Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Июль 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Әти-и!

последние и лучшие новости искусства в мире

(хикәя)

(Дәвамы. Башы 29 санда).

Бүген ул үз-үзен ике атнага эштән «азат итте». Кичтән үк урынбасарына күрсәтмәләр биреп калдырды. «Уң кулы» ышанычлы, тормыш дулкынын кораб кебек ярып йөзгән оешманы бу арада гына төпкә батырмас. Төштән соң авылдан әнисе килде. Чәй дә эчмичә, башта өч катлы коттеджның һәр почмагын җентекләп тикшерде.

– Улым, залга ничә кеше сыяр икән? Туй мәҗлесе шунда узадыр бит?

– Юк, әни, туй ресторанда үтә.

– Абау, улым! Өең нинди зур! Бүлмә өстенә бүлмә! Мин бай дигәч тә алай ук кыланмаска иде инде. Расхут бит ул.

– Акча эшлибез, әни, бер дә борчылма.

Аналы-уллы менә шулай ипләп-җайлап кына туй хәстәре турында сүз башлады һәм моның ахыры бик күңелсез тәмамланыр дип уена да китермәде. Тиктормас әнисе ни эзләгәндер, өске каттан кәчтүм-чалбар тотып төште.

– Уртадагы бүлмәдә ят ир-ат әрбире күп. Сиңа әллә ниткән дуслар сырыша. Кем инде ул тагы? Килен ошатмас, тиз арада чыгар! – дип, ул кулындагы табылдыгын үз буена үлчәгәндәй итте.

– Монысы кемнеке? Бигрәк затлы.

– Әтигә туй бүләге, әни. Син дә кибеттән күңелеңә ятышлы күлмәк сайларсың.

– Мин качмам анысы, менә әтиеңне зурлагансың, рәхмәт яугыры! Карале, улым, – әнисе элгечтән чалбарны салдырды.

– Моның балагы озынрак, кистертәсе иде моны. Синең әтиең, хәтерләсәң, кыска буйлы. Әй Аллам, сабый гына идең, ни хәтерлисең икән!

– Әни, әтигә тап-таман ул! Аның үлчәме бу!

– Кечкенәдән үк үз туксаның туксан иде! Озын тек, озын! Жирафка теккәннәр диярсең. Әтиең ябык та әле, кәчтүме дә киң. Булат, шикләнеп:

– Тукта, әни, әллә без икебез ике кеше турында сөйләшәбезме? – диде.

– Ниткән ике кеше? Атаң берәү генә синең ул. Минсабир атлы, тискәре малай! Уф, башым чатный. Әзрәк җилләнәм, Вьетнам базары тирәләрен урыйм. Озатма, адашмам. Уф, башым!

3

Димәк, югалган «кем» табылган. Ләкин ул табылды дип кенә берни дә үзгәрмәс һәм чалбар балагы да кыскартылмас... Үчме? Һич юк! Мәҗлес үтәсе залда һәркемгә урын җитә, ә түрдә... түрдә фәкать аның әтисе утырачак! Нокта! Әйе, үч юк, ә хәтер исән.

...Беркөнне әти кеше иске чәйнектәге акчаның эресен-вагын кесәсенә койды да:

– Барасы җирем бар әле, – диде.

Алты яшьлек малай әнисенең кызарган күзеннән «укыды»: «барасы җир» ерак, бик ерак, ахырысы. «Әти, китмә!» – дип, ул елый-елый олы юлга кадәр аның артыннан чапты. Әти кеше автобус тукталышына яхшы ат кебек юыртты, Булат, бәлки, аны куып та тотар иде, зәгыйфь аягының хәле бетте. Аннары әтисе борылып яман акырды:

– Икенче аягыңны да сугып имгәтәм, борыл!

Җир өстенә сары буявын сибә-сибә көз иңде, аны зәмһәрир суыгы белән колакны чеметкән кыш алыштырды, көлә-көлә гөрләвекләр аккан җылы яз да озакламады, җәе дә үз чиратын уздырды, ләкин йортта олы хуҗа күренмәде. Эш дигәндә әллә ни калкынмаган әтисе мунча бурасын яртылаш бурап ташлаган иде, әнисе күрше авылдан балта остасы яллады. Иске генә машинасына кирәк-яракларын төяп килгән абзыйның буе әкәмәт озын, ул үрелсә, күктәге торнаның тәпиеннән эләктерер сыман иде. Кушаматы да Колга Камил икән. Булат дусларыннан көнләшеп үлә, әтиләре аларны я велосипедта, я мотоциклга атландыра, әнә, Саматны әтисе тәмам очындыра, йөк машинасында йөртә иде. Озын Камилнең «тимер аты» ачык иде, күзен елтыратып, малай шуның янында таптанды.

– Улым, кер, рулен борып уйна! – диде оста. «Улым!» – дип йомшак кына әйтте. Ә кичкырын Озын Камил аны, тезенә утыртып, ике кат урам әйләндерде. Уч төбе кытыршыланган дәү кулның җылысын тоеп руль боргалаган малай әледән-әле ачык тәрәзәчеккә карады: янәсе, күрегез, Булат та тимер ат «иярләде!» Мондый «сәяхәтләр» көн саен кабатлангач, әнисе, өнәмичә:

– Бу Озын нәрсә дип кеше баласына багына икән, – диде. Ә «озын» белән «кыска» отыры бер-берсенә беректе. «Тимер ат» көйсезләнсә, малай да төзәтеште: очлы таяк белән анда төртте, монда төртте. Ник шунда Озын Камил «Ярамый, бозасың!» – дип кычкырсын. Әтисе исә: «Аяк астында буталма!» – дияр иде дә, маңгайга чиертер иде. Мунчаның бигенә хәтле ясап эшен төгәлләгәч, Оста машинага балта-пычкысын төяде. Аның белән бергә Булатның шатлык-куанычы да китәчәк иде. Ул, күңеле тулып, алгы бүлмәдә борынын мышкылдатмакчы иде, олыларның сүзе колагына чалынды:

– Мунча өчен акча алмыйм, Илһамия.

– Юк, юк, Камил, күпме көч салдың, аласың! Иртәгә, бозауны сатып, хакын түлим.

– Илһамия, егет бит буй тарта. Быел мәктәпкә җыенасыз. Саткан акчаңны аңа кием-салымга тот!

– Син инде тагы, рәхмәт яугыры. Гомергә рәхәт күр, Камил. Яшермим дә инде, акчага кысылган чагыбыз шул.

– Булат аксый, нәрсәдер эшләргә иде, Илһамия. Бушка мунча бастырганга сөенгән әнисе монысын борын төбендә безелдәгән чебенне кугандай сүзсез генә уздырып җибәрде. Аяк мәсьәләсендә аның җавабы күптән әзер иде: «Ходай шулай язгандыр...»

– Камил... Әллә дим...

– Әнисенең тавышы калтырады.

– Бездә генә каласыңмы? Син дә ялгыз, мин дә ялгыз. Менә тамам, менә тамам дип торган күз яшен җәлт кенә кулы белән сыпырган малай арткы бүлмәгә атылды:

– Кал, китмә, кал! Оста аны кочаклап күкрәгенә кысты.

– Әниең белән уйлашырбыз, яме, улым? Ике ялгыз озак уйламады, Озын Камил бөтенләйгә аларга күченде. Урамда яшьтиләр: «Яңа әти алдыгызмы?» – дип үртәсә дә, Булат гарьләнмәде, киресенчә, эчтән генә горурланды: ул да әтиле хәзер, ул да... Берсендә малай:

– Бүген без әти белән көпчәк ямыйбыз, – дигән иде, әнисе авырттырып колагын борды:

– Чит абыйларга әти димиләр, ахмак! Синең газиз атаң исән! Ә «газиз ата» кайда иде соң, кайда? Малайның өзелеп-өзелеп әти диясе килә, андый кеше янәшәдә генә: ул йомшак күңелле Озын Камил иде. Оста бит, әнә, «минеке түгел» дими, нинди генә эшкә керешсәң дә: «Улым, әйдә, булыш», – ди. Малайның булышуы болай гына инде анысы...

(Дәвамы киләсе санда).

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836