Материалы

Этнофестивальдә татар аш-суын танытып

последние и лучшие новости искусства в мире

30-11«Күк һәм җир» этнофестивале турында ишетмәгән кеше юктыр. Ул Төмән өлкәсендә ел саен үткәрелә торган этник мәдәниятләр һәм сәнгать фестивале. Аның биш меңнән артык катнашучысы бергә музыка, иҗат һәм үсеш киңлекләрен тудыра. Фестивальгә илнең төрле төбәкләреннән киләләр.

Чараны оештыручыларның максаты - төрле мәдәниятләрнең аралашуы өчен уңайлы мохит булдыру, концертлар, театральләштерелгән тамашалар, мастер-класслар, шул исәптән халык һөнәрчелеге һәм шөгыле белән бергә, халык мәдәни гореф-гадәтләренең гамәли мастер-классларын оештыру, сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру.

Быелгы фестивальдә татар милли аш-суы да тәкъдим ителде. Аны «Без бергә» иҗтимагый оешмасы һәм өлкә татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе оештырды.

- Без милли бизәкле зур чатыр урнаштырдык. Бу яңгырда да уңайлы килеп чыкты. Анда өстәлләр, чәчәкләр куйдык. Кунаклар безнең милли ашларыбызны яраттылар. Аларны «Дуслык» кулинариясе әзерләде. Аеруча өчпочмаклар ошады. Тагын да чәк-чәкне, кечкенә гөбәдияләрне өйләренә дип тә алдылар. Кайнар аш та әзерләдек: өй токмачы белән тавык итеннән аш, өчпочмак һәм йомырка туглаган тавык шулпасы, пылау һәм башкалар бар иде. Ә инде мәтрүшкәле чәйгә кунаклар кабат-кабат килделәр.

Планнарыбыз зурдан иде. Мәдәни юнәлешне дә, тарих турында сөйләүне дә истә тоткан идек. «Кияү пилмәне» ясау буенча мастер-класс үткәрергә уйлаган идек. Ләкин барысы да килеп чыкмады. Киләсе елга уйларыбызны тормышка ашырырга тырышырбыз.

Алай да: «Ну, татары, молодцы!» - дип соклануларын яшермәделәр. Шулай бергәләшеп татар милли аш-суларын лаеклы тәкъдим иттек. Барысы да бик яхшы үтте, мактауларга ирештек. Чөнки без эшкә алынсак, булсын дип тырышабыз. «Исәнмесез!» дип керделәр, татарча саубуллашып чыгып киттеләр.

Сатуда ассоциациядән кәрәзле бал, «Ягод град»тан кымыз, Эмиз, бал, шикәрле мүк җиләге, гөреҗдә, кедр чикләвеге, милли тәмлүшкәләр бар иде.

Эшебезне күреп, башка чараларга да чакырдылар.

Анда Башкортостаннан килүчеләр татарча җырладылар. Тагын да Сочидан «Кара диңгез» татар оешмасыннан вәкилләр булды. Безнең мәдәният хезмәткәрләре дә катнашсалар, бик яхшы булыр иде, - дип сөйләде «Без бергә» оешмасы җитәкчесе Лиана Гаптеләхәтова.

Мөселман киемнәре, товарлары күргәзмәсе белән Тубылга сабан туена да бардылар алар. Дефиле күрсәттеләр, кунакларны каршы алдылар, шәһәр буйлап экскурсиядә булдылар. Хәтта, кибет ачарга тәкъдим дә алдылар. Ә Төмән районы Сабан туена мөселман киемнәре белән килгәннәр иде. «Менә инде Төмән шәһәре Сабан туена милли ашлар белән катнашырга әзерләнәбез. Бик күп кызыклы идеяләребез бар. Әлегә серне ачмыйбыз, һәркемне милли бәйрәмебезгә чакырабыз», - дип кызыктырды Лиана.

Яшьләребез яңадан активлашып, милли хәрәкәтне яңача итеп җанландырып җибәрделәр. Алар башкача уйлый, башкача эшли. Бу отышлырак та килеп чыга шикелле. Афәрин, милләттәшләр, уңышлар гел сезнең янда йөрсеннәр, яңа планнар гел тормышка ашып торсын, ярдәмчеләрегез күп булсын. Татар аш-суын әнә ничек югары дәрәҗәдә танытканнар бит! Тик бергәлек кенә кирәк!

Гөлнур ВӘЛИЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума