#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Ел таланты” премиясе лауреатлары шоу оештырдылар

последние и лучшие новости искусства в мире

19-11Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәге артистларының ел дәверендә башкарган хезмәтләренә нәтиҗә ясап, отчет концерты оештырылды. Биредә иң-иңнәрне сайлап, тантаналы рәвештә «Ел таланты» премиясе белән бүләкләделәр. Әлеге чара кысаларында үзәк каршында эшләп торучы «Тюльпан» урал-себер бизәге түгәрәге, «Хәзинә» декоратив-кулланма сәнгате студиясенә йөрүче балаларның кул эшләреннән күргәзмә әзерләнгән иде. Кунаклар өчен түгәрәк җитәкчесе Гөлнәзирә Мөстәкыймова татар халкының милли бизәкләре буенча мастер-класс уздырды. Балалар гына түгел, зурлар да үзләренең сәләт-осталыкларын сынап карадылар.

Тамашачыларны бәйрәмчә бизәлгән концертлар залында оста алып баручы Ринат Гарифуллин матур сүзләр белән каршылады. Кунакларны сәламләп үзәк җитәкчесе Мансур Кәбиров: “Узган 2021 нче ел пандемия белән янап, һәркемне сынады. Шуңа карамастан, үзәк эшен бер көнгә дә туктатмады. Без эшләдек, тырышып эшләдек. Күп төрле конкурс-фестивальләрдә онлайн һәм офлайн форматта катнашып, эшебезне, сәләтебезне күрсәттек, мактаулы исемнәр яуладык. Артистларыбызның тырыш хезмәт нәтиҗәләрен бүгенге концертта кабат исбатлап, сезгә тәкъдим итәчәкбез. Килгәнегез өчен зур рәхмәт. Матур җырлар, дәртле биюләр карап ял итеп, рухи ләззәт, дәрт, күтәренке кәеф алырсыз дип ышанам, - диде. Һәм Кристина Данко белән парлап «Кышкы романс» җырын башкардылар. Шундый көчле, моңлы тавышлы җырчыларның чыгышларын тамашачылар көчле алкышларга күмделәр. Татар мәдәният үзәге артистларының шатлыкларын бүлешергә Бөтендөнья татар конгрессының Төмән өлкәсе вәкиллеге җитәкчесе Ринат Насыйров да килгән иде. Ул сәхнәгә чыгып үзәк хезмәткәрләренең эшенә зур бәя биреп, бүләген тапшырды. 19-13Концерт барышында «Әхтәмүшки» (җитәкчесе Ә.Назыров) халык җыр, «Ләйсән» (И.Сафин) кече оркестр, «Вак бәлеш» (И.Сафин) фольклор, «Әпипә» (Е.Володина) уен корал, «Аккош» (Е.Харламова) бию, «Умай» (Ә.Миңнебаев) фольклор, «Йолдызлык» вокал ансамбльләре бик матур җырлар, сәхнәләштерелгән күренешләр тәкъдим иттеләр. Тамашачылар Наилә Габдуллина, «Диана һәм Екатерина» дуэты чыгышларын да бик җылы кабул иттеләр. Һәм үзәк артистларына онытылмаслык шоу оештырган өчен рәхмәт белдерделәр.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836