Материалы

Еллык эшкә йомгак

последние и лучшие новости искусства в мире

 

52-710 декабрьдә видеоконференцэлемтә режимында Төмән районының «Бердәмлек» татар милли-мәдәни автономиясе советының киңәйтелгән утырышы уздырыла.

Утырышта милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты рәисе Владислав Чернов, өлкә мөселманнарының Диния нәзарәте җитәкчесе Зиннәт Садыйков, өлкә татар милли-мәдәни автономиясе советы рәисе Ләйсән Хөрмәтуллина, шулай ук Төмән районы татар милли-мәдәни автономиясе советы әгъзасы, имам-мөхтәсибе Рөстәм Камалиев катнаша.

Утырышта катнашучыларны район башлыгы Светлана Иванова тәбрикләп, якынлашып килүче Яңа ел белән котлый.

Төмән өлкәсе мөфтие, җыелучылар алдында чыгыш ясаганда, өлкә татарларының этник, тел, мәдәни тәңгәллеген саклау, шулай ук милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне гармонияләштерү өлкәсендә иҗтимагый оешмалар һәм дини структуралар арасындагы хезмәттәшлекнең мөһимлеген билгеләп үтә.

- Мөселманнар Диния нәзарәте һәм төбәк территориясендә яшәүче халыкларның милли-мәдәни автономияләре Төмән җирендә тынычлык һәм иминлекне саклауга үз өлешләрен кертәләр, - ди Зиннәт хәзрәт.

Гадәттәгечә, автономиянең еллык эшенә хисап бирелә һәм аны район автономиясе советы җитәкчесе Альберт Алтынгузин чыгышында тәфсилләп сөйләп китә. Чыгышның әһәмиятле өлешләрен тәкъдим итәм:

- Автономиянең бурычы - үсеп килүче буынны үз халкының мәдәни һәм рухи традицияләрендә тәрбияләү. Балалар һәм яшьләрдә туган як турында тирән белем, аның мәдәниятен саклау һәм үстерү буенча әхлакый гражданлык позициясе формалаштыру.

Быел чикләүләр аркасында татар мәдәнияте көннәре кысаларында үткәрелә торган төрки телле халыкларның традицион фестиваленең бәйге чаралары дистанцион форматта үткәрелде, әмма бу катнашучылар санында чагылыш тапмады диярлек, барлыгы 725 кеше көч сынашты.

Төмән районының иҗат коллективлары һәм башкаручылары, дистанцион форматта уздырылуга карамастан, «Салават күпере» өлкә балалар сәнгать иҗаты фестивалендә район данын лаеклы якладылар.

Автономиянең иң мөһим бурычларыннан берсе - татар телен саклау һәм үстерү. Төмән районында этномәдәни компонентлы 7 мәктәп эшли. Болар – Индрәй, Акъяр, Шыкча, Муллаш, Ямбай, Каскара һәм Талымхан мәктәпләре. Әлеге мәктәпләрдә 1-11 сыйныфларда татар тел теле һәм әдәбияты укытыла. Татар телен өйрәнүче балалар саны - 2242 укучы.

Гүзәлия Муллачанова җитәкчелегендә туган тел һәм әдәбият укытучыларының район методик берләшмәсе нәтиҗәле эшләп килә.

Район укытучылары һәр чирек саен уза торган методик берләшмә эшендә актив катнашалар, ачык дәресләр, класстан тыш чаралар күрсәтәләр.

Туган тел укытучылары өлкә, Бөтенроссия һәм халыкара фәнни-гамәли конференцияләрдә, семинарларда активлар.

Мәсәлән, 2021 елның январеннан башлап, муниципаль этаптан соң, ел саен үткәрелә торган мәктәп укучылары фән олимпиадасының региональ этабы старт алды, анда безнең районның 2 укучысы – Зарина Касмалина (8 сыйныф укучысы, Талымхан урта мәктәбеннән), Руфина Усманова (9 сыйныф укучысы, Индрәй урта мәктәбеннән) җиңүче булды, шулай ук Шыкча, Индрәй, Муллаш, Ямбай, Талымхан мәктәпләреннән тагын 13 укучы олимпиада призерлары булдылар.

22 ноябрьдә 7-11 сыйныф укучылары арасында татар теле һәм әдәбияты буенча Бөтенроссия олимпиадасының муниципаль этабы узды. Төмән районының мәгариф идарәсе ярдәме белән быел беренче тапкыр ике фәнне (тел һәм әдәбият) бүлделәр һәм балаларга күбрәк призлы урыннар алу мөмкинлеге бирелде. Район этабында Шыкча, Индрәй, Муллаш, Ямбай, Талымхан мәктәпләреннән 42 укучы актив катнашты. 52-9Каскара мәктәбеннән 1 укучы булса, Акъяр мәктәбеннән беркем дә булмады. Җиңүчеләр безнең районны 2022 елның январенда төбәк этабында лаеклы тәкъдим итәргә әзерләнәләр.

Кызганычка каршы, Төмән районы Сабан туе, Корбан бәйрәме, өч дәрәҗә Дан ордены кавалеры Хәбибулла Якин истәлегенә багышланган кросс - поход коронавирус инфекциясе пандемиясе буенча уңай вакыт җиткәнчегә кадәр туктатылып торды, 2022 елда чикләүләр штат режимында узар дип өметләнәм.

Күп гасырлык тарихлы татар халкының мәдәният, тел, традицияләр һәм гореф-гадәтләре Төмән районы территориясендә сакланырга һәм үсәргә тиеш.

Гөлнур ВӘЛИЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума