Материалы

Әтисе истәлегенә тугры ул

последние и лучшие новости искусства в мире

24-6Аслана авылының беренче тракторчылары арасында иң алдынгылары булып саналган, биек буйлы, физик яктан көчле Әбдрахман Бакиев фронтка сугышның беренче көннәрендә ук китә. Ул авылдашлары белән бергә Мәскәү янында барган бәрелешләрдә катнаша. Берничә тапкыр чолганышта калып, аларга канкойгыч сугышлар белән дошман боҗрасын өзәргә туры килә. Шундый сугышларның берсендә Бакиев яраланган командирын сугыш кырыннан алып чыга. 1941 елда Әбдрахман Бакиев хөкүмәт бүләгенә тәкъдим ителә, аның турында газеталарда да язып чыгалар. Әмма, кызганычка каршы, батыр солдатка Бөек Җиңү көнен күрергә насыйп булмый.

Бер аяусыз сугышта аның бүлекчәсе дошман басымы астында калып, аларга чигенергә туры килә. Сугыш кирәк-яраклары да чамалы гына була. Шул чак Бакиев саклаучылар төркемендә булып, дошманга солдат көрәге, штык белән булса да каршылык күрсәтә. Тик көчләр тигез булмый һәм әлеге бәрелешләрдә Әбдрахман Бакиев батырларча һәлак була.

- Ул фашистларны җиңәчәгебезгә бик ышанды. Сугышчан дусларын дәртләндереп: “Рухны югалтмагыз, без җиңәчәкбез, кыюрак көрәшегез, күңеллерәк булыгыз!» - дип еш кабатлады. Үзе һәрчак куркыныч һөҗүмнәргә чыгарга әзер торды. Аны, чыдам сугышчыны, разведкага да бик теләп алдылар”, - дип сөйлиләр сугыштан исән-сау кайткан дуслары.

Курку белмәс батыр солдатның улы Фәйзрахман Бакиев бүген дә әтисе белән горурланып яши. Горурлык хисе анда балачактан, әнисе белән мәктәпкә митингка барган саен арта торган. Чөнки анда әтисенең батырлыгына дан җырлаганнар, укучылар аңа охшарга тырышканнар. Еш кына авылдашлары аңа: «Менә ул - Герой улы!» – дип сокланып күрсәткәннәр, балалар аның белән уйнарга, дус булырга тырышканнар. Шуңа Фәйзрахман Бакиев әтисе истәлегенә тугры булып, бик мактаулы тормыш кичерә. Афәтле сугыш елларын искә алып: “Әти - тракторчы, җир сөрүче, игенче иде. Әни мәктәптә җыештыручы булып эшләде. Ләкин тыныч тормышны сугыш бозды. Бик күп авылдашларның, шул исәптән әтиемнең дә гомерен өзде. Кызганычка каршы, шәһәрдән килгән вәкил биргән әти турындагы кәгазь-документларны югалттык шул”, - дип сөйли Фәйзрахман Әбдрахман улы. Ул әтисе белән биш яшендә мәңгегә бәхилләшә. Сугышның нинди аяусыз, куркыныч булганын, кадерле кешеләренең һәлак булганы турында хәбәр алган туганнары һәм авылдашларының әче күз яшьләрен күргәч кенә аңлый. Алар гаиләдә дүрт бала үсәләр, өченчесе Фәйзрахман була. Аңа да балачактан бөтен авыр хезмәтне үз җилкәсендә татырга туры килә. Үсмер чагында ул «Күптермәк» җирендә хезмәт итә, авылдашлары белән колхоз кырларына чүп утарга йөри. Бераз үскәч, яшьләрне бригадаларга берләштерәләр һәм алар җәй буе зур ир-атлар җитәкчелегендә чабуда эшлиләр. Яшь каеннардан һәм печәннән шалаш ясап, шунда йоклаганнар. Ул чакта хәтта алар турында газетага да язалар, Фәйзрахман Бакиевның Рәхимҗан Кәримов янында басып торган фотосурәте дә була. Фәйзрахман Габдрахман улының исендә бары кыр үләннәреннән ясалган яшел чәйнең тәме генә онытылмаслык бер мизгел булып саклана. Ә инде сигезенче сыйныфта укыганда ул ат белән утын ташый башлый. Бу эшләрдән башка аңа әнисенә дә булышырга кирәк була. Чөнки мәктәптә җыештыручы булып эшләүчеләр үзләре утын әзерләп, мичләрне дә якканнар, су ташып, аны җылытканнар да.

Фәйзрахман Әбдрахман улын табигать үткен акыл, яхшы зиһен, юмор хисе белән бүләкләгән. Тормышны яратып, киләчәккә оптимистик карашта, һәркемгә ихтирамлы, игътибарлы булып яши. Ул беркайчан да кешегә тавыш күтәрми, йомшак кына сөйләшә. Кеше сөйләгәнне тыңлый да, ишетә дә белә. Илебез каршындагы бурычын Камчаткада үтәп, шунда шофер һөнәрен ала. Хезмәттән кайткач, 30 ел ул туган авылында машина йөртүче булып эшли. Кактамак авылы кызы Фәүзия Хөснетдин кызы белән тормыш корып, 4 бала тәрбиялиләр, бүгенге көндә онык-нәбәрәләренең хөрмәтендә, аларның уңышларына сөенеп яшиләр.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума