#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Этномәдәни үзәкнең уңышлары

последние и лучшие новости искусства в мире

17-15Тубыл шәһәренең унбишенче мәктәбенең этномәдәни үзәге шәһәрдә генә түгел, өлкә күләмендә дә танылды. Узган биш елда биредә күпсанлы мәдәни чаралар оештырылды. Укучылары укытучылар җитәкчелегендә милли, дини бәйрәмнәрдә катнашалар, килгән кунакларны үзләре әзерләгән милли ризыклар белән сыйлыйлар, төрле телләрдә җырлар яңгырый, милли биюләр башкарыла, эчтәлекле экскурсияләр оештырыла. Мәктәпнең өлкә милли мәгариф музее җитәкчесе Равилә Сибгать кызы Кутумова җитәкчелегендә балалар төрле олимпиадалар, бәйгеләр, фәнни-практик конференцияләрдә катнашып, дипломнар, призлар белән бүләкләнделәр. Юбилей уңаеннан очрашуда мәктәп директоры Сәет Заир улы Хисмәтуллин: “Туган телебезне, мәдәниятебезне саклау, өйрәнү һәм үстерү – һәркайсыбызның изге бурычы.

Тубыл шәһәре элек-электән татар мәдәниятенең үзәге булып саналган. Татар педучилищесы, пединститутның татар бүлеген тәмамлаучылар, унбишенче мәктәптә белем алучылар арасында күренекле якташларыбыз күп булган. Унбишенче мәктәп – бу матур традицияләрне дәвам итә. Этномәдәни үзәктә белем, тәрбия бирү өчен уңай шартлар тудырылган. Монда хезмәт итүчеләр балаларда аралашу күнекмәләрен ныгыталар. Яшүсмерләр татар фольклорын, себер татарларының халык уеннарын өйрәнәләр. Проблемаларга килгәндә, татар теле, әдәбияты дәресләрен кызыклы оештыру өчен аудио, видео, мультимедиа техник әсбапларын кулланырга кирәк. Кызганычка, укытучыларга ярдәмгә килергә мондый методик кулланмалар, мөмкинлекләр юк әлегә. Гаиләдә дә, туган телең, мәдәниятең белән горурлану хисен тәрбияләргә кирәклеген онытмаска кирәк”, - дип сөйләде. Тубылның бай тарихлы мәктәбендә татарлар - 50%, рус - 48%, украиннар - 1% һәм 1% - башка милләт укучылары белем алалар. Бәйрәм тантанасында татар теле, әдәбият дәресләрен алып баручы укытучыларны, халык бәйрәмнәре, гореф-гадәт, йолалар, декоратив-кулланма сәнгать, милли ашлар белән таныштыручы: 17-14Э.Мәхмүтова, Н.Мәүлетова, Н.Шамратова, Г.Сәфәрмәтовага, А.Хәйбуллина, Н.Хәкимова, З.Шәрипова, Ә.Гатауллина, С.Алыковага рәхмәтләр юлладылар. Мәктәпнең уку һәм тәрбия эшләре буенча завучы Әлфия Әхтәм кызы Петухова: “Укучыларны халкыбызның тарихы, мәдәнияте белән кызыксындыру өчен шәһәр күләмендә “Дуслык такыясы” балалар фестивале, балалар Сабантуе оештырыла. Биредә башка мәктәпләрдән дә укучылар актив катнашалар. Мәктәп себер татар мәдәният үзәге белән дә тыгыз элемтәдә эшли”, - дип сөйләде.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836