Материалы

«Әбинең сөйләгәннәрен тыныч күңел белән тыңлап булмый»

последние и лучшие новости искусства в мире

39-5«Июль аенда яраткан әбием Сания Сибгать кызы Мусинаның 89 яшен бәйрәм иттек. Олы яшьтә булгач, билгеле, сәламәтлеге дә элекке шикелле түгел инде. Без аны туган йортыннан күчереп үзебезгә, Горьковка авылына алып кайттык. Әбием бернигә дә мохтаҗ түгел, аңа бездә яшисе яхшы, күңелле дә. Әнием - Кадрия Шәймөхәммәт кызы бик кадерләп карый аны. Әбиемнең сөйләгәннәрен һич тә тыныч күңел белән тыңлап булмый. Сугыш чорына туры килгән балачагын, колхозда авыр хезмәт башкарганнары, әтисенең сугыш яраларыннан җәфа чиккәнен хәтеренә төшергәндә, күздән яшьләр килә», - дип сөйли Горьковка урта мәктәбенең 11 нче сыйныф укучысы Радомир Комиссаров.

Сания Сибгать кызы 1931 нче елда Түбән Тәүде районы, Эске авылында туа. 3 яше тулганда, әнисе үлеп китә. Башта аны әтисе һәм әбисе белән бабасы тәрбиялиләр. 7 яше тулгач, әтисе яңадан өйләнә һәм бер-бер артлы аларның уртак балалары туа. Еллар үтә тора, илебездә тынычлык хөкем сөрә. Дәһшәтле 1941 нче ел җитә. Ун яшьлек Сания Эске мәктәбендә укый, әтисе, бригадир буларак, колхоз кырларында эшләп йөргән вакытта Ватан сугышы башланып китә. Сугышның беренче көннәрендә үк Сибгать Сәгыйтулла улы фронтка китә. Гаиләсе зур өмет һәм түземсезлек белән аның язган өчпочмак хатларын көтә. Һәркем аның исән-сау өйгә кайтканын теләп Аллаһы Тәгаләгә ялварып дога кыла. Сибгать Сәгыйтулла улы Курск дугасында батырларча көрәшкән вакытта, себер тылында әби-бабайлар, хатын-кызлар һәм балалар, Җиңү көнен якынайтып, көне-төне колхоз кырында эшлиләр. Кечкенә Саниягә дә дәрес әзерләү, китап уку, иптәш кызлары белән рәхәтләнеп уйнау урынына, кырда чүп утарга, башак җыярга, ындырда аш бөртекләрен себерергә туры килә. Әлбәттә, бик арый ул, ләкин беркемгә дә зарланып булмый – вакыты шундый була. Әмма һәркем сугыш беткәч, яхшы, җиңел, күңелле көннәр башланачагына ышанып яши. 1943 нче елда әтисе авыр яраланып, иң мөһиме – исән килеш, өстәвенә күкрәгенә медальләр тагып гаиләсенә кайта. Йортта әти булгач, балаларга яшисе җиңелрәк булып китә. Ә бераздан сугыш та бетә. 1949 нчы елда Сания Сибгать кызы курслар үтеп, колхозда лаборант булып эшли башлый. Шул вакытта аңа Төмән районы, Талымхан, Нариманово, Салаирка, Решетниково авылларында да сезонлы эшләргә йөрергә туры килә. Эшчән, матур, үтә сабыр холыклы кызга авылдашы Шәймөхәммәт Мөхәммәт улы Мусин гашыйк булып, бераздан алар гаилә учагын кабызып җибәрәләр. Гаилә башлыгы совхозда хезмәт итә, ә яшь хатын өй, хуҗалык эшләрен һәм 13 баланы тәрбияләү мәшәкатьләрен үз җаваплылыгына ала. Алар йортында һәрвакыт чисталык, өстәлдә гел яңа гына пешкән эссе, хуш исле аш һәм тәмле ризыклар була. Балаларын кешелекле, эш сөючән, максатчан итеп үстерәләр. Хәзер дә балалары, онык-нәбәрәләре, әниләрен шатландырып, үзара дус, ярдәмләшеп, бер-берсен хөрмәт итеп, аралашып яшиләр.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума