Материалы

Әбием язмышы

последние и лучшие новости искусства в мире

27-7Дөньяда барлык кеше үзенең нәсел-шәҗәрәләре турында уйлана башлый.

Хәкимә Әбделвәли кызы Капшанова (Карманова) 1904 нче елда Яркәү районы, Кәеш авылында Әбделвәли һәм Назбикә гаиләсендә туган. Зур, алты балалы гаиләдә иң өлкәннәре булгач, аңа өй хезмәте һәм кечкенә эне-сеңелләрен карарга туры килә. Әтиләре үз көче белән төзегән өйдә бер-берсен хөрмәт итеп бик тату гаилә булып яшиләр.

1925 елда Хәкимә Сибгатулла Хәйрулла улы Капшановка тормышка чыга.

Сибгатулла Хәйрулла улы белән Хәкимә Әбделвәли кызының өч балалары була: Такыйулла, Мәрвәр һәм Бөек Ватан сугышы алдыннан гына Зиннәтулла дөньяга килә.

1942 елның 20 нче июнендә Сибгатулла фронтка китә. Хәкимә Әбделвәли кызына, аның өлкән улы Такыйуллага (ул вакытны аңа 15 яшь кенә була) һәм кызы Мәрвәргә сугыш, сугыштан соңгы елларны бөтен ачы язмышның кыенлыкларын, көч җитмәслек авыр хезмәтне үз җилкәләрендә күтәрергә туры килә. Барлык авыл халкы: хатын-кызлар, бала-чага колхозларда кара төнгә кадәр кырларда чәчү, урып-җыю, утын кисү, печән чабу эшләрендә геройларча эшләгәннәр. Шулай крестьян халкы армиясен азык-төлек белән тәэмин иткән.

Хәкимә Әбделвәли кызы өендә дә бик күп эшләгән, колхозда да төрле эшләр башкарган. Ул зур хайваннарның тиресен дә эшкәрткән, күренекле мич салучы да булган. Кирпечне дә калыплар белән үзе ясаган. Аның сыйфатын сугып, тавышыннан билгеләгән һәм иң яхшы балчыкны кайдан табуны белгән. Мич салуны борынгы технологияләр буенча башкарган. Бөтен күңелен биреп бик пөхтә эшләгәне өчен аны авыл халкы хөрмәт иткән һәм аңа гел мөрәҗәгать иткәннәр.

Яз башлану белән авыл халкы юкә агачын сыдырып суга төшерү белән шөгыльләнгән. Бу эшне бөтен гаиләләре белән башкарганнар. Хәкимә дә бала-чагалары белән көне буе урманда юкә төшерүдә булган. Юкә мунчаласыннан чабаталар, мунча мунчаласы, капчыклар һәм кием тегү өчен тукыма әзерләгән. Фронтка күбрәк җылы киемнәр җибәрүне Хәкимә Әбделвәли кызы үзенең зур бурычы дип санаган. Шуның өчен сарык йоныннан мылтык һәм револьвер тоту өчен җайлы махсус бияли-перчаткалар, жилетлар да бәйләп фронтка җибәргән.

Кышкы суыкларда бәйләнгән җылы подшлемниксыз тимер каскалар тиз арада туңып, башка ябышып та калганнар. Хәкимә подшлемниклар да бәйләгән, киемнәр дә бик оста теккән. Зиннәтулла улына әтисенең иске киемнәреннән күлмәк, чалбарлар, кызы Мәрвәргә үз күлмәкләрен кечертеп күлмәкләр, юбкалар, тапочкалар теккән.

Сугыш бетсә дә, яшәүләр җиңеләймәгән. 1946 нчы ел – ачлык елы булган, чөнки катастрофаларча эшкә ир кеше куллары җитешмәгән. Сугыштан ирләрнең күбесе кайтмаган. Тагы да авыр эшләрне хатын-кызларга һәм яшүсмер балаларга башкарырга туры килгән.

Колхозларда эшләр бик авыр булган. Кышын билгә кадәр карда урманнарда төзелеш өчен бүрәнәләр, утын әзерләгәннәр.

Яз көннәре үгез-сыерлар җигеп җир сөргәннәр, кул белән кырларда чәчкәннәр. Җәен чалгылар белән хайваннарга печән чапканнар. Азык-төлек белән дә бик кыен туры килгән, бигрәк тә язын бәрәңге бетсә. Яз башлану белән кычыткан җыеп ашаганнар, җәен - гөмбә, җиләк-җимеш, чикләвек, балтырган. Авыр сугыш елларында күргән газаплары Хәкимә әбиебезнең саулыгын какшаткан. Ул гомер ахырына кадәр аксап йөрде.

