Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Ерактагы якын дустыбыз

последние и лучшие новости искусства в мире

21-4Тормыш күптөрле вакыйгаларга бай. Һәркөн диярлек нинди дә булса үзгәлек, яңа кешеләр, яңа очрашулар. Күп еллар дәвамында аралаша-аралаша аңларга тырышасың ул кешеләрне. Аларның күңел дөньясына төшенү өчен вакыт та кирәк. Вакыт чигенә бәйсез рәвештә кемнәрдер күңел түренә кереп тә өлгерми. Кайберләре исә эчкерсез дуска әйләнә. Нинди дә булса файда, исәп-хисапка корылмый мондый дуслык. Карашлары, эчке дөньясы якын булган өчен дуслашасың. Бары тик олы җанлы кешенең генә ышанычлы һәм тугры гомерлек дуслары була.

Шундый олы хөрмәткә ия дусларыбызның берсе сезнең төбәктә яши. Ул – Төмән дәүләт өлкә мәгарифен үстерү институты доценты, педагогик фәннәр кандидаты Рафаэль Галимҗан улы Гадиев. Максатчан, һәрнәрсәгә үз карашы булган күркәм шәхес. Дусларның да, дуслыкның да кадерен белә, бу хискә беркайчан хыянәт итми. Ышанычлы, вәгъдә бирсә, таш яуса да сүзендә тора белә. 2013 нче елдан бирле Рафаэль Галимҗан улы Татарстан Республикасы белән тыгыз элемтәдә яши. Төрле очрашу-конференцияләр оештыруда башлап йөри.

Рафаэль әфәнденең тагын мөһим сыйфатларының берсе – кешелеклелек. Дөньядагы бөтен матур эшләр нәкъ шуннан башлана да инде. Кешелеклелек – киң төшенчә. Ул үзенә матурлыкны, батырлыкны, киң күңеллелекне, ярдәмчеллекне һәм тагын бик күп сыйфатларны үзенә сыйдырган.

Тыйнак, гадел мөгаллим белән аралашкан саен, гаҗәпкә каласың! Һәрчак шат, ягымлы, көләч! Намусына тугры, халкы һәм үзеннән зур эшләр көткән кардәшләре күзенә туры карый ала. Ничек барысына өлгерә: татар теле укытучылары өчен курслар да үткәрә; гарәп телен өйрәнү буенча якшәмбе мәктәбенең актив студенты да; бик тырышып Коръән сурәләрен өйрәнә, аларны укып, яттан сөйләп тыңлаучыларны таң калдыра. Телебез, гореф-гадәтләребез, мәдәниятебезгә багышланган чараларның төп бәяләүчесе дә – Ул!

Бигрәк тә халкыбызның җыр-моңнарына һәвәслеге безне сокландыра! Йөрәкләрне җилкендерә-җилкендерә өздереп җырлый, төрле яшьтәге укучыларны курайда уйнарга өйрәтә. Татарстанның күпме укучысы һәм мөгаллиме аннан белем алды! Казанга килү белән, Г.Камал исемендәге академия театры һәм К.Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында спектакль карау да – аның яраткан шөгыльләренең берсе! Үлчәү тәлинкәсенә салып карасаң, барысы да тигез басар. “Тормыш бер генә, ә дөнья зур – аны күреп, гамәлләрне кылып калырга өлгерергә кирәк”, - ди мөгаен хөрмәтле дустыбыз.

Язның җылы кояшы үзенең нурлары белән аңа җылылык өстәгән: ул якты да, ихлас та. Табигатьнең иң күркәм мәле – елның иң матур чагында Рафаэль Галимҗан улы үзенең күркәм юбилеен билгеләп үтә. Без Сезне ихлас котлыйбыз. Уңышларыгыз, ачышларыгыз, күркәм эшләрегез, изге гамәлләрегез белән гел шулай сокландырып торыгыз! Сезгә гомернең озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, кояшлы зәңгәр күкләр һәр көнегезне балкытсын!

Ерак Татарстанда яшәүче дусларыгызның кайнар котлау сәламнәре сезнең күңелегезгә хуш килер диеп ышанабыз.

Ильвера КАСЫЙМОВА, Казан шәһәре Совет районы
мәгариф бүлегенең директор урынбасары,

Әлфия МОСТАФИНА, 175 нче урта гомуми белем мәктәбенең

туган тел һәм туган тел әдәбияты укытучысы,

Лилия ХӘСӘНОВА, 167 нче урта мәктәп директоры.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836