Материалы

“Әни – бөек исем”

последние и лучшие новости искусства в мире

50-11Әниләр көненә багышлап Түбән Тәүде районы, Киндерле авылы мәдәният йортында “Әни - бөек исем” дигән концерт куелды. Без шушы чара турында мәдәният йорты директоры Светлана Серебрянскаядан сораштык.

- Әниләрне ярату, хөрмәт итү йөзеннән концертны татар телендә үткәрдек. Чараның инициаторы мәктәп директоры Мөнирә Калиева булды.

Бөтен пандемия таләпләре үтәлде: кешеләрне концертка битлекләрдә, дистанция саклап, антисептиклар кулланып, QR-код, шифаханәдән алынган справка буенча керттек. Бала-чаганы исәпләмәгәндә, барлыгы 50 билет сатылды. Тамашачылар Киндерледән генә булмады, концертны карарга “Зөбәрҗәт” үзешчән ансамбле артистлары да килделәр. Бәйрәмне оста итеп мәктәп укучысы - Алинә Әхтәриева һәм студент - Алсу Умбитова алып бардылар. Барлыгы 46 артист катнашты. Пенсионерлар тарафыннан оешкан озак еллар эшләп килүче “Киндерле кичләре” ансамбле артистларының чыгышын халык яратып каршы алды. Оста гармунчыбыз Ильяс Әхтәриев баянда уйнап озатып барды, ямь өстәде. Укытучылар, укучылар, “Бәйрәм” бию, “Радуга” вокал ансамбльләре артистлары үзләрен сынатмадылар. “Оттепель” ансамбле җырчылары – Ринат Әсәдуллин, Алик Сәгъдиев көчле тавышлары белән берничә җыр башкардылар. Мөнирә Калиева, Зөлфия Фәизова җырлар бүләк иттеләр. Бөтен чыгышлар кадерле әниләргә багышланды. Нәфис сүз осталары – Нәркизия Әхтәриева, Фәния Заһидуллина сәнгатьле итеп йөрәкләргә үтеп керерлек шигырьләр сөйләделәр. Концерт уңышлы үтте, безнең тамашачылар яхшы, таләпчән. Мәдәният йортында уздырылган һәр концертка, чарага теләп, ихлас күңелдән йөриләр. Мәктәп директоры Мөнирә Хикмәтулла кызына, артистларга, тамашачыларга зур рәхмәтемне белдерәм, - дип сөйләде Светлана Серебрянская.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума