Материалы

Әтиебезнең каберен таптык

последние и лучшие новости искусства в мире

23-9Ниһаять, 75 ел үткәч кенә, әтиебез Мәхмүт Рәхим улы Речебакиевның каберен таптык.

Аның әтисе Рәхим Речебакиев Хуҗайлан авылының укымышлы кешесе була. Рәхим олатабыз Томск шәһәрендә духовный семинарияне тәмамлап, авыл мәчетендә мулла булып эшли, мәдрәсә ача. Дини укулар белән бергә география, арифметика фәннәрен дә укыта.

Совет власте урнашкач, гаилә ерак Иркутск каласына кача. Гаиләсендә 5 бала тәрбияләнә: Әхмәт, Мәхмүт, Әсгать, Рабига һәм Равилә. Хәлле генә яшәгән булганнар: яшәгән йортлары әле тора.

Рәхим олатабыз ул елларда да Иркутск мәчетендә мулла вазифасын үти. Чама белән 1950-1952 елларда үлә. Сугышка Рәхим олатабыз 3 малаен озата: Әхмәт, Мәхмүт, Әсгатен.

Аксап-туксап олы малае Әхмәт сугыштан исән кайта, Мәхмүт һәм Әсгать сугыш кырында калалар. Мәхмүт Рәхим улы – тормыш иптәшем Рәшитнең әтисе. Үзәк архивтан, Забайкалье крае военкоматыннан алынган мәгълүматлар буенча, Мәхмүт әтиебез 216 нчы гаубичный артиллерия полкының телефонисты булып хезмәт итә.

1941 елның 13 ноябрендә каты яралана, калын эчәгендә гангрена башлана.

1941-1945 елларда сугыш кырларында төзәлә алмаслык тирән яралар алган кызылармиячеләр өчен Забайкалье крае Чита өлкәсе Молотов тимер юлында урнашкан 77 разъезд янында (кечкенә станция) 7 зур эвакогоспиталь ачалар.

Мәхмүт әтиебез 963 номерлы эвакогоспитальгә эләгә. Башта дәвалап карыйлар, ләкин 1942 елның 19 январенда үлә һәм шунда күмелә. Безгә җибәрелгән үлүчеләр исемлегендә Мәхмүт әтиебез дә була.

65 ел буена анда күмелгән солдатлар исем-фамилиясез яталар. 2008 елда гына тынгысыз, Забайкалье крае халкы архивта эзләнеп, 500 солдатның язмышын ачыклый.

2010 елның 30 апрелендә “Бердәм Россия” инициативасы белән стела урнаштырыла. Ел да тантаналы чаралар үтә. 77 разъезд соңгы елларда Безречный поселогы дип атала. Үлгәннәрнең каберлекләре шушы мәктәп укучылары карамагында. Эзләнүләр дәвам итә икән. Чөнки Безречный зиратында 3 меңнән артык солдат күмелгән.

Речебакиевларның авыр туфраклары җиңел, урыннары оҗмахта булса иде.

Хәмидә РЕЧЕБАКИЕВА, Тубыл районы, Хуҗайлан авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума