Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Әти-и!

последние и лучшие новости искусства в мире

(хикәя)

(Ахыры. Башы 29, 30 саннарда).

Ярдәме шул хәтле генә. Үсендерә бит әле җитмәсә: «Вәт, булдырасың, улым», – ди. Иске машина белән рәхәтләнде Булат. Шунда казына-казына детальләрне аерырга өйрәнде. Берсендә, кызыксынып, моторны сүтте хәтта. Оста читтә – шабашкада иде, орышмады. «Улым, хәзер ашыкмыйча гына, уйлап кына киредән җый», – диде. Җыйды малай. Озын Камил:

– Башлы син, улым. Алла кушса, киләчәктә зу-ур гына автосервис төзерсең, – дип мактаган иде, әнисе дөрләп кабынды:

– Ник баладан көләсең?! Юрама аңа әкият тормышы! Күрәсең бит, ул җанвалит! Аз сүзле иде Оста, эшләгәндә дә аның өчен «чык» та «чык» балта гына «сөйләшә» иде. Уңган иде үзе, хуҗалыкта ауган-егылган торгызылгач, ул йортлар салышты, кыскасы, акчага тилмертмәде. Балачакта аксак аягына әллә-ни игътибар итмәгән малай үсә-үсә үзенең гариплегеннән кимсенә башлады. Бишенче сыйныфта укытучы табышмак уйларга кушкан иде, партадашы Рәхилә: «Чалыш-полыш, ә укуда үзе тырыш», – дигәч, барысы да Булатка борылып көлде. Абзар артында яшеренеп сызланган малайны Озын Камил юатмады, нибарысы: «Битеңне салкын су белән ю!» – дип кенә әйтте. Иртәгәсен ул каядыр китеп кич кенә кайтты.

– Илһамия, егеткә чиста күлмәк-ыштан хутла, без Казанга – бүлнискә барабыз, – диде.

– Анда ни нужагыз калган? Хатын ире нәрсәгә генә ният итсә дә, хәрәмләшкән «батыр» кебек, аңа аяк чалырга маташа иде.

– Булатны табибка күрсәтәм.

– Һи, акчасыз сине бүлниснең бусагасыннан да уздырмыйлар ич!

– Ансы минем хәсрәт, Илһамия. «Йортка кергән ир» исеме күтәрсә дә, Оста, хатын кубызына биемичә, дилбегәне җай гына үз ягына каера иде. Беренче көнне алар Камил абыйның ботак очы туганы Әлтәфләрдә кундылар. Әлтәф баш табибның шофёры икән, әмма ул «тән сакчысы» булса да, артыгын сорарга базмый икән. «Ботак очы»:

– Чиратка язылырсың инде, энем, – дигәч, Оста, кайгылы гына:

– Юк, безгә тиз арада операция ясасыннар! – диде. – Түлим мин, акча белән килдем!

...Наркоздан айныган малайга ике күз текәлгән иде. Ярату белән мөлдерәмә тулы ике күз... Карават кырыена тезләнгән Озын Камил аның чәченнән сыйпады:

– Хәлең ничек, улым? Операция яхшы үтте, ди хирург. Яшибез, яме, улым! Шушы кешегә, үз атасы кебек кайгырткан кешегә малай: «Рәхмәт, әти», – димәкче иде, бер-берсенә ябышкан ирене кыймылдамады. Авызын мамыклы су белән чылатып сөрттеләр, хәер, әмма әнисенең: «Синең газиз атаң исән», – дип колакны боруы телен ачкыч белән бикләткән шикелле иде. Аркасына мендәр терәп утыртканда да, күтәреп бәдрәфкә илткәндә дә, Булат тагын «талпынды»: «Әти, әти...» Биленнән тотып, беренче адымын атлатканда да, әлеге сүзне күңеленнән генә ун тапкыр кабатлады: «Әти, әти...»

Баласының туп-туры басып кайтуына әнисе чиксез-чамасыз шатланырга тиеш иде. Тик алай булмады шул. Ул шик-шөбһәләре белән Останың җанын ашады:

– Табиблар ярты елдан тыпыр-тыпыр биер дигән, имеш! Син – беркатлы, ышандыңмы? Ялгаган сөяк кире сынса, ә? Бөтен аксак-туксак операция ясатыр иде.

Әле начармы, яхшымы, үз көенә йөрештерә иде бала! Булат ак белән караны аерырлык яшьтә, ул хаксызга битәрләнгән Останы яклап, бер генә түгел, ун сүз кыстыра ала иде. Ник кыстырмады икән, ник?! Берсендә Озын Камил: «Без әнкәң белән әзрәк җиләннең тузанын каксак – тыгылма, улым», – дигән иде. Тыгылма, имеш. Нишләп алайса ул хатынының әче теленә түзеп тора, нишләп Булатның әтисе кебек «Җитте!» дип кычкырмый?!

Аяк тиз төзәлде. Балачак та әкрен генә артка чигенде. Останың иске генә машинасын сүтә-җыя, шактый шомарган үсмер механик һөнәренә кызыга, ә әнисе, аның бу теләген хупламыйча:

– Сәүдә тирәсенә елыш, әнә, сатучылар балда-майда йөзә, – дип тукылдаса, Оста беркая да кыстамады:

– Башың җилкәңдә, улым, үзең сайла, – диде.

Ул йортлар сала-сала җыйган акчага яңа «Жигули» юнәткән иде, икәү Казанны урадылар. Аннан әйләнеп кайткач, егет беренче тапкыр әнисенә бик каты бәрелде:

– Котыртасың дип Камил абыйны талкыма! Оятсыз син, әни, без ничә ел аның акчасына яшибез! Балда-майда йөзәргә хыяллансаң, үзең сат кибеттә, мин документларымны механика факультетына тапшырдым! Студент Булатны тулай торакка да Оста китерде. Әйберләрне бүлмәгә урнаштыргач, Озын Камил аның кулына машина ачкычын сонды:

– Мә, улым. Миңа хәзер бу арбаның хаҗәте шул хәтле генә. Күз начарайды. Иренмәсәң, бу арба сине туендырыр, укудан бушаган вакытларда вокзал фәләннән кеше ташы!

– Рәхмәт, әти! – дияргә тиеш иде егет, күңел дә шулай тели иде, ләкин авыздагы «йозак» ачылмады... Көндез уку, кич эш (ул, Останың киңәшен тотып, вокзалда клиентлар сагалады) белән дәртләнгән Булат, күчтәнәчләр төяп, ярты елдан соң гына авылга ашыкты. Озын Камил өйдә юк иде.

– Сине Казанга озатканнан соң, гүпчим күренмәде абзаң, – диде әнисе, битараф кына. – Аңардан башка да рәхәт әле.

– Кайда ул, кайда?! – Егет Остага дигән йон свитерны сумкасына бөгәрләп тыкты.

– Үзләренең авылындамы?

– Җенләнмәсәнә, шунда ятадыр.

– Син аны кудың мәллә, әни?

– Кусам ни! Болай да аның белән күпме гомерем заяга узды. Яратмадым мин ул бәндәне. Әтиең дә аңа була кайтмагандыр әле. Йортка чит ирләр ияләштергәнне ишеткәндер.

– Их, син, әни!

Булатның йөрәге, күкрәгенә сыймыйча, ярсый-ярсый типте. Камил абый бит... Камил абый, миңа... Ләкин бу җөмләгә «әти кебек» дигән ике сүз өстәлмәде. ...Останың йорты беренче урамда иде. Таныш капканы озак шакыды ул, тышта инде караңгылаткан иде, кесә фонарен тәрәзәгә табан яктырткач кына, өйдәгеләр уянды. Болдырга чыккан хатын-кыз:

– Кем анда? – диде.

– Мин – Булат. Камил абый өйдәме?

– Бәрәч, ул монда биш былтыр яшәми бит инде, син кем, Булат! Сручны гына безгә ызбасын сатты әллә кайчан инде. Малайга операциягә акча кирәк дип. Оланы җиде яшьтә үк суга батып үлгән иде. Саташты микән? Син кем, Булат, аны Гаделшадан юлла инде. Камил Илһамия атлы катынга өйләнде дигәннәр иде. Кәкре аякны төзәтү бер йорт бәясе... Бер йорт... Егет эчтән кызу бәреп кызышкан яңагын кар белән уды. Эрегән кар суына күз яше дә кушылды. Юк, Булат түгел, теге аксак малай сыктый иде... Ул аны ничә еллар буе эзләде. Институтны тәмамлагач, дипломын күрсәтергә дип эзләде, үзенең эшен оештыргач эзләде, балачактагы уенчык-машиналар чынбарлыкка күчеп, автосервис төзелгәч тагын эзләде. Күк-җирләр актарырга әзер иде Булат. Ахыр чиктә берьюлы дүрт шымчы яллады, өч айдан соң аңа күңелле хәбәр ирештерделәр: баксаң, Оста борын төбендә генә тереклек итә икән! Картлар йортында аны директор каршылады.

– Сез Баязитов агайга кем буласыз? – диде.

– Мин аның улы, – диде егет.

– Хәл-әхвәлен сораштырырга килдегезме? Менә шулай килеп күренәсез дә, аннан картларыбыз йөрәк чиренә сабыша.

– Ханым әллә кисәтә, әллә үпкәсен белдерә иде.

– Мин аны үземә алып китәм. Бөтенләйгә! – Иң кадерле әйберемне тартып алмасыннар дигәндәй, Булат тиз-тиз сөйләде.

– Камил Баязитов, Камил агай...

– Директор амбар кенәгәсен актарды.

– Әһә, менә ул. Үзбәкстанда торган икән. Ун ай бездә. Йорт-җирсез, кыскасы, бомж. Нинди чирләре бар, саныйк. Бәлки, шуннан соң «җәфа икән» дип кире уйларсың. Беренчедән, күзе начар күрә.

– Операция ясатырбыз!

– Буыннары сызлый.

– Дәваларбыз.

– Гаиләдә ничә кеше? Фатирыгыз зурмы?

Ханымның сораулары мәгънәсез тоелды.

– Йортым өч катлы! Әлегә мин буйдак!

– Хуп, хуп. Әйдәгез, безнең аксакаллар телевизор карый. Камил агай да шунда, – дип, директор аны ял бүлмәсенә кадәр озатты. Түрдәге диванда өч карт гәпләшә, ә читтә – кәнәфидә берәү башын янтайтып йокымсырый, аның телевизорда һич гаме юк иде. Ничәмә-ничә еллар күңел төпкелендә кузгалмыйча яткан сүздән дивар яңгырады:

– Әти-и!

Барсы да Булатка табан борылды:

– Әти ди? Кемгә әйтә икән? – диеште өч карт та, бертавыштан.

– Камил туган, бак, алай-болай сиңа түгелме?

Озын буй гәүдәсен кәнәфидән куптармакчы иде, хәле бетеп, кире урынына ауды. Булат, очып килеп, аны күтәреп торгызды.

– Әти-и!

...Егет киемнәрне кире урынына кертеп элде. Урта бүлмәдә аның өчен иң кадерле кешесе – әтисе яши иде... «Туй алдыннан көч җый», – дип, ул аны шифаханәгә урнаштырды. Озак түзмәс, кайтыр. «Улым, мине ярты ел төзәтә-төзәтә, баштанаяк яңарттың, артыгы кирәкмәс», – дияр дә бер рәхәтлек белән гараждагы иске машиналарда казыныр...

Нәбирә ГЫЙМАТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836