Материалы

Ерактагы якташыбыз

последние и лучшие новости искусства в мире

38-7Элеккеге фронтовик Мәсгут Хәким улы Мөхәммәтшинның бу фотосы 1947 елда төшерелгән. Бу вакытта офицер Мөхәммәтшин хәрби хезмәтен Баку шәһәрендә 1564 нче зенит-артиллерия полкында өлкән артиллерия технигы вазыйфасында дәвам итә. Аның полкы бирегә 1947 ел уртасында Көнбатыш Украинада урнашкан Львов шәһәреннән күчеп килә. Анда Мәсгут Хәким улы әйләнмәле күзәтү (круговой обзор) радиолокацион станциясен җитәкләде.

М.Х.Мөхәммәтшин 1925 елның 2 августында Вагай районының Олы Кундан авылында крестьян гаиләсендә туа. Аның әтисе Хәким Ишмөхәммәт улы Мөхәммәтшин авылда беренчеләрдән булып оешкан колхозга керә һәм озак вакытлар аның рәисе булып эшли. Бөек Ватан сугышы башланганда, ул беренче булып сугышка алына. Дошман белән ике ел сугышканнан соң, Волхов фронтында һәлак була.

Мәсгут 1939 елда Күкрәнде җидееллык мәктәбен тәмамлый һәм Тубыл татар педагогия училищесына укырга керә. Сәләтле егет, аны уңышлы тәмамлый һәм 1942 елның августыннан алып декабренә кадәр Икенче Вагай җидееллык мәктәбе директоры булып эшли. Ә ул чакта аңа нибары 17 яшь иде.

1943 елның январенда сугышка барырга да чират җитә. Яшьлеген һәм заманасына карата шактый югары белемле булуын исәпкә алып, Мәсгутне элек Томскига эвакуацияләнгән Ленинград зенит-артиллерия техник училищесына, ярты елдан соң кече лейтенант исеме белән көньяк-көнбатыш фронтка, шул ук 1564 нче зенит-артиллерия полкына эләгә.

Беренче сугышларны Мәсгут Хәким улы шулай искә ала:

- Орудиядән атулары, снаряд шартлаулары, самолетлардан бомбалар ташлаулары– болар барысы да безгә коточкыч һәм куркыныч булды. Ватылган кораллар һәм хәрби техника, үлгән солдатларның җирдә ятуы, яралыларның авыртудан әрнегән пычрак йөзләре – коточкыч күренеш. Һәр җирдә дә кан, кычкырулар, ыңгырушулар…

Әмма, ничек кенә булмасын, кеше акрынлап бөтен нәрсәгә күнегә. Сугышның куркыныч чынбарлыгына Мәсгут тә ияләшкән. Пушкадан яки минометтан ату тавышы буенча снаряд очышының траекториясен билгеләргә өйрәнә.

Хәрби иптәшләре белән бергә Мәсгут Хәким улы Курск-Орел сугышында катнаша, Украинаның уң як яры шәһәрләрен азат итә, Днепрны кичеп, Киев һәм Житомир өлкәләреннән фашистларны куып чыгара. Полкы белән Румыниягә барып җитә. Сугыш тәмамланганнан соң полк Румыниянең Плоэште шәһәрендә нефть кудыру заводларын саклау өчен кала.

Хәрби хезмәт дәвам итә. Дүрт ел Бакуда булып, Мәсгут армия файдасына полк штабы юлламасы буенча, Мәскәүдәге химия саклау Хәрби Академиясенә укырга керә. Укуын тәмамлаганнан соң Прикарпатск хәрби округына, Луцк шәһәренә юллама ала, анда ул мотоукчылар полкының химия саклау начальнигы вазифасында хезмәт итүен дәвам итә.

1959 елда полкны стратегик билгеләнештәге ракетныйга үзгәртәләр, ә Мәсгут Хәким улы тиздән ракета дивизиясенең химия хезмәте башлыгы итеп билгеләнә.

Кариб кризисы вакытында, планета өченче Бөтендөнья атом-төш сугышы чигендә торганда, Мәсгут Мөхәммәтшин 5 ай дәвамында совет хәрби белгечләре төркеме составында Кубада булган.

Әлбәттә, ул да, аның хезмәттәшләре дә дөньяның һәлакәт чигендә булуын яхшы аңлаганнар. Ә гаиләләренең нәрсә кичергәннәрен күз алдына китерүе дә кыен. 1962 елда Мәсгутнең 8 яшьлек кызы Галиянең истәлекләре дә шул хакта сөйли:

- Әти белән саубуллашканда, мин аның кулын җибәрергә теләмәдем. Мин хәзер дә безнең гаилә, илебез, бөтен дөнья кичергән шул фаҗигале көннәрне искә алып елыйм.

1963 елның январенда дивизияне Азатлык утравыннан СССРга кайтаралар һәм Сумск өлкәсенең Ромна шәһәрендә урнаштыралар. Апрель аенда Мәсгут Мөхәммәтшинга Тула политехник институтының хәрби кафедрасы укытучысы итеп билгеләү турында боерык килә.

Шуннан соң ул өлкән укытучы, Тула артиллерия училищесының химия хезмәте начальнигы, өлкән укытучы, Воронеж дәүләт университетының хәрби кафедрасының цикл начальнигы булып эшли. 1972 елның апрелендә фронтовик подполковник исемендә отставкага китә.

Хәзерге вакытта Тула шәһәрендә тормыш иптәше белән яши. Кыз һәм егет тәрбияләп үстерделәр. Алар да Тулада яшиләр һәм эшмәкәрлек белән шөгыльләнәләр. Ике студент-оныклары бар. Фронтовикның сугышчан юлы II дәрәҗәдәге Ватан сугышы ордены, «Сугышчан казанышлары өчен», «Германияне 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңгән өчен» медальләре, ике дистә юбилей медальләре белән билгеләп үтелә. Ул кораллы көчләр ветераны, беренче группа инвалид. Мәсгут Хәким улы кече ватаныннан еракта яшәсә дә, ул безнең якташ, сугыш ветераны.

* * *

38-8Кече сержант, бүлек командиры Хати Сәетмөхәммәт улы Корманов 1906 елда туган.

Кызыл Армия сафларына ул 1941 елның июнендә Омск өлкәсененең Байкалово районы, Күкрәнде авыл хакимиятенә кергән Олы Кундан авылыннан алына.

Ленинградны саклау вакытында сугышчан хәрәкәтләрдә катнаша. Хатыны Хафизә аягы яраланып, хәрби госпитальдә ятуы турында хат алган. Бергә госпитальдә булган полкташ һәм авылдашыбыз Дәүләт Гаитов, икесен дә яралану аркасында комиссовать иткәннәрен, ә Хатинең, җиңүсез өемә кайтмыйм, дип, үзенең бүлеген эзләп табып, яңадан сугышка кергәнен сөйләгән.

Туган авылында Х.Кормановның биш баласы калган. Туксанынчы еллар ахырына кадәр хәбәрсез югалган буларак санала, хәрби документларның яшертенлеген юкка чыгаргач (рассекречивание), 1942 елның 22 апрелендә Ленинград өлкәсенең Лодейнопольск районы Свирьстрой (Свирь-3) поселогы тирәсендә батырларча һәлак булуы ачыклана. 2018 елга кадәр Свирьстройда билгесез солдат буларак туганнар каберлегендә җирләнгән. 2019 елның маенда ул үз исеме астында җирләнгән.

Әдип ГАРИФХАНОВ, Төмән районы, Шыкча авылы.
(Нәсимә ТАШБУЛАТОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума