#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
31 1 2 3 4 5 6
7 8 9 10 11 12 13
14 15 16 17 18 19 20
21 22 23 24 25 26 27
28 29 30 31 1 2 3

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Дин әһелләре белән очрашулар

последние и лучшие новости искусства в мире

1-5Тубыл шәһәрендә дин әһелләре урта һәм югары уку йортларында укучы студентлар белән очраштылар. Тубыл пединституты филиалында шәһәрнең тарихи мәчете имамы Фәннүр хәзрәт Казыймов кыскача үзе турында сөйләде. Безнең традицияләр көнбатыш илләрендәге гореф-гадәтләрдән аерылып торганы турында әйтеп узды. ”Мәдәниятебез, әби-бабаларыбыздан гасырлар аша күчеп килгән йолаларыбыз, үзебезнең тамырларыбыз бар. Көнбатыш илләрдән үрнәк алмыйк. Себердә православие, мөселманча киенү, үзеңне тота белү - охшаш күренешләр күп. Мисалга, күлмәк кыска булмаска тиешлеге - хатын-кызларның киләчәге, сәламәтлеге турында кайгыртуны күрсәтә.

Сәламәт тәндә - сәламәт рух. Бу турыда да онытмыйк. Наркомания, эчүчелек - куркыныч күренешләр. Мондый начар гадәткә бер наркоман елына ундүрт кешене өйрәтә. Андыйлардан ерак булыгыз. Сез сәламәт булсагыз, киләчәк буын, балаларыгыз да, Аллаһы бирсә, сау-сәламәт булып туарлар. Бүгенге көндә динара татулыкны саклап, төрле конфессия вәкилләре белән үзара хезмәттәшлекне ныгытып яшик”,– дип сөйләде Фәннүр хәзрәт.

Дин - әти-әниләргә хөрмәт тәрбияләгәне, без Аллаһыны авыр чакларда искә алганыбызны үзенең чыгышында ассызыклады хәзрәт. Ул тормыш тәҗрибәсе белән уртаклашып, өч баланың әтисе булганы турында әйтте. 37 яшьлек хәзрәт Тубыл пединституты филология факультетының татар бүлеген тәмамлаган. Быел Фәннүр хәзрәт Казан федераль институтында иҗтимагый һәм дини оешмалар өчен үткәрелгән “Мәхәллә” мөселманнар мәктәбендә укып кайтты. Ул студентлар алдындагы кызыклы, эчтәлекле чыгышында Коръәнне рус теленә тәрҗемә итүче Валерия Порохова белән очрашуы, семинарларда, түгәрәк өстәл артында узган әңгәмәдә катнашуы турында әйтеп узды. Киләчәктә дә шәһәрнең уку йортларында очрашуларны ешрак үткәрергә, студентлар белән әңгәмә корып, сорауларга бергәләп җавап табарга тырышырбыз, диде ул.

В.Солдатов исемендәге медицина колледжында узган төрле дини конфессия вәкилләренең чыгышларын тыңлап студентлар сораулар бирделәр. Әйтергә кирәк, бу уку йортында төрле милләт һәм төрле дин вәкилләре белем алалар. Фәннүр хәзрәт: ”Студентларның дөньяга карашлары төрле. Сораулар да җитәрлек иде. Чыгышлардан соң һәркайсыбыз нәтиҗә ясадык. Шуны онымаска кирәк, күңелебез, рухи дөньябыз яхшы якка үзгәрсә, кешеләр дә үзгәрер. Шул очракта гына, күңел игелекле эшләр башкарырга тартыла. Бер-берегезгә хөрмәт белән карагыз”, - диде.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836