#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2023
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

«Дельта» патриотлар тәрбияли

последние и лучшие новости искусства в мире

10-3Төмән районының Муллаш авыл клубында «Дельта» хәрби хезмәткә ирекле әзерлек буенча махсуслаштырылган төркем 20 еллык юбилеен бәйрәм итте. Бу бәйрәм күп юбилейлар белән бергә туры килде: «дельта»лыларның 10 нчы чыгарылыш классы да, авылның – 305, районның 100 еллыгы да.

Тормышларында шактый уңышларга ирешкән һәм яшь патриотларны котларга районның спорт һәм яшьләр политикасы идарәсе начальнигы урынбасары Андрей Зобнинский, районның өстәмә белем бирү учреждениесенең «Созвездие» иҗат үсеше үзәге директоры Асель Байжанова, авыл башлыгы Таңсылу Хөсәенова, вакытлыча мәктәп директоры вазифасын башкаручы Регина Головина, хөрмәтле кунаклар: «Дельта» тарихында зур роль уйнаган Ильяс Нәзметдинов, Гөлчәрә Нәзметдинова, Дамир Нәзметдинов килгәннәр иде.

Иң элек тарихка тукталып китик әле. Бу турыда алып баручы Тәския Нәзметдинова җентекләп сөйләде.

«Оборона турында» Федераль законның 7 статьясын гамәлгә ашыру максатларында, «Россия Федерациясе гражданнарын хәрби хезмәткә әзерләү турындагы нигезләмәне раслау турында» РФ Хөкүмәте карарына һәм Төмән өлкәсе губернаторының «Өлкәдә гражданнарны хәрби хезмәткә ирекле әзерләү системасын камилләштерү турында» карарына таянып (17.08.2001), өлкә мәгариф учреждениеләрендә гражданнарны хәрби хезмәткә ирекле әзерләүне оештыру тәртибе турында нигезләмә раслана.

2003 елда Муллаш урта гомуми белем бирү мәктәбе белән «Гражданнарны хәрби хезмәткә ирекле әзерләү буенча уртак эшчәнлек турында» һәм аның базасында «Дельта» махсус факультатив сыйныфын ачу турында килешү төзегән «Аванпост» махсус уку үзәге Төмән өлкәсендә хәрби хезмәткә кадәр әзерләүдә аерым урын алып тора.

Ә менә «Дельта» һәм аның эшләре турында махсуслаштырылган төркемнең җитәкчесе Радик Габдрәхимовтан сораштык:

- Мин балаларны армиядә хезмәт итәргә әзерлим, аларда җаваплылык, үз алларына куелган максатларга омтылыш һәм патриотизм кебек сыйфатлар тәрбияләргә тырышам.

«Дельта «махсуслаштырылган төркемендә яшьләр ике ел дәвамында стройда әзерләнү буенча дәресләр, физик әзерлек буенча тренировкалар уза, тыңлаучылар Россия Федерациясе хәрби көчләре тарихын өйрәнәләр, төрле корал һәм кул сугышы алымнарын үзләштерәләр, парашют әзерлеге узалар. Ә чын армия тормышын тоярга «Ратники» оборона-спорт палаткалы лагере ярдәм итә.

Алар белән без ел саен төрле дәрәҗәдәге: авыл, муниципаль һәм региональ хәрби-патриотик чараларда актив катнашабыз.

«Аванпост» хәрби хезмәткә чакырылуга кадәрге әзерлек һәм патриотик тәрбия региональ үзәге белән берлектә хәрби-учет белгечлекләренә өйрәтү буенча проект тормышка ашырыла. 15 десантчы-парашютчы, 6 санинструктор, 12 кеше беренче ярдәм курслары үтте, 3 кеше коткаручыга укыды, 2 тыңлаучыга пилотсыз платформа операторлары таныклыгы бирелде һәм 3 тыңлаучы гамәли парашютизм үтте.

Укыту программасы тәмамлангач, тыңлаучылар өстәмә белем турында таныклыклар алалар.

17 чыгарылыш сыйныф укучысы «Хәрби хезмәткә ирекле әзерлек отличнигы «билгесе белән бүләкләнде, 28енә ГТОның Алтын билгесе тапшырылды, 23е спорт разрядларына ия, 1 тыңлаучы зәңгәр берет кию хокукын яулады.

Укуларын узган 40 егет хәрби бурычларын үтәде инде, ә менә 8е хәзерге вакытта Россия Федерациясе Кораллы Көчләре сафларында лаеклы хезмәт итәләр.

