#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

«Эштән курыкмый яшәдек»

последние и лучшие новости искусства в мире

2-3Тубыл районының Тәпкен авылында туып-үскән Хатисә Мадьярованың шөгыль, һөнәрләре күп була. Хәзер лаеклы ялда булса да, көннәрен файдалы үткәрергә тырыша ул. Аш-суга оста, бар яктан да уңган Хатисә апа милли ризыклар пешереп оныкларын кунакка көтеп ала. Яраткан әбиләренә оныклары да сагынып еш киләләр.

Бүгенге көндә Тубыл шәһәрендә яшәүче өлкән яшьтәге Хатисә Тухтабай кызы туган авылын, авыл тормышын сагынып искә ала.

- Безнең авыл зур түгел иде. Күп балалы гаиләдә туып-үскәнгә, кече вакытыбыздан авыл хезмәтен эшләп үстек, авыл мәктәпләрендә укыдык. Мин башта Тәпкендә башлангыч мәктәпне тәмамладым, аннары Лаемтамак мәктәбендә укыдым. Мәктәпне тәмамлап, иртә тормышка чыктым. Тормыш иптәшем Әнвәр Мадьяров Комарау авылында туып-үскән кеше. Аның апасы бездә укытучы булып эшләгән иде, безне ул таныштырды. Тормышка чыгып Комарауда фермада сыер савучы булып эшләдем. Татар авыллары матур иде, яшеллек күп, табигате искиткеч гүзәл булганга үземнең туган авылымны да, Комарауны да яраттым. Төзек матур өйләр, авыл урамнары, җиләк–җимеш тулы урманнары, балыклы күлләре, елгалары онытылмый. Кызганычка, ул елларны Комарауда ферманы бетерделәр. Күп кеше эшсез калды. Комараудан Маслау авылына күчтек. Монда да үзебез йорт салып, үз хуҗалыгыбызны булдырып көн күрдек, сыерлар, сарыклар асрадык, бакча утырттык. Тормышыбыз мул һәм тулы булса да, балаларны укытырга, аларның киләчәге турында уйларга кирәк, дип шәһәргә - якын булган Ершовка авылына күчендек. Ершовкадан Тубыл шәһәре мәктәпләренә укучыларны автобус йөртә иде. Балаларга да, үзебезгә дә уңайлы булды. Үзебез дә тормыш иптәшем белән шәһәрдә эшкә урнаштык. Иптәшем күп еллар «Химстрой» оешмасында эшләде, мин лаеклы ялга чыкканчы «Биофабрика»да хезмәт иттем. Язмышыма зарланмыйм. Ике кыз, ике егет үстердек. Бүген минем шатлыгым, сөенечем, таянычларым - балаларым, 9 оныгым, 7 оныкчыгым бар, - дип сөйләде Хатисә апа.

Хатисә Тухтабай кызы шәһәрдә фатир сатып ала һәм тормышыннан риза булып, Аллаһыга шөкер итеп яши. Ул ел саен беренче булып татар газеталарын яздыра, милли тормыш белән кызыксына, яңалыкларны укып бара, татар концертларын да калдырмый, беркайчан, пенсиям аз, дип зарланмый.

Бүген дә аның уңганлыгына, тырышлыгына, хезмәт сөючәнлегенә исең китәр. Маслау авылында яшәгән кызына, оныкларына барып ярдәм итә, туганнары, дуслары белән дә дус-тату яши.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836