#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Әхтәмүшки” ансамбле Икенче Вагайда

последние и лучшие новости искусства в мире

10-8Татар мәдәнияте көннәрендә өлкәбезнең танылган артистлары концертлар белән татар авылларында булдылар. Өлкә үзәгеннән 300 -400 чакрым ераклыкта урнашкан татар авылларында яраткан артистларын тамашачылар көтеп алдылар. Россия күләмендә һәм халыкара бәйгеләрдә лауреат исемен яулаган ”Әхтәмүшки” халык җыр ансамбле (җитәкчсесе Әхтәм Назыров) концерты 23 февральдә Татар Вагай авылы клубында үтте. Ерактан килгән кунакларны клуб хезмәткәре Руфина Әмирова бавырсак-пәрәмәчләр белән каршы алды. Татар җырларын яраткан авыл халкы “Әхтәмүшки” ансамбленең чыгышларын, аерым җырлаган һәр җырчыны җылы каршы алдылар.

Күрше Тубысы һәм Икенче Вагай авылларыннан олысы-кечесе концерт карарга килгәннәр, залда “алма төшәр” урын булмады. Өлкәннәргә яхшы таныш булган “Агымсу”, “Гомерләр үтә икән ул”, “Гүзәл җирем” һәм башка җырларны тамашачылар бергә кушылып җырладылар. Җырчы Айдар Кормандаевның бу авылда яшәгән әти-әнисенә улларына татар җырларына, сәнгатькә мәхәббәт тәрбияләгәннәре өчен, Руфина Әмирова, Әнисә апа Усманова авыл халкы исеменнән “Әхтәмүшки” җырчыларына рәхмәтләр белдерделәр. Концерт бер тында, тамашачылар белән аралашып, күңелле узды. Руфина авыл клубында 8 Март, Нәүрүз бәйрәмнәрен, Бөек Җиңү көненә тематик концертлар оештырылганын, авыл һәм милли бәйрәмнәр үткәрелүе турында сөйләде. Клуб каршында өлкән яшьтәгеләрнең вокал төркеме, балалар өчен бию, кул эшләре буенча түгәрәкләр алып барганын әйтте. Клуб бинасында эшләгән китапханәдә балалар өчен төрле мавыктыргыч, эчтәлекле чараларда мәктәп укучыларының актив катнашканын да белдек.

Тубысы авылыннан килгән тамашачылар белән дә очраштык

Вагай районында урнашкан татар авылларында яшәүче милләттәшләребез үзара тату яшәгәннәрен дә күрдек. Тубысы клубында мәдәни чаралар оештыручы Әлфия Мөслимова: ”Өлкә күләмендә узган татар мәдәнияте көннәре безне дә читләтеп узмады. Авыл халкы һәм Тубысы клубы каршындагы “Дулкын” ансамбле җырчылары белән без концерт карарга Икенче Вагайга килдек. “Әхтәмүшки” ансамбле безнең якларда беренче мәртәбә һәм соңгы килүләре булмас дип ышанабыз. Концерт безнең күңелебезгә таныш булган җырлары белән ошады. Безнең якларда татар авыллары күп, якташларыбыз белән аралашып, дус яшибез. Мәдәни чаралар оештырганда бер-беребезгә ярдәм итәбез. Авылыбызда тырыш, уңган халык яши. Зур йортлар төзеп, вахта юлы белән хезмәт итеп көн күрәләр. Барлык кеше дә үз хуҗалыгында сыерлар, бозаулар, тавыклар асрый. Тубысының олы күленнән күрше авыллардан да якташларыбыз килеп балык тоталар. Узган атнада авыл халкы белән өлкә Думасы депутаты Юрий Конев очрашып, халыкны өлкә күләмендәге сәяси яңалыклар белән таныштырды.10-9 Авыл территориясен төзекләндерер өчен федераль грант алырга кирәклеген әйтте, “Дулкын” җыр ансамбле җырчыларына милли күлмәкләр тектерергә 50 мең сум акча бирергә вәгъдә итте. Ансамбльдә 90 яшькә җитеп килүче әбиләр борынгы халык җырларын башкаралар. Хәзерге көндә укучылар белән бергә 8 Мартка бәйрәм программасы әзерлибез. Клубка төрле буын кешеләр килә. Мондый чараларда яшүсмерләр буыннан–буынга сакланып килгән гореф-гадәтләребез, җырларыбыз белән танышалар, аларны ишетеп, белеп үсәләр”, - дип сөйләде.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836