Материалы

“Ел таланты-2017”

последние и лучшие новости искусства в мире

19-626 апрель көнне Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә “Ел таланты-2017” дип исемләнгән үзәктә эшләүче коллективларның отчет коцертлары булды.

Концерт алдыннан бинаның икенче катында декоратив-кулланма сәнгать әйберләре күргәзмәсе эшләде, шәһәребез тарихына кагылган викторина уздырдылар, дөрес җавап бирүчеләргә бүләкләрен дә жәлләмәделәр.

Үзәк хезмәткәрләре - Зөлфинә Минибаева һәм Ринат Гарифуллин концертны кызыклы мәзәкләр белән бизәп, эчтәлекле итеп алып бардылар.

Үзәк директоры Лилия Кәримова сәхнәгә күтәрелеп уңышлары, яңалыклары белән кыскача таныштырды. Ул быелдан башлап иң яхшы иҗат коллективларын “Ел таланты” премиясе белән бүләкләячәкләрен, бирегә килүчеләргә рәхмәтләрен белдерде.

Ел нәтиҗәләре буенча бүләкләүләр 8 номинация буенча каралдылар.

“Иң яхшы фольклор коллективы” исеменә Әбүзәр Миннебаев җитәкләгән “Умай” коллективы, “Иң яхшы хореография төркеме” - “Аккош” татар-башкорт студиясе (җитәкчеләре Екатерина Харламова, кече яшьтәгеләр төркеме буенча), “Иң яхшы вокал группа” – “Заречная околица” ансамбле (Әхтәм Назыйров), “Иң яхшы фольклор-инструменталь коллектив” – “Әмәл” себертатар ансамбле (Клара Кучковская), “Иң яхшы балалар вокал студиясе” – ”Аккош” студиясе (өлкән төркем буенча, Е.Харламова), “Иң яхшы татар вокал ансамбле” – “Сүнмәс хисләр” ансамбле (Әхтәм Назыйров), “Театр” – “Хәрәкәт” татар яшьләр студиясе, “Иң яхшы балалар вокал коллективы” – “Бәйрәм” ансамбле (Гөлнара Кәримова) булдылар. Һәркайсын бакырдан бизәкле сувенир тәлинкәләр белән бүләкләделәр. Коллектив җитәкчеләре һәрберсе рәхмәт сүзләрен үзәк директоры Лилия Гафият кызына белдерделәр.

Тәбрикләүләр арасында татар мәдәният үзәге артистлары тамашачыларны үзләренең матур җырлары, биюләре белән сөендерделәр.

Нәсимә ТАШБУЛАТОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума