Төмән районы, Шыкча авылында татар мәдәнияте көннәре уңаеннан оештырылган «Төзүче» милләтләр мәдәнияте сарае каршында иҗат итүче «Дуслык» татар халык җыр ансамбле концерт тәкъдим итте. Концертны алып баручылар - ансамбль җырчылары Әлмирә Әйтбаева һәм Хәнисә Рамазанова булдылар.
Аккомпаниатор Әсмабикә Мирхәйдәрова һәм Хәким Мирхәйдәров җитәкчелегендә ансамбль татар халык һәм фольклор җырларын, җирле Төмән авторы - Рөстәм Русинның сүзләренә язылган җырлар башкарды, гармун телләренә салынган татар халык көйләренә, моңга сагынган Шыкча тамашачыларын сөендерде.
Автор һәм башкаручы Мәүлидә Хәйруллина: “Үзегезне миңа кунакка килгән дип хис итегез”, - диеп яңа такмакларын башкарды, “Әнкәйләрне рәнҗетмик!” дигән шигырен сөйләде. Тамашачы күңеленә хуш килгән татар җырларына кушылып җырлады, артистларны куәтләндереп, халык көчле алкышлады.
Ләйлә МАДЬЯРОВА.