2 укучы ТВВИКУны тәмамлады, берсе Росгвардиядә хезмәт итә, өчесе гадәттән тыш хәлләр министрлыгында һәм икесе ФСИНда. 1 укучы контракт буенча махсус хәрби операция зонасында.

Мин тыңлаучыларыма кешелек сыйфатларын: игелек, җаваплылык, дуслык, кыюлык, үз-үзеңә һәм көч-куәтеңә ышаныч тәрбияләүдә ярдәм итәм. Минем уйлавымча, күбесенә тормышта авырлыкларны җиңә, үз тормышларында гына түгел, башкаларның уңышларына да шатлана белү, өметсезлеккә бирелмәү кебек сыйфатларның файдасы тими калмагандыр.

«Дельта»ның 10 чыгарылышы тыңлаучылары чыгышы залда утыручыларга бүләк булды. Алар төрле көрәш алымнарын, автомат сүтеп-җыю осталыкларын күрсәттеләр.

20 ел дәвамында төркемнең алыштыргысыз җитәкчесе булып торган Радик Риф улы мәктәптә хезмәт, физик культура фәннәреннән белем бирә. Аның хезмәте Төмән районы башлыгы һәм мәгариф идарәсенең Мактау грамоталары, өлкә Думасының һәм мәгариф һәм фән Департаментының Рәхмәт хаты белән бәяләнә.

Радик Риф улы - гомуми белем бирүнең мактаулы хезмәткәре «Патриотик тәрбия бирүдәге казанышлары өчен» медаленә лаек һәм «Россия патриоты» истәлекле медале белән бүләкләнгән укытучылар династиясенең хөрмәтле вәкиле дә. Бәйрәм көнне дә кунаклар Радик Габдрәхимовны һәм аның укучыларын тәбрикләп, Рәхмәт хатларына, бүләкләргә күмделәр. Төмән, Түбән Тәүде, Яркәү районнары хәрби комиссары, Муллаш хакимияте башлыгы, урта мәктәп җитәкчесе Мактау грамоталары да аның портфолиосына өстәлде.

“Районкүләм билгеләп үтәрлек зур тантана бүген. Монда күпләрнең хезмәтләре урын алган. Районда 13 шундый төркем бар, аларда бүгенге көндә 260 бала шөгыльләнә. Тарихны шәхес булдыра, шәхес янына кешеләр җыела. Күптән түгел бу шәхеснең – Радик Риф улының «Өстәмә белем бирү педагогы» район бәйгесендә катнашуы мактауга лаек», - дип хөрмәтләде Андрей Анатольевич үз чыгышында.

Ә инде авыл җитәкчесе Таңсылу Хөсәенова авылда Радик Габдрәхимов тырышлыгы белән армиядән качып йөрүчеләр булмавын, патриотик тәрбия бирүдә аның тырышлыгы зур роль уйнавын билгеләп үтте.

Матур юбилей белән укытучыларын үткән чыгарылышлардагы тәрбияләнүчеләре – гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Төмән өлкәсе буенча баш идарәсенең янгын сүндерү хезмәте башлыгы урынбасары майор Фаил Нәзметдинов, ТВВИКУны алтын медальгә тәмамлаган лейтанант Ренат Вагитов та котладылар. Әле бу көнне килә алмаучылар видеокотлаулар да әзерләгәннәр.

Ренат Руслан улы, бу төркемдә алган белемнәр ТВВИКУга укырга кергәндә бик тә ярдәм иттеләр, дип сөйләде. Остазына чиксез рәхмәт юллады.

Бәйрәм булгач, җыр да булырга тиеш. «Вернисаж» мәдәният һәм ял үзәге сәнгать хезмәткәрләре, авыл үзешчәннәре илне саклау, батырлык, патриотлык темасына матур җырлар башкардылар.

Тантананың икенче өлеше уеннар белән үтте. Тәския Нәзметдинова төркемне тәмамлаучыларны да, хәзер укучыларны да белемнәренең төпле булуын сынап карарга уйлады. Алар бәрәңге чистарту, автомат сүтеп-җыю, химик кием кию буенча узыштылар. Һәм берсе дә бирешмәде: өйрәнгәннәр онытылмаган, барысы да яхшы нәтиҗә күрсәттеләр.

Чара оста оештырылган, һәркем канәгать калды. Экраннан күрсәтелгән фоторәсемнәр, видеоязмалар килүчеләрдә укыган еллар турында матур хатирәләр уяттылар. Очрашуны оештыручыларга рәхмәт белдереп, рәхәтләнеп аралаштылар «дельта»лылар.

Гөлнур ВӘЛИЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836