Материалы

“Этнос”та хәтер кичәсе

последние и лучшие новости искусства в мире

19-3“Этнос” балалар үзәгендә сугыш, тыл ветераннары, сугыш еллары балалары өчен хәтер кичәсе үткәрелде.

Хөрмәтле кунакларны үзәкнең яңа директоры Гөлнара Сәгыйтова тәбрикләде: Ул: “Күпме еллар үтсә дә, халык хәтерендә Бөек Ватан сугышы иң авыр, дәһшәтле сугыш буларак саклана. Без якташларыбызның батырлыклары белән горурланабыз, туган җирдән еракта башларын салган милләттәшләребезнең якты истәлеге күңелләребездә мәңге сакланыр. Без сезне Җиңү көне белән котлыйбыз. Гомерегез озын, сәламәтлегегез ныклы, көннәрегез тыныч булсын”, - дип изге теләкләрен юллады.

Шулай ук бирегә килгән кунаклар - шәһәр Думасы депутаты Динар Абукин, Төмән район татар милли-мәдәни автономиясе әгъзасы, җәмәгать эшлеклесе Хәмзә Биктимиров, үзәкне булдырган, озак еллар җитәкчесе булып эшләгән Венера Хәйруллина җылы тәбрикләү сүзләре белән чыгыш ясадылар, үлгәннәрне искә алып бер минутлык тынлык игълан иттеләр.

Хөрмәтле тыл ветераннары өчен концертны үзәк хезмәткәрләре, мәктәп укучылары матур чыгышлары белән бизәделәр. 19-2Балалар татар һәм рус телләрендә сугыш елы җырлары, шигырьләр бүләк иттеләр. Өстәл артында утыручы кунаклар да аларга кушылып җырладылар. Балалар аларга үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшырдылар. Филология фәннәре кандидаты Мөнирә Хөснетдинова ветераннар хөрмәтенә җыр башкарды.

Ахырда кунаклар чараны эчтәлекле итеп алып баручы Әлфинур Касыймовага, балаларга, оештыручыларның чәй өстәле әзерләп сыйлауларына, бәйрәмнең спонсорлары Николай Моисеев, Д.Абукинга, рәхмәтләрен әйтеп таралыштылар.

Нәсимә ТАШБУЛАТОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума