Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Әмәл” себер татар көйләре» җырлар дискын тәкъдим итү кичәсендә

последние и лучшие новости искусства в мире

50-3Бу көннәрдә Төмән шәһәр татар мәдәният үзәгендә филология фәннәре кандидаты Максим Александр улы Сагидуллин тырышлыгы белән яңа гына дөнья күргән «Әмәл» себер татар көйләр” дигән аудио дискның тәкъдим итү чарасы булып үтте. Ул өлкә себер татар милли-мәдәни автономиясе һәм татар мәдәният үзәге ярдәме белән уздырылды. Әлеге дискка себер татарларының 10 борынгы җыры һәм фонограммалары кергән. Максим Александр улы әйтүенчә, бу, әлбәттә, милләттәшләребез иҗади эшләрендә куллансыннар, җырласыннар, себер татар җырларын популярлаштырсыннар өчен махсус эшләнгән, аның плей-листы хәтта интернетта да бирелгән.

Кичәне җирле шагыйрә, филология фәннәре кандидаты Мөнирә Хөснетдинова себер татар телендә язылган үзенең, Галия Абайдуллина, Клара Кучковскаяның матур шигырьләре белән бизәп, бик күңелле, кызыклы итеп алып барды. Чараның программасы да бик үзенчәлекле төзелгән. Тамашачыларга әлеге дискка кергән җырларны җырчылар үзләре башкардылар. Тормыш мәшәкатьләре белән килә алмаган Зөлфия Речапова һәм Илсөяр Речапованы шулай ук оста җырлаучы якыннары Рузилә Речапова белән Альбина Бикинәева алыштырдылар. Шунысы да мөһим: сәхнәдән яңгыраган һәр җырга себер киңлекләре, аның бай табигате чагылдырылган видеоклип күрсәтелеп барды. Аны Фәрхәт Шаморатов белән Земфира Шәрипова әзерләгәннәр. Тамашачылар Земфира Шәрипова, Рузилә Речапова, Альбина Бикинәева, Данил Замонов башкарган җырларны бик җылы каршылап, һәр чыгышны көчле алкышларга күмделәр. Башкарган уртак эшләре турында Максим Александр улы: “Пы йырларны йыйыу, кәсерге йаңкырашка йараклаштырыу 7 йылга сусылса та, эш уңышлы пулып цыкты. Ул йырларны йырлап күрсәткән Сәмпирә Шәрипова, Сөлбийә Речапова, Илсөйәр Речапова күңелләренең, талантларының пар көцөн кергесеп йырлаулары себер татар көйләрнең йәмен, әйбәтлеген таныттыртылар. Эмиль Камалов баянта оста итеп уйнаты. Марат Кәмсин баянка кушылып курайта уйнагалы өйрәнеп көйләрне ыспайлатты. Ул ук компьютерта пер йырга оста фонограмма йасты. Әмир Хәлитов ике йырга тың әйбәт итеп фонограммалар йасып пирте. Шалай ук ул ике себертатар уйын көйгә фонограммалар йастырты. Иң кән иң ауыр эшне – йырларны кәсергецә итеп эшләтеү - Рүсил Бикинәйев өстөнә йатты. Ул тауышларны фонограммага килтерте, йаңа фонограммалар йасты, төрлө инструментларны йырларга кергесте, - дип сөйләде.

Кичә барышында, форсаттан файдаланып, бу эшне гамәлгә ашыруда көч түккән һәм матди, рухи ярдәм күрсәтүчеләргә себер татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәүзия Марганова Рәхмәт хатлары тапшырды. Чара Булат Сөләйманов сүзләренә язылган «Себер Гимны»н башкару белән тәмамланды.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836