Материалы

“Әнием - иң кадерле кешем!”

последние и лучшие новости искусства в мире

Туган теленә мәхәббәт балаларның ата–аналарыннан башлана. Татар халкының яшәешен, гореф-гадәтләрен алар үз нигезләрендә күреп үсәләр. Төмән районы, Индрәй авылында да сабыйлар өйләрендә күргән гадәтләрен балалар бакчасына йөреп, мәктәптә укып яңа мәгълүматлар белән баеталар. Балалар бакчасында Тания апа Мостаева “Дуслык” түгәрәгендә нәниләрне татар шагыйрләре, язучылары әсәрләре белән таныштыра.

Һәр бәйрәм-чыгышларда балалар үзләренең осталыкларын күрсәтеп әти-әниләрен, әби- бабаларын шатландыралар. Мәктәп чорына җиткәч, Рәмзия апа Усманова, Хәлидә апа Динмөхәммәтова, Галия апа Кәримова, Айгөл апа Кәримова, Гөлия апа Айтбаева, Рузилә апа Исмәгыйлова, мин - Зәкия апа Сәитова укучыларга халкыбызның язучы-шагыйрьләре иҗатлары белән берьюлы татар аваз-хәрефләре, кагыйдәләрен дә өйрәтәбез. Укучылыр мәктәп, район, өлкә, хәтта төбәкара, Россия күләмендә дә олимпиадаларда, төрле чараларда катнашып лаеклы урыннар алалар. Иң мөһиме, тәрбия - укытуның төп максаты - балалар үз телләрен аңлап-белеп үссеннәр иде.

Зәкия СӘИТОВА, Төмән районы, Индрәй урта мәктәбе укытучысы.

* * *

48-6Әни – дөньяда иң якын, иң кадерле кеше. Минем әниемнең исеме - Нәзирә. Аңа 32 яшь. Ул Индрәй урта мәктәбендә математика укытучысы булып эшли. Мәктәптә әнием бик күп вакыт үткәрә (дәрес бирү, бик күп отчётлар, дәфтәрләр тикшерү, соңыннан дәресләргә әзерләнү). Мин әниемне бик жәллим, шуның өчен аңа берәр ничек булышырга телим. Кайтуына савыт-сабаны юып, тузан суырткыч белән тузаннарны суыртып куйсам да, бик күп файда була дип уйлыйм.

Әнием игелекле, тыйнак, ачык, тртипле, ярдәмгә ашыгучы кеше. Әнием белән үткәрелгән вакытларны мин бик кадерлим. Иртән торып, мәктәпкә бару алдыннан, ул минем чәчемне үрә. Аннан соң без әнием белән мәктәптә математика дәресендә очрашабыз. Мин һәр көн математикадан дәрес әзерлим, ятлыйм, тырышам. Кичен, әнием эштән кайтса, мин аның янында 10-15 минут булса да кочакланып ятып торырга яратам. Әтием эштән кайтса, гаиләбез белән (әтием, әнием, кечегәм һәм мин) өстәл артында җыелуыбызны яратам. Ашаганнан соң, һәрберебез көннең ничек үтүе белән уртаклашабыз.

Гаилә башлыгы – әти, диләр. Чыннан да, әти – башлык, ә әнием – муен: кайда бора, ничек әйтә – шулай була.

Минем әниемнең куллары алтын: ул матур итеп рәсем ясый, бик тәмле пешерә (әниемнең “заливной” торты – минем иң яратканым), өйдә бик күп гөлләр үстерә, бакчаны да ярата, көзен тәмле кышка салатлар, кайнатмалар һәм башкаларны ясый.

Мин әниемне чын йөрәктән яратам.

Әни диеп әйтер кешең булу - нинди бәхет бит ул дөньяда. Шатлыкларың булса – уртак була, кайгыларың булса– югала.

Зарина Биктимирова, 5 сыйныфы укучысы.

* * *

Минем әнием бик матур. Аның исеме - Лариса. Ул өйдә бик тәмле ашлар пешерә, чәчәкләр ярата, кул эше белән шөгыльләнә. Әнием, мин сине бик яратам.

Самира Тилимбаева, 3а сыйныфы укучысы.

* * *

Минем әниемнең исеме - Рузилә. Аңа илле яшь. Ул укытучы булып эшли. Минем өчен әнием дөньядагы иң матур кеше. Мин аны бик яратам, чөнки аннан да кадерлерәк кеше юк. Ул һәр кешегә булышырга тырыша. Мин әниемне иң яхшы, иң матур, иң әйбәт кеше дип уйлыйм.

Алсу Исмәгыйлова, 3а сыйныфы укучысы.

* * *

48-7Минем әниемнең исеме үзедәй бик матур - Әминә. Аңа кырык яшь. Ул балалар бакчасында эшли. Ул безгә оста итеп төрле ашлар, тортлар пешерә. Кайчак килешмәгән эшләр эшләп куйсам да, ул мине барыбер ярата. Әнием кешегә һәрвакыт булышырга тырыша. Минем әнием иң яхшы, иң матур, иң әйбәт кеше. Мин әниемне бик яратам. Мин аңа озын гомер, бәхет, саулык-сәламәтлек телим!

Нияз Гәрәев, 3а сыйныфы укучысы.

* * *

Дөньяда һәр кешенең иң якын, иң мөһим, иң назлы кешесе була, ул аның әнисе. Мин, Марат Фирнат улы Халиков. Индрәй мәктәбенең 6а сыйныфында укыйм. Минем әнием Регина Рифхәт кызы укытучы һөнәрен алган. Ул минем әнием генә түгел, укытучым да. Әнием рус теле һәм әдәбиятын алып бара. Без аны бик яратабыз һәм хөрмәтлибез. Әнием минем бик уңган, матур, күркәм кеше. Ул минем булышчым һәм таянычым. Мин дә аңа һәрвакыт ярдәм итәргә тырышам. Ял көннәрендә әни безне тәмле ашлар белән сыйлый, чәк-чәк, кош теле, бавырсак, коймак, чия, бәрәңге шәңгәләре һәм башка ашлар пешерә. Менә шундый һәрьяктан килгән минем әни! Әниемне мин бик яратам һәм аңа киләчәктә озын гомер, зур шатлыклар, күңел тынычлыгы, акыллы укучылар теләп калам.

* * *

Минем әниемнең исеме - Гөлнара. Минем өчен дөньяда әниемнән дә матуррак кеше юк! Әнием бик ягымлы, кешелекле, ачык күңелле. Һәрвакыт оста итеп тәмле ашлар пешерә. Мин аңламыйча ялгышлык эшләп куйсам да үпкәләми, дөреслекне аңлата. Мин әниемне бик нык яратам, кадерлим, һәрвакыт аңа булышырга тырышам.

Данис Хәкимов, 5б сыйныфы укучысы.

* * *

Минем әниемнең исеме - Эльза. Ул маникюр остасы булып эшли. Эшен әнием бик ярата, кешегә шатлык китерергә тырыша. Әнием күп вакытын эштә үткәрсә дә, абыем Руфат белән икебезгә һәрвакыт игътибары зур. Ул мәктәп хәлләре белән кызыксынып тора, дәресләрне әзерләүдә булыша. Ял көннәрендә рәхәтләнеп ял итәбез, шәһәргә чыгып кибетләргә йөрибез. Әнием белән бик күңелле безгә!

Регина Хәлимова, 6а сыйныфы укучысы.

* * *

Минем әниемнең исеме - Лариса. Аңа 34 яшь. Әнием тәмле итеп пешерергә ярата, өйне һәрвакыт җыештыра, чисталыкны саклый. Ул минем укуым белән кызыксына, дәресләр әзерләргә дә ярдәм итә. Минем турында бик кайгырта, яхшылыклар гына тели. Әнием минем өчен иң матур, иң гүзәл, иң кирәкле кеше!

Дамир Речапов, 6а сыйныфы укучысы.

* * *

Минем иң яраткан кешем – әнием. Аның исеме - Мәдинә. Ул кешеләр белән бик ягымлы, рәхимле. Алар әниемне яраталар, үз итеп хөрмәт итәләр. Ул һәр җирдә дөреслекне ярата. Абыем белән мине дә шундый булырга өйрәтә. Әниемнән үрнәк алабыз, аның кебек тырыш, ышанычлы, яхшы кешеләр булырга телибез. Әнием һөнәре буенча пешекче. Өйдә һәрвакыт тәмле итеп төрле ашлар пешерә. Мин дә әниемә булышырга яратам, савытлар юам, идәннәр сөртәм. Әнием укуыбызны гел сорашып тора, дәресләр белән булыша. Ә ял вакытларында бергәләп кинога, театрга барабыз. Әнием кояш кебек, аның янында һәрвакыт якты, җылы. Кадерле әниебез, без сине чын күңелдән яратабыз! Бик зур рәхмәт әйтәбез. Сиңа бәхетле, чәчәктәй тормыш телибез.

Милена Аптигаримова, 5б сыйныфы укучысы.

* * *

Минем өчен иң кадерле булган әниемнең исеме - Физалия. Мин аны тың яратам! Ул да мине ярата, “акыллым”, - дип сөя. Әнием һәрвакыт укуым белән кызыксынып тора, кирәк вакытта булыша да. Мин дә аңа булышырга тырышам, өйдә, ишегалдында булдырганымча эшләр эшлим. Мактау ишетсәм – шатланам. Әнием ялларда, вакыты булса, шәһәргә алып бара, “Төсле бульвар”да, күңел ачу үзәкләрендә рәхәтләнеп ял итәбез. Бик күңелле була! Мин әниемә барысы өчен дә бик рәхмәтлемен! Ул минем иң кадерле кешем!

Тимур Тилимбаев, 5б сыйныфы укучысы.

* * *

48-5Минем әниемнең исеме үзе кебек чәчәктәй – Лилия, шуңадыр яраткан чәчәкләре дә аның лилияләр. Әнием эш сөючән, игелекле, иң яхшы кеше. Ул өйдә чисталыкны ярата, гаиләбезне тәмле ризыклар белән сыйлый. Күңел биреп тегенә, ә яраткан төсе аның – күк. Әнием мине күп эшкә өйрәтә. Мин аңа һәрвакыт булышам. Мин әниемне бик яратам һәм аның белән горурланам.

Диана Агунова, 4 сыйныфы укучысы.

* * *

Минем әниемнең исеме - Гөлнара. Ул авылыбыз администрациясендә эшли. Әнием бик яхшы, һәрвакыт кешеләргә ярдәм итәргә тырыша. Ул эштән кайтып барышлай безгә кибеттән «тәмлешкәләр» ала. Аннары өйдә ашлар пешерә, тәмле бәлешләре белән сыйлый. Дәресләр әзерләп бетергәч, әнием мине дусларым белән уйнарга бушата. Ә ялларда шәһәргә барырга яратабыз. Мин әниемне бик яратам.

Румил Әминов, 6а сыйныфы укучысы.

* * *

Минем әнием Ялутор районы, Күлавыл авылында гаиләдә алтынчы бала булып туа. Әниемнең исеме - Роза. Аңа кырык бер яшь. Әием бик тәмле ашлар пешерә, өебезне ямьләп матур гөлләр үстерә. Үзе балалар бакчасында эшли. Мин әниемне бик яратам, аның белән горурланам.

Рифат Исин, 5а сыйныфы укучысы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума