Материалы

Дуслык җепләре өзелмәде

последние и лучшие новости искусства в мире

Дуслык – киң мәгънәгә ия. Гаиләдәге дуслык, татулык үзенчәлекле, ә менә ике кеше арасындагы дуслык төрлечә: вакытлыча, гомер буена сузылган ышанычлы, бер-берен аңлаучы, кирәгендә ярдәм кулын сузучы. Минем коллегалар арасында, шәһәр-авылларда дусларым күп.

Узган гасырның 60-70 нче елларында Киндерле авылында эшләгән чорда коллектив дус, бердәм, һәр эшне уртага салып, ярдәмләшеп, алга куелган максатларга ирешеп, районкүләм һәр үткәрелгән чараларда алдынгылар рәтендә булды.

Киндерле авылына килен булып төшкән укытучы Динара апа Хәбибуллина беренче көннәрдән үк ничектер мине үз күрде. Ул вакытта минем тормыш тәҗрибәм җитәрлек түгел иде. Апа кирәгендә җайлап киңәш бирде, үзе ярдәмгә килде.

Илле елга якын вакыт узды, ә безнең дуслык җепләре өзелмәде, хатлар язышып, телефоннан хәл-әхвәлләрне сорашып, аңлашып яшәдек, шатлык-уңышларга сөендек, килеп чыккан кайгыларны уртаклаштык.

Ул шул елларда биология фәнен укытты, кызларга хезмәт дәресендә тормыш серләренең нечкәлеген аңлатты, кирәкле киңәшләр бирде, яшелчә бакчасы мәктәпнең горурлыгы иде. Шактый яшькә җиткән укучылары әле дә апаларын сагынып искә алалар.

Бер карасаң, Динара апа, аның тормыш иптәше Дәүләтгәрәй абый дөнья мәшәкатьләрендә бик актив булдылар.

Авыл уртасында күңелләргә нурлар сибеп, үзенә тартып мәчет тора. Авыл халкы өчен диннең кирәклеген аңлаган Дәүләтгәрәй абый мәчетне яңарту, төзекләндерү эшләрендә башлап йөрүче булды. Бүгенге көндә дә дин йортының эшен игътибар үзәгендә тота.

Динара апа 4 августта 80 яшен тутыра, ә Дәүләтгәрәй абый августның 17сендә 85кә җитә. Бу олы җанлы мөхтәрәм дусларымны истәлекле көннәре – юбилейлары белән котлыйм. Саулык-тазалык, озак-озак яшәргә насыйп булсын.

Сәкинә НОТФУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума