#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Этнопаркта Нәүрүзне бәйрәм иттеләр

последние и лучшие новости искусства в мире

15-727 март көнне Төмән шәһәреннән 32 чакрымда урнашкан “Кулига-парк” ял итү базасында эшләп торучы “Себер хуҗалары” этнографик музеенда Нәүрүз бәйрәме узды. Аны быел беренче мәртәбә өлкәдә яшәүче төрки халыклар өчен музей җитәкчесе, күренекле этнограф, тарихчы, палеонтолог Ришат Рәхимов оештырды. Бәйрәмгә төрле милләт вәкилләре килде, алар арасында татар, үзбәк, казах, таҗик, азәрбайҗан, кыргыз милли-мәдәни автономияләре әгъзалары да булды.

Музей территориясендә “Шәрыкъ базары” дигән күргәзмә-ярминкә эшләде. Биредә сәүдәгәрләр милли, дини әйберләр, ризыклар, сувенирлар, кул эшләрен тәкъдим иттеләр. Кунаклар өчен музей буенча экскурсия үткәрелде, биредә алар төрле халык йолалары, гореф-гадәтләре, көнкүреше белән таныштылар. Теләүчеләр саф һавалы табигать кочагында, музей экспонатлары янында истәлеккә фотога төштеләр. Сәхнәдән көнозын милли көйләр яңгырады. Бәйрәмне алып баручы җыелган халыкны сәламләп, Нәүрүз бәйрәменең тарихы белән кыскача таныштырганнан соң, сүзне этнопарк җитәкчесе Ришат Рәхимовка бирде. Ул якташларын бәйрәм белән котлап: - Бүген без төрки халыкларының бик борынгыдан килгән бәйрәмен билгеләп үтәргә җыелдык. Ул ЮНЕСКО тарафыннан “халыкара бәйрәм” статусын алды. Тарихи тамыры мең еллык тирәнлеккә сузыла, әмма бер мәгънәсе беркайчан да үзгәрми аның - ул яз килү, тормыш һәм мәхәббәт башлану бәйрәме. Ямьле бәйрәмдә йөрәгегез белән яз җитүен тоярга тырышыгыз, җаныгызда яктылык, күңелегездә тынычлык һәм шатлык булсын. Бар күңелемнән йортыгызга, гаиләгезгә иминлекләр, тормышыгызда бары якты, бәхетле мизгелләр генә булуын телим. Җилкәгездән авыр йөк булып торган бурычлар, үпкә-үкенечләрне онытыгыз, Яңа елны күтәренке кәеф, тыныч күңел һәм зур өметләр белән каршылагыз. Бәйрәмдә теләкләр теләгез, алар, һичшиксез, тормышка ашачаклар. Нәүрүз бәйрәме мөбарәк булсын! – дип сөйләде. Бәйрәм милли-мәдәни автономияләр артистларының төрле телләрдә яңгыраган моңлы җырлары, җитез биюләре белән дәвам итте. Алар арасында Төмән шәһәре татар мәдәният үзәге каршында эшләүче “Сүнмәс хисләр” (җитәкчесе Ә.Назыйров) җыр ансамбле һәм “Әпипә” (Е.Володина) балалар уен кораллары ансамбле дә бик уңышлы чыгыш ясадылар. Тамашачылар утырып кына тормасыннар өчен концертны алып баручы Нәүрүз себер татарларының Әмәл бәйрәменә караган сораулар буенча викториналар, бәйге-уеннар да оештырды. Әмәл бәйрәме йоласын үтәп, сәхнәдән халыкка конфет, тәм-том, тимер акчалар ташлады. Җиңүчеләргә призлар – ял итү базасында бер көн кунак булу сертификатлары бирелде. Чара ахырында Кыш бабай килеп, тиздән яз башланачагын хәбәр итте һәм кунаклар белән киләсе Яңа елга кадәр саубуллашып, сәламәтлек, бәхетле тормыш, озын гомер теләде. Бәйрәм бик күңелле узды, кешеләр биек, төз наратлар арасында саф һава сулап, җырлап-биеп, үзара аралашып ял иттеләр. Этнопарк җитәкчесе Ришат Рәхимов бу бәйрәмне традициягә кертергә кирәклеген белдерде.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836