#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2019
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Драмтеатрда “Тамырлар” күргәзмәсе

последние и лучшие новости искусства в мире

17-5Төмәннең драма театры бинасында Россия рәссамнар союзы һәм ЮНЕСКОның халыкара сынлы сәнгать ассоциациясе әгъзасы, РФнең атказанган мәдәният хезмәткәре, әти-әнисе Яркәү районыннан булган Әлфея Мөхәммәтованың шәхси күргәзмәсе ачылды. Бу юлы ул тамашачыларга авторның үткәннәре, якташлары, туган ягы турында сөйләде.

- Рәссам бик катлаулы кеше, үзенең фикерләре, кичерешләре, шикләре белән уртаклаша. Әгәр рәссамнан тамашачыга аваздаш рәвештә аңлау бара икән, димәк, без аралашуның иң мөһим мизгелен табабыз.

Бу күргәзмә январь аенда туды, бу темага мөрәҗәгать итәргә эчке кичерешләрем юл күрсәттеләр, тема бик катлаулы. Минем өчен бик шәхси, чөнки тамырлар барысының да төрле. Әни һәм әтием ягыннан бик көчле тамырлар булуын аңладым”, - дип башлады сүзен танылган рәссам.

«Тамырлар» күргәзмәсе идеясе халыкның табигатенең асылын эзләүгә нигезләнгән. Төп нигез булып себер татарларының үзенчәлекле мәдәниятен, нәсел тамырларын өйрәнү тора.

Килгән кунаклар арасында бу югары сәнгать әсәрләре белән турыдан-туры бәйлеләре дә бар иде. Мәсәлән, авылдашы - профессор Хәнисә Алишина өчен аның Тархандагы өен бизәп торган мичнең хәзер илдәге иң шәп драмтеатрларның берсенең стеналарында - күргәзмәнең дәрәҗәле урынында урнашканын күрү зур шатлык, горурлык. «Туган мич»! Аны Әлфея ыгы-зыгыдан еракта тапкан. Киптерергә куелган каен утынлы, янында иске киез итек, алдан ук әзерләнеп куелган чиста су савыты торган мич бала чактан ук бик таныш аңа. Ул иң беренче рәсемнәрен дә күмер белән ап-ак итеп агартылган мичтә ясый башлаган”, - дип сөйләде Хәнисә Чәүдәт кызы.

Озак еллар өлкәнең төньягында яшәгән, шунда иҗат иткән, дөньякүләм танылу алган, даими күргәзмәләре оештырылып торган Әлфея Фәхреттин кызы Төмәнгә күчеп килгән вакытларында милли темага сирәк мөрәҗәгать итә иде. Вакытлар үткән саен туганнар белән ешрак аралашу, татарлар арасында төрле чараларда катнашу Әлфея ханымның иҗатында да үз урынын ала. Менә инде көнкүрешкә, мифологиягә, татар авылы фольклорына мөрәҗәгать иткән “Тамырлар” күргәзмәсе туа. Монда авыл халкының портретлары да, милли геройлар, пейзажлар да, декоратив-гамәли әсәрләр дә, керамика да бар - күргәзмәдә төрле жанрлар кулланылган.

17-4Гомумән, себер татарларының сәләтле кызы гел эзләнүдә, ул яңадан-яңа ысуллар, материаллар, сурәтләү чаралары кулланырга тырышуы белән сокландыра, беркайчан да ирешелгәннәр белән генә тукталып калмый, яңа мөмкинлекләр ачарга тырыша, ысулларны яңача бирергә омтыла. Моңа Россиянең рәссамнар берлеге әгъзасы Юрий Рыбьяков та чыгышында басым ясады: “Бик талантлы рәссам, күпкырлы. Ул теләсә нинди техникада эшли, акварель дә, батик та куллана, киезне дә үзләштерә”.

Күргәзмәдә унлаган техника белән башкарылган 250ләгән иҗат эше урын алган. Аларны урнаштыруда өлкә милләтләр эшләре комитеты ярдәм иткән.

Әле алай гына түгел, Әлфея Мөхәммәтова бу көнне үзенең шигырьләр җыентыгын да тәкъдим итте. Сәләтле ханым шигырь язарга да ярата икән, китапка рәсемнәрне дә үзе ясаган.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836