#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
25 26 27 28 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Дин кардәшләрен очраштыручы мәчет

последние и лучшие новости искусства в мире

11-3“Кешедән килгән бәла-каза
Китсен килгән су белән.

Кайгы Алладан килмәсен, дисәң,
Бул син намазың белән! ...”

Алимә Чаппар кызы Уразметованың шигырьләре “Яңарыш” газетасында басылып чыккан иде. Ул шигырьләр иҗат итүдән алда Коръән сүрәләрен татар телендә чыккан китаплардан ятлый, намазга баса. Без аның белән Тубыл районы, Сумкино поселогы мәчетендә якыннан таныштык. Туган авылы Аркүлне, матур табигатен, киң урамнарын сагынып сөйләргә ярата Алимә әби. Аркүлдә хәзер бер гаилә дә яшәми икән.

Шуңа да күңеле сыкрана аның. Гомер юлы әбинең сынаулы була. 1964 нче елны Тимергали Вәкил улына тормышка чыга. Үз көчләре белән яңа йорт төзиләр, бакчада утырталар, икешәр-өчәр сыер асрыйлар. Үзе авыр эштә, кирпеч заводында эшли. 5 бала тәрбияләп үстергән әби киленнәре белән уртак тел табып яши. Бер баласы 27 яшендә фаҗигале рәвештә мәрхүм була, 62 яшендә тормыш иптәше дөнья куя. Алимә әби күңеле тулганда Коръән сүрәләрен укый, шигъри юллар туса, аларны дәфтәргә язып бара. Кешеләр аның теләкләрен, киңәшләрен тыңларга чит авыллардан, шәһәрләрдән дә киләләр. Сихри көч бар диләр аның теләкләрендә. Алимә әби аракы эчүчеләрне туры юлга бастырырга тырыша, ярдәм эзләп килүчеләргә теләкләрен юллый. Әбигә язылган хаттан ике җөмлә: ”Тормыш юлында адашкан вакытымда дөньяның ямен табарга ярдәм иттең. Ашаган ашымның тәмен белергә өйрәттең”. Якташларының рәхмәт хатларын да Алимә әби кадерләп саклый. Җомга саен мәчеткә ашыга ул. Кызганыч, мәчеткә килүчеләр арасында яшьләр күренми, бабайлар да исәпле генә. Шунысы сөендерә, мәчеткә йөрүче әби-бабайлар ел саен бердәм рәвештә “Яңарыш”ка язылалар.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836