календарьдагы бер генә дата да алар тарафыннан билгеләнми үтмидер, мөгаен. Нинди генә чаралар уздырмыйлар, кемнәр белән очрашмыйлар, ә барысы да халык өчен.

Өлкән яшьтәге ветеранмы, хезмәт батырымы, яшьләрме, укучылармы – барысына да игътибар, йөрәк җылысын бирергә әзер алар. Менә тагын 16 декабрьдә күчмә мәдәният комплексы авыл ветераннар советы белән берлектә Ялутор районы, Кактамак авылы клуб-китапханәсендә Ватан батырлары көненә багышланган “Даның белән горурланабыз” дип аталган патриотик акция уздырды. Чара РФ Гимны белән башланды. Аннары ветераннар советы рәисе Зәйтүнә Мирхәлилова “9 декабрь – Ватан батырлары көне”нең барлыкка килгән тарихын сөйләде. “Батыр якташыбыз” фото күргәзмәсен кулланып, ул илебез бәйсезлеге өчен яу кырында башларын салган ата-бабаларыбызны искә алды. Сөйләшүдә укучылар да катнашып, сорауларга җавап бирделәр, сугышның илебезгә, халкыбызга нинди афәт, кырылыш алып килгәнен кабат искә төшереп, мондый хәлнең беркайчан да кабатланмавын теләделәр. Зәйтүнә Үлмәс кызы тамашачыларга якташлары Тамерлан Ишмөхәммәтовның сугышта күрсәткән батырлыгы турында күп кызыклы фактлар сөйләде. Мәсәлән, ул үзенең “Ил-2” самолетында188 хәрби очыш ясап, 7 - үзләре йөрүче корал, 6 – катер, 15 – самолет, 7 – кичү, 9 – бензин цистернасы, 22 – танк, 14 – тимерьюл вагоны, 5 – дзот, 32 – зенит артиллериясе коралларын юк итә. Аннары Сәйфулла Мирхәлилов халыкны үз янына җыеп, “Ил-2” самолетын кәгазьдән ясау буенча мастер-класс оештырды. Биредә Ринат Әминовның самолеты беренчелекне алды. Аннары “Импульс” волонтерлар отряды үзләренең җитәкчеләре Ильмира Гарипова белән төрле кызыклы уеннар оештырды. Шулай ук алар һәркемгә Т.Ишмөхәммәтов, С.Кәримовның кыскача тормыш юлы, күрсәткән батырлыклары һәм хәрби бүләкләре язылган листовкалар тараттылар. Аннары Юлдаш Кәбиров җитәкчелегендә балалар кар өстендә мини футбол уйнадылар. Бу көнне үк “Яныбызда ветеран яши” акциясе уздырылды. Кунаклар җыелышып авылның бердәнбер исән калган сугыш һәм хезмәт ветераны Әбделхәй Бабшанов янына бардылар. Аслана күчмә мәдәният комплексы артистлары бабайга җылы теләкләр белән матур җырлар башкарып, бүләкләр тапшырдылар. Ильяс Бакиев: “Ветераннар советы рәисе - актив, эшчән, сәләтле шәхес Зәйтүнә Үлмәс кызы эшен зур җаваплылык белән, бөтен җанын биреп башкара. Бүген дә менә “9 декабрь – Ватан батырлары көне” презентациясен ул югары сәнгатьле дәрәҗәдә алып барды. Шулай ук Ильмира Гарипова кебек үз эшенә бөтен халәте белән бирелгән, инициативалы кеше булу да безне сөендерә. Яныбызда мондый кешеләр булганда, сугыш батырларыбыз турында хәтер дә сакланыр”, - дип сөйләде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836