#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Әтием язмышы

последние и лучшие новости искусства в мире

Минем әтием Әкрам Сәләхетдин улы Гыймранов 1914 елда Татарстанның Кайбыч районы, Иске Чәчкаб авылында туа. Гаилә 1921 елда Себергә күчеп килә һәм Төмән өлкәсе Велижан районының Эске авылында төпләнә.

Әтием авылга беренче тракторны, соңыннан беренче машинаны алып кайтучы була. Ул сугыш башланганчы шофер булып эшли.

Кайсы елда икәнен хәтерләмим, аның хәбәрсез югалган икәнен белдек. Бу билгесезлек безгә бик зур борчулар китерде.

Сугыш беткәч, 1947 елда безгә әти исеменнән бер-бер артлы өч хат килде. Хатны үзе язмаган, уң кулы эшләми икән. Бу хатлар Көньяк Урал шәһәреннән төрмәдән киләләр. Берсе татарча, икенчесе русча, өченчесе үзбәкчә язылган. Ул безгә сәламнәр юллый, тик исемнәребезне атамый, кечкенә Гыймрановларга сәлам, дип яза. Ул посылка сорый: аңа тәмәке, ярма, май кебек әйберләр кирәк. Үзебезнең тормышыбыз да бик авыр, бер әнигә дүрт тамак: энем белән мин, әнинең 26 яшендә генә үлеп киткән апасының малае (әтисе сугышта һәлак була), әнинең әнисе – әбием.

Әнинең бу хатларга ышанасы да килмәде, шулай ук әтинең бөтен хатларын, документларын утка якты.

Кемдер, бу төрмәдә немецлар ягына чыккан Власов армиясенең солдатлары ябылган, дип коткы сала. Ул вакытта әни партия әгъзасы, терлекчелек фермасы мөдире, район советында депутат була.

Үткән ел онык кызым Наилә интернет аша Казан шәһәренең Бөек Ватан сугышы Мемориал-музеена минем исемнән хат җибәрде. Җавап шул ук көнне килде. Музей директоры М.В.Черепанов миңа шәхси хат язып җибәргән.

Әтием генерал Павловның Суворов орденлы 72 нче укчы дивизиясенең 14 нче укчы полкында сугышкан.

Бу дивизия Ленинград тирәсендә оешып, барган юлында Белоруссияне, Литваны, Латвияне, Эстонияне азат итүдә катнашып, 1944 елда Польшага керә.

Әтием Одер елгасын кичкәч, Краповице шәһәре янындагы Бургвассер (хәзерге Добра) авылы янында барган каты сугышта, 1945 елның январь азагында һәлак була.

Тагын да төгәлрәк җавап алыр өчен, Мәскәү Мемориал-музеена мөрәҗәгать итәргә киңәш иткән.

Әтиемнең ничектер бердән-бер хаты сакланган. Ул хат латин хәрефләре белән язылган. Мин аны татар хәрефләренә күчереп яздым.

“Минем өчен иң кадерле булган Хөснинур! Мин сине бик сагынып, бик күрәсем килеп, сәлам юллыйм. Шулай ук кызым Гөлнурга, улым Ярхәмгә, әбигә миннән бик сагынып күп сәлам. Сәлам соңында шул: мин исән-сау, шул тарафтан исән-сау булуыгызны, сезнең белән күрешүне теләп калам.

Аннары, Хөснинур, бу хаттан алда ике хат салган идем, берсен Зәйнәпкә яздым, алгансыздыр. Хат эченә бер белешмә салган идем. Сезгә ташлама булсын өчен. Син аны Райвоенкоматка барып тапшыр. Сиңа кәгазь бирерләр: налог түләмәссең, ит, бәрәңге булсын.

Хөснинур, мин синең өчен бик кайгырам, төнлә йокы да бармый. Кыш җитеп килә, утыны, печәне кирәк. Бу бит хатын-кызга түгел, ирләргә дә авыр.

Сыер абзарын да ясап бетерә алмадым, түбәсе ачык калды бит. Аннан шуны да әйтеп китим, үзебезнең дә тормышлар бик авыр. Бигрәк хәзер, салкыннар башланды, без учениеләрдән соң казармада түгел, теләсәк кайда ятып йоклыйбыз.

Ак кыраулар төшә башлады. Иртә белән бит юарга елгага барабыз, су кырыена юка гына боз каткан була. Менә шулай бик кыенлыклар белән көннәрне үткәрәбез. Ашау ягы да бик начар, җитешми. Әле кышкы кием бирү хәбәрләре дә юк. Әллә инде кышны җәйге киемнәр белән үткәрербезме?

Безнең инде, Хөснинур, бер кат киемнәребез таланып төште, ямаулар салып бетердек. Агач арасында яңгырда түш белән шуып йөрибез.

Шуның белән бетерәм. Вакыт бик соң, төнге сәгать 3тә яздым.

Сау булыгыз, бәгырьләрем”.

Гөлнур ХӘЙРУЛЛИНА, Түбән Тәүде районы, Урманбаш авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836