#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Этнос”та лагерь ачылды

последние и лучшие новости искусства в мире

24-31 июньдә Төмәннең “Этнос” балалар үзәгендә “Туган як чыганаклары янында” исемле татар этномәдәни компонентлы лагерь сменасының ачылу тантанасы үткәрелде.

Лагерь начальнигы Надежда Белкина җитәкчелегендә матур итеп бәйрәмчә бизәлгән залда урнашкан балалар янына чәчәкле кәрҗин тоткан сылу Җәй ( Әлфинур Касыймова) килде. Ихлас күңелдән нәни тамашачыларны Халыкара балаларны яклау көне, лагерь сменасының ачылуы белән котлады. Ике кулына да чуклы түбәтәйләр тотып, балаларга “Түбәтәй” уенын уйнатты.

Берзаман, сабыйлар янына җирән төсле Төлке (Наисә Гайнельянова) якынлашты. Төлке бигрәк сөйкемле, хәйләкәр. Шау-шу килеп уйнап ятканда, Убырлы карчык (Земфира Дворянских) килеп чыкмасынмы!? Балаларга дип әзерләп куйган ялтыравыклы тышлы сандыкны үзләштергән. Ялынып сорагач та бирми. Балалар бик үтенгәч кенә бирде. Ә аның эченә сабыйларга бүләкләр салынган, аларны Җәй белән Төлке нәниләргә тапшырдылар.

Татар халык уеннарын уйнап алганнан соң, балалар концерт куйдылар. Диләрә Галиева, Аделина Чәләлетдинова, Саминә Уразова моңлы тавышлары белән татар җырларын җырладылар, кызлар бию ансамбле “Татар биюе”н биеде. Малайлар да, кызлар да уртага чыгып шигырьләр сөйләделәр.

Чараны Җәй йомгаклады, балаларга уңышлар, тыныч ял теләде. Ата-аналар шушындый күркәм бәйрәм бүләк итүләре өчен оештыручыларга рәхмәтләрен белдерделәр.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836