Материалы

«Дуслык күпере» яшь буынны берләштерә

последние и лучшие новости искусства в мире

2-519 декабрь көнне Индрәй мәктәбендә «Дуслык күпере» чарасы булып узды.

«Дуслык күпере» дип исемләнгән чара бик күп еллар дәвамында (1980 еллардан башлап) татар мәктәпләре балаларын берләштереп торган. Хәзерге көнне ул яшь буынны халкыбызның милли гореф-гадәтләре белән таныштырып, аларда милли тарихыбызга горурлык хисе уяту максатыннан әһәмиятле роль уйный.

Беренче очрашу Муллаш урта мәктәбе укучылары белән үтте. Кышның аяз көнендә мәктәбебез үзенчәлекле шатлык хисенә уралды. Укытучылар да, укучылар да түземсезлек белән кунакларны көттеләр.

Кунакларны ишек алдыннан ук халкыбызның иң кунакчыл йолалары, милли көйләр белән шау-гөр килеп каршыладылар. Чараның беренче өлешендә Индрәй урта мәктәбе директоры Рәүфә Хәбият кызы Алеева барысын да сәламләп, якынлашып килгән Яңа еллар белән котлады. Муллаш мәктәбе вәкилләренә озын юлны кыска итеп килүләренә рәхмәтен белдерде.

2-6Икенче өлештә «Күңелле очрашу» дәвам итте. Алдан сөйләшеп куелганча, һәрьяк иҗади бүләкләре белән алыштылар. «Сибелгән татар» исемле чыгышы белән Наилә Кәримова халкыбыз тарихына, мәдәниятенә, гореф-гадәтләренә тукталып үтте. Луиза Алеева милли көйләр башкарып, моңлы тавышы белән беркемне дә битараф калдырмады. «Ләйсән» төркеме кызлары җырлары белән шатлык, бәхетле балачак хисләрен өстәде. 4 «А» сыйныфы укучылары сәхнәләштерелгән «Алтын алмалар» әсәре – «Гаиләдә балалар үстерү – иң зур бәхет» икәнен исбатлады.

Муллаш мәктәбе укучылары кызыклы сәхнәләштерелгән төрле чаралар бүләк иттеләр. Бүгенге заманда интернет чылбыры нинди дәрәҗәдә яшь буынны чолгап алуы турында оста, эчкерсез, күңелле скетчлар кунак кызлар һәм егетләрнең осталыгын, сәләтен тагын да киңрәк ачты.

2-7Очрашуны татар халык уеннары дәвам итеп, балаларның күңелен күтәрде, канатландырды. Күңелле очрашу баллы-пәрәмәчле, татар халык ашлары тулы табында төгәлләнде. Татар чәе һәркемне тагын да халкыбызның мул ашлы, киң күңелле, уен–көлкегә оста икәнен күрсәтте.

«Дуслык күпере» чарасының нәтиҗәсе булып «Күңелле очрашулар» исемле альбом булдырылып, яшь буынның туган ягына, теленә, гореф-гадәтләренә хөрмәтен саклап үз урынын тапты. Алга таба бу очрашулар дәвам итеп, төрле район татар мәктәпләре укучылары, шәхесләре белән танышуны күздә тотар дип, ышанып калабыз.

Рузилә ИСМӘГЫЙЛОВА, Төмән районы, Индрәй урта мәктәбенең
татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума