#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Ф.Йосыповның “Себер татарлары фольклоры антологиясе”нә күзәтү

последние и лучшие новости искусства в мире

7-7Фәрит Йосыповның яңа дөнья күргән китабын кулларына алган төмәнлеләр аның турында үз сүзләрен әйтерләр дип өметләнгән идек. 4 томдагы автор әзерләгән кереш сүзне кулланып, себер татарларының музыкаль фольклоры тарихы турында мәгълүмат та әзерләгән идек. Ышанычыбыз акланды, өлкәбездәге фольклор буенча галимә Луиза Сөрмәтова җыентыкка төпле күзәтү әзерләп җибәрде.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Себер татарларының фольклоры буенча саллы музыкаль хәзинә тупланган чираттагы яңа җыентык дөнья күрде.

Фәрит ага Йосыповның әлеге себер татарларының музыкаль фольклоры буенча антологиясе җирле халыкның гасырлар тирәнлегеннән үзгәртелмичә сакланып килгән тел хәзинәсен, рухи көзгесен, халыкның борынгы төрки уртаклыклары чагылыш тапкан байлык.

Бу үрнәкләрне бер җиргә туплап, бер җыентык итеп бүгенге укучыга кайтару әйтеп бетергесез зур эш. Бу авторның себер татарларының халык авыз иҗатына багышланган 4 томы. Белгәнегезчә, беренче томы: “Дастаннар. Мөнәжәтләр. Бәетләр”, икенчесе: “Йомаклар/Әкиятләр”, өченче томы: “Хикәятләр. Риваятьләр. Мифлар” жанрларына багышланган иде.

Бу хезмәттә автор үрнәкләрне алты жанр төркеменә бүлеп биргән. Ин зур жанрларның берсе:“Лирик озын җырлар”, алар бары 127 үрнәк. Бу борынгы жанрларның берсе булып санала, бүгенге көндә бу өлгеләрне белүчеләр юк дәрәҗәсендә. Себер татарларының чын “озын көйләре” булып саналган үрнәкләре киң таралган һәм иң популяр булган төбәкләр: Тубыл һәм шулай ук Бараба татарларында да киң таралган җырларның берсе “Кара елан”, “Сәктәйән пашмак”, Тубыл һәм Вагай районнарында гына таралган җырлар: “Усакайлар”, “Мәтинәкәй”, “Кәшәмир чаршау”, “Карлыгац”, “Эскатрон”, “Тал пасмакай”. “Соло пәйете”нә (искәртеп шуны әйтеп китәргә кирәк, Вагай районында “пәйет” дип “озын көй” жанрын атыйлар) аерым тукталып үтәсе килә. Безнең тикшеренүләр күрсәткәнчә, бу көй Вагай районының Тугыз авылында гына кайчандыр киң таралган булган һәм хәзерге көндә дә себер татарларының иң моңлы, иң борынгы көйләренең берсе дип санала. Хәтта шушы “Соло пәйете” җыры “Озын көйләр” жанр бүлеген ачып җибәрә. Шулай ук себер татарларының борынгы дип саналган көйләренең берсе - “Утыртым кимәнең түренә” яки аның тагы икенче исеме бар “Шәмшәрипкәй” җыры. Бу үрнәкне хәзерге көндә дә “Түгәрәк уен” фольклор конкурсында төрле фольклор-этнографик төркемнәр яисә вокаль ансамбльләр башкаруында еш ишетергә туры килә. Омск өлкәсендә яшәүче татарлар арасында гына таралган җырларның үрнәкләре: “Мәхмүзә”, “Саҗидә”, “Тау авылы көе”, “Балавыз шәм”, “Кәлмәт (авылы) көе”, “Аргамагым”, Бараба татарлары арасында танылган җырлар: “Марьям”, “Карчыга”, “Камыш көе”, “Җаныем, сылуым, бибием” һәм башкалар. Тагы өстәп шуны әйтергә кирәк, бу бай җыр хәзинәсен 68-70 елларда Төмән, Омск, Новосибирск, Томск, Кемерово өлкәләрендә себер татарларының музыкаль фольклорын иң яхшы белүче Илгиз Кадыйров җыеп алган. Аның бу 50 ел элек яздырып алган материаллары - 303 җыр тиздән чыгачак ноталы җыентыкта дискта аудиоязма рәвешендә биреләчәк!

Ә инде Төмән өлкәсендә 1992-2003 елларда без оештырган экспедиция материаллары күрсәткәнчә, кызганычка каршы, бу бай музыкаль мирас безнең көннәