#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Август 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Дуслык” өчен бик шатмын!”

последние и лучшие новости искусства в мире

Минем бүген иң зур сөенечем – Хәким һәм Әсмабикә Мирхәйдәровларның “Дуслык” халык җыр ансамбле белән 30 елга якын сузылган иҗади һәм шәхси дуслыгым! Заманында ансамбль ике мәртәбә “Уйнагыз, гармуннар!” фестивалендә бик тә уңышлы чыгышы белән безне сөендерде. Казан телевидениесе аша “Җырлыйк, әле!” музыкаль тамашада үзләрен чын музыкантлар итеп күрсәттеләр. Репертуар өчен һәм яңа костюмнар тектерү мәшәкатьләре белән Хәким һәм Әсмабикә шәһри Казанга күп йөрделәр.

Күпме көч куелган, тир түгелгән, күпме репетиция-концертлар үткәрелгән, Алма-Ата, Самарканд, Ялутор, Шадринск калаларына гастрольләр үткәрелгән, Ялутор, Яркәү, Түбән Тәүде, Исәт, Төмән районнарының авылларында концертлар бирелгән! Болар бит ансамбльгә йөрүчеләрнең шәхси вакытлары хисабына йөрелгән. Бушлай. Концерттан соң төне буе юл үтеп, таң атканда Төмәнгә кайтып керүләр... Романтикамы? Тик аңа күпме тырышлык, нервы һәм үҗәтлек кирәк. Ә үҗәтлек дигәндә Мирхәйдәровларда җитәрлек ул!

Төмән каласы кырыенда Кырынкүл (Казарово) авылы бар. Монда күренекле татар галиме – фольклорчы Хәмит ага Ярми яшәгән. Менә шунда читтәрәк шлактан үз куллары белән салган гап-гади өй тора. Хәким һәм Әсмабикә шулай өйле булдылар. Ансамбль бер клубтан икенчесенә бер-бер артлы күчеп йөргәндә репетицияләр монда үтте. Һәр чәршәмбе өй эченнән урамга татар моңы сибелде. Чөнки авылның күп гаиләләре бергә ансамбльдә катнашалар иде.

1988 елның ноябрендә АТЭ заводында оешып, завод таркалганда да исән калып, 1999 елда ук өлкәдә беренчеләрдән булып “халык ансамбле” дәрәҗәсенә ирешкән, бүгенге иң авыр вакытларда үз дәрәҗәсен югары тотучы “Дуслык” белән дус булуым минем өчен зур горурлык! Бу уникаль коллектив һәм әлегә Россиядә татар үзешчән сәнгатендә мин башкаларны белмим.

Илгиз КАДЫЙРОВ, Татарстанның атказанган
мәдәният хезмәткәре.Казан каласы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836