27-6Сибгатулла Хәйрулла улы Капшанов 1902 нче елда Вагай районы, Әшле авылында эшчән гаиләдә туган. Үзәк-разнарядкалары буенча Мәскәүдән “гасыр төзелешләре”нә авыл советы территориясеннән кулга алып исәпле кешеләрне – “кулак”ларны эшкә җибәрергә боерык килгән. Авыл халкы яклавыннан куркып, 1931 нче елның июнь аенда төне белән Сибгатулланың әти-әнисен - Хәйрулла Капшан улы һәм Шигар Камалетдин кызын бергә яшәгән балалары белән кулга алганнар. Төньякка Иртеш һәм Обь су юллары белән алып киткәннәр. Урманда елга буенда палаткаларда яшәгәннәр. Кулга алынганнар, Сибгатулла гаиләсе дә Омск өлкәсе Шурышкарск районының Горки поселогын төзегәннәр. Яшәү уңайсызлыкларыннан, агач егу, карлы-буранлы төзелешләрдән, ач яшәүләрдән кешеләр үлгәннәр, кайберәүләр качканнар да. Качканнарның арасында Сибгатулланың энесе Вәлиулла да булган. Аларны эзләп йөрмәгәннәр, чөнки хөкүмәт, халык өчен алар зыянлы кешеләр булмаган. Вәлиулла Тубыл педучилищесын тәмамлап, укытучы һөнәрен алган.

Сибгатулла белән Хәкимә аерым гаилә булып яшәгәннәр. Шуның өчен Сибгатулла Хәйрулла улы кулга алынудан котылып кала.

1942 нче елның 20 нче июнендә Сибгатулла фронтка китә. Волхов фронтының сигезенче армиясе 817 нче укчылар полкында сугышта була.

900 көн һәм 900 төн дәвам иткән Ленинград өчен коточкыч канлы сугышта миллионнарча кыю совет солдатлары геройларча дошманга каршы көрәшеп һәлак булганнар.

1945 нче елның 9 мае күпләргә шатлык белән бергә кайгы-хәсрәт алып килгән.

1947 елны Хәкимә Әбделвәли кызы “Капшанов Сибгатулла хәбәрсез югалган” дигән хәбәр ала. Барлык фронтовиклар кайтып беткәч кенә, Капшановлар ятимлек һәм тагын да авыр тормыш гизәргә туры килүен аңлыйлар. Хөкүмәт тарафыннан “Хәбәрсез югалган солдатлар” гаиләсенә бернинди дә ярдәм булмаган. Хәбәрсез югалганнарны сатлыкҗаннарга тиңләгәннәр. Шулай Капшановлар гаиләсе “Туйдыручы югалган” түләмәсеннән дә мәхрүм калган, әтиләре сугышта үлгән өчен балалары пенсия дә алмаганнар.

Елдан-ел 9 Май алдыннан җирле түрәләр приказы буенча җаваплы кешеләр әбием йортын әйләнеп узып, “Монда сугышта үлгән совет солдаты яшәгән” дигән картоннан ясалган “Кызыл йолдыз”ны да какмадылар. Безнең гаиләгә начар мөнәсәбәтләре өчен әле дә үпкәләү хисләре бетми. Күп гаиләләрдә әти-бабайларның бүләкләре, юбилей медальләре истәлеккә калган, ә безнең бернәрсә дә юк.

2007 елда Россия Федерациясенең оборона министрлыгы инициативасы буенча “Мемориал” сайты оештырылган. Шунда “Капшанов Сибгатулла Хәйруллович 1943 елның 6 сентябрендә Ленинград өлкәсенең Дусьево авылы янында күчеп йөри торган хәрби госпитальдә үлгән, шунда ук күмелгән”, - дип язылган. Бу хәбәр безнең өчен бик шатлыклы. Чөнки бу бабаебызны агарту хәбәре: немецларга бирелмәгән, фашистлар ягына күчмәгән.

Үлгән, хәбәрсез югалган совет солдатларының намуслы исемнәрен торгызып кайтарган өчен, гаиләләргә кадерле туганнарының үлгән гәүдәләрен эзләп табып, алып килеп тапшырган өчен бу зур бәясез эшләр белән шөгыльләнгән кыз-егетләргә бик зур рәхмәт.

Вәгыйдә КАПШАНОВА.

(Хәнисә Алишинаның “Күренекле шәхесләр” китаплар сериясеннән “Тимир Карманов“ китабы буенча Хәкимәнең оныгы Вәгыйдә (Капшанова) Чесановская мәкаләсен Рәхилә Уразаева тәрҗемә итте).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума