#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Еллар уза барган саен

последние и лучшие новости искусства в мире

46-13Аромаш районы, Көсәйкүл авылында яшәүче озын гомерле әбиләребезнең тормыш юллары, дөньяны яратып, хезмәт итеп яшәүләре яшь буын өчен үрнәк. Авылдашлары, күршеләре алдында абруе зур булган Сәрвәр Әхмәди кызы Якупова 86 нчы яшендә бара. Тыл һәм хезмәт ветераны бүген дә үз аягында, йорт мәшәкатьләрен үзе башкарган, кунакчыл, ягымлы әбиләрнең берсе. Аның турында, “эшкә кулы яткан кеше”, диләр. Нинди генә ризыклар пешермәгән ул яшь вакытында. Аның баланнан һәм каз итеннән пешергән зур бәлешләрен авылдашлары да яхшы хәтерлиләр.

Авылыбыз кайнап яшәгән елларны зур мәҗлесләргә күршеләре Сәрвәр апаны ярдәмгә чакырганнар. Башыннан үткән сынаулары, шатлыклары белән уртаклашкан Сәрвәр Әхмәди кызы балачак һәм яшьлек елларын искә алды.

- Безнең буын кешеләренең балачагы сугыш елларына туры килде. 1941 нче елны әтием Бөек Ватан сугышына китте. Әниемнең кулында 3 бала калдык. Колхозда печән әзерләдек, чүп утадык, башак җыйдык. Әнием сыерны саклап калса да, ул елларны салым түләү иде. Сөтен, итен күрмәдек. Өсте алынган сөттән катык пешереп булса да безне ашата иде. Әтиебез 1945 нче елны сугыштан яраланып, медальләр белән бүләкләнеп кайтты. Кызганычка, сугыш михнәтләрен күргән әтиебезнең гомере кыска булды. Ул 1947 нче елның февраль аенда дөнья куйды. Без әниебезнең кулында 4 бала калдык. Авырлыклар безне чыдамлы булырга өйрәтте. Мәктәптә укыган елларны математика фәнен яраттым, Тубыл педучилищесына укырга керергә хыялландым. 1952 нче елны Новосибирск шәһәреннән туганнарыбыз килделәр. Мәктәпне тәмамлаган ел. Мин алар белән зур шәһәргә барып тегүчегә укып чыктым, эшкә урнаштым. Тормыш без уйлаганча гына булмый. 1961 нче елны авылга ялга, әнием янына кайттым. Монда Магадан шәһәреннән алтын приискаларында эшләп кайткан Равил исемле егет белән таныштым. Гаилә кордык, авылда калырга булдык. Еллар уза барган саен яшьлегемне еш искә төшерәм. 2 кыз, 3 ир баланы укытып, тәрбия биреп, эшкә өйрәтеп үстерергә тырыштык. Мин кибеттә, мәктәп-интернатта пешекче булып эшләдем, фермада бозаулар карадым. Аннары складта кладовщик булып лаеклы ялга чыкканчы хезмәт иттем”, - дип сөйләде.

Тыныч тормышларда бала-оныкларга сөенеп яшәгәндә кеше тормышын язмыш башкача хәл итә. Сәрвәр апаның тормыш иптәше яшьли вафат була, аннары 34 яшендәге акыллы, инсафлы, чәчкәдәй матур кызы Рәмзиясен соңгы юлга озата. Балачактан сынауларга, авырлыкларга бирешмәгән, өлкәнәйгән көннәрендә дә сабырлыгына сокланып туймаслык авылыбыз кешеләре турында горурланып сөйлисе килә. Үзен һәрвакыт горур тоткан, рух ныклыгын, тормышка ышанычын югалтмаган Сәрвәр апа бүген уллары, кызы, 10 оныгы, 7 нәбәрәсе җылысын, мәхәббәтен тоеп яши. Ул биш мәртәбә намазын калдырмаган әбиләребезнең берсе. Коръән сүзләре белән һәркемгә изге теләкләрен юллап кала. Шәһәрләрдән авылга кайтучылар да Сәрвәр әбинең хәлен белергә тырышалар.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836