#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Август 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Әдип абыйны котлап

последние и лучшие новости искусства в мире

Икедән туган абыем Әдип Хәким улы Гарифханов 1940 нчы елның 20 нче августында ярымайга охшаш күл янында урнашкан астаналы Ләчек авылында Хәким Мәһди улы һәм Асия Рәхмәтулла кызы Гарифхановлар гаиләсендә бишенче малай булып дөньяга килә.

Аның биографиясен һәм дә милләтебезнең күренекле кыз-уллары, дус-ишләре, бик күп җирләргә йөргән сәяхәтләре турында тарихи истәлекле документаль язмалары белән сугарылган бәясез китапларыннан табарга була. Табигый матурлык белән генә түгел: акыл, кешелеклелек, кулга-кул тотынып гомер юлын бергә кичкән парлар гына бер-берсенә таянып буй җитмәслек үрләргә дә менә алалар. Бу сүзләр Әдип Хәким улы һәм җиңгиебез Мөнирә Ибәтулла кызына тәңгәл килеп торалар. Аларга кергәндә (пөхтәлек, сый-хөрмәтләрен әйтеп тормастан) бернинди тартынусыз җан рәхәтлеге тоясың, ә киткәндә яртылаш анда калгандай буласың.

Утяшевлар, Фәйзуллиннар гаиләләре.

* * *

20 августта якташыбыз – Әдип Гарифханов 80 яшьлек юбилеен каршы алса, җәмәгате Мөнирә Ибәтулла кызы июльдә 80 чиген узды. Икесе дә безнең якташлар. Мөнирә ханым – Тубыл шәһәре кызы. Аның белән Тубыл институтында укыдык, ә Әдип абый белән якыннан танышу аның “След в истории” китабыннан башланды. Икесе дә сабый чакның рәхәтен тоярга өлгермәгән, түзем, сабыр, хезмәт сөючән, ягымлы, йомшак күңелле әниләренә рәхмәтле балалар булып үсеп җитәләр. Абый 6 ел армиядә хезмәт куя, В.И.Ленин (Ульянов) исемендәге Казан дәүләт университетына армия сафында булганда үк укырга керә, тарих факультетын тәмамлый. “След в истории” китабында “Үзем турында” дигән бүлектә күңелемә тирән уелып кергәне – абыйның үзенә якын булган хатын-кызлар турындагы сүзләре һәм аларга олы хөрмәте. Китап әнисе Асия Рәхмәтулла кызы Гарифхановага, аның якты хәтеренә багышланган. Бөек ана шушы авыр елларда 5 егетне аякка бастыра.

Мөнирәсе белән беренче очрашуы турында менә абый ничек яза: “Тубыл миңа бик якын туган шәһәремә әверелде. Мин анда 15 нче татар мәктәбен тәмамладым, белем алдым, укытучыларыма рәхмәтле. Беренче мәртәбә булачак тормыш иптәшем Мөнирәне очраттым. Үзе сылу гади татар кызы – 9 класс укучысы, класс активисты. Коңгырт күлмәге белән ак алъяпкычы аның төз гәүдәсенә бик килешә иде. Пөхтәлеге, ягымлылыгы, тыйнаклыгы белән ул мине үзенә каратты да куйды”. Икесе дә институтлар тәмамлап, Яркәү районы, Бурбар авылы мәктәбенә эшкә киләләр. Монда яшь Гарифхановлар гаиләсе барлыкка килә. Абыйны Төмән районы, Шыкча авылына мәктәп директоры итеп күчерәләр. Хатыны завуч була. Икесе дә тирән гыйлемле, дәрес бирүгә иҗат эше итеп караучы җитәкчеләр, янып-көеп бар осталыкларын җигеп эшлиләр. Һәр эшләре, адымнары мәктәп коллективы ярдәме, тырыш хезмәте аркасында уңышлы үтә. Минемчә, абыйның Шыкча халкына иң зур бүләге – яңа мәктәп. Нинди йөк күтәргәннәрен Гарифхановлар яшь вакыттан аңлаганнар. Илебез, чит ил шәһәрләре буенча сәяхәт итәргә яратканнар.

Әдип абый тынгысыз җан, үз авылының, үз төбәгенең чын патриоты, лаеклы ялда булуына карамастан, һаман иҗатта, милләтенә хезмәттә. Бишенче китабын бастыру мәшәкате белән йөри.

Әдип абый һәм Мөнирә ханым 3 баланың әтисе һәм әнисе. Өчесе дә югары белемлеләр, ихтирамлы, ярдәмчел балалар.

Хәмидә РЕЧЕБАКИЕВА, Тубыл районы, Хуҗайлан авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836