Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2023
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 31 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Эш һәм истәлекләр белән

последние и лучшие новости искусства в мире

1-4Хөрмәтле редакторыбыз Азат Гыйззәт улының туган көне уңаеннан «Яңарыш» редакциясендә «Әдәби Төмән» иҗат түгәрәге утырышы үтте.

Утырышка чакырылган иҗат әһелләренә, дусларыбызга да өлкәдәге эпидимиологик хәлнең йогынтысы эләкте. Күбесе килә алмадылар.

Газета редакторы Алсу Сәгыйтова кунакларга килүләренә рәхмәт белдереп, тема һәм эш планы белән таныштырды. Азат абый турында истәлекләрне укып китте.

Түгәрәк җитәкчесе җирле шагыйребез Сәгыйть Сагитов Азат Гыйззәт улы янына килгәндә, аның гел хатлар укып утыруын исенә төшерде. “Миңа укып карарга бирә. Мин шуннан пародияләр яза башладым. Пародия – көлү түгел, килешмәү ул. Дин турында дөрес язмыйлар. Мәсәлән, берсе: “Тундрада иксез-чиксез тайга”, - дип язган. Мин тундрада йөргән кешегә бик гаҗәп булды бу. Быел китап чыгардым”, - дип сөйләде. Шагыйрьләрне, иҗатчыларны чакырып тагын да утырышлар, семинарлар үткәрергә кирәклеген белдерде. Альманах кирәклеген дә искәртте.

Хәбәрчебез Фатыйх Гарифуллин Азат абыйның зур хөрмәт, игътибарга лаек булуын, ул һәркем белән уртак тел табуын, халык җыелган җирдә газета турында сөйләп, подписка мәсьәләсен күтәрүен сөйләде.

Аннары һәркайсы шигырьләр сөйләделәр. Сәгыйть абый пародияләрен әйтеп китсә, Фатыйх абый Пушкин әсәрен, Рәкыйп Ибраһимов, Сәгыйть Сагитов шигырьләрен укыды.

Хезмәттәшебез Наилә Сафиуллина эшли башлаган елларында Азат Сәгыйтовның саз яклары белән кызыксынуын, андагы һәр яңалыкны игътибар белән тыңлавын исенә төшерде. Әле дә талантлы җитәкче туплаган коллективның үз эшен югары дәрәҗәдә алып баруын билгеләп үтте.

Аннары яңа китаплар, авторлар турында сөйләштек. Киләчәктә ешрак очрашырга килештек.

Чәй өстәле артында хөрмәтле остазыбыз рухына багышлап Коръән сүрәләре укылды, дога кылынды.

Гөлнур ВӘЛИЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836