Материалы

Эш планнарыбыз зур һәм кызыклы

последние и лучшие новости искусства в мире

3-4Тубыл шәһәре себер татарлары автономиясе узган елны күптөрле мәдәни чаралар үткәрде. 2022 нче елга нәтиҗә ясап, киләчәккә планнары белән автономия рәисе, тарих фәннәре кандидаты Зәйтүнә Тычинских таныштырды.

- Мөхтәриятнең максаты халкыбызның телен, мәдәниятен, тарихын, гореф-гадәтләрен саклауга, үстерүгә юнәлтелгән. Узган ел без оештырган чаралар уңышлы, нәтиҗәле узды.

Үз эшләрен чын күңелдән яраткан, энтузиаст, милләт җанлы Илтус Уразмәмәтов, Клим Садыйков, Әлфия Айбатова, Римма Шәрипова, Роза Яхина, Рузалия Корманалиева, Гөлсинә Ташкеевага рәхмәтләремне белдерәм. Күңелләребездә онытылмаслык матур хисләр калдырган, яшь буын өчен кирәкле чараларның берничәсендә тукталып китәм. Танылган язучы, Г.Тукай премиясе лауреаты Якуб Зәнкиевка багышланган викторина үткәрдек. Катнашучылар Төмән, Тубыл шәһәрләреннән һәм районнардан, Казан шәһәреннән булдылар. Беренче мәртәбә оештырган «Язгы моңнар» дип исемләнгән иҗат фестивалендә Тубыл, Омск, Лангепас, Нефтеюганск, Сургут шәһәрләреннән, Вагай, Яркәү, Тубыл, Төмән районнарыннан сәләтле катнашучыларны барладык. Җиңүчеләргә дипломнар, бүләкләр тапшырдык.

Безнең автономия каршында иҗат төркеме «Илтус һәм дуслар», «Яшьлеккә сәяхәт» ансамбльләре белән бердәмлектә өлкәбезнең татарлар яшәгән шәһәрләрендә концертларда, Сабантуйларда да катнаштылар. Танылган шагыйрә Гөлфизәр Абдрахманованың якты истәлегенә багышланган шигърият конкурсында якташларыбыз авторның шигырьләрен сәнгатьле итеп укыдылар. Җиңүчеләрне себер-татар мәдәният үзәгендә бүләкләү тантанасы узды. Автономия әгъзалары фәнни юнәлеш буенча себер татарлары тарихы, мәдәнияте, теле буенча фәнни–практик конференцияләрдә чыгыш ясадылар. Тубыл шәһәр Думасы белән бердәмлектә себер татарлары музеен булдыру буенча эш алып барылды. Тарих фәннәре докторы Фоат Вәлеевка багышланган түгәрәк өстәл утырышында катнаштык. Узган елны максат итеп куелган эшләр, күп мөһим чаралар башкарылды. Яңа елда да эшебезне актив алып барырбыз дип планнаштырабыз. Якташларыбыз белән тирән эчтәлекле милли бәйрәмнәрдә, бәйгеләрдә, викториналарда очрашырга язсын, - дип сөйләде.

Зәйтүнә Әбдрәшит кызы чараларны үткәрүдә ярдәм күрсәткән шәһәр Думасы депутаты Михаил Никитинга, Эдуард Мәхмүтовка, «Бәрәкәт» өлкә хәйрия фондына, Мөнирә Хөснетдиновага, Ринат Насыйровка, Бөтендөнья татар конгрессына, Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгенә рәхмәтләрен белдерде.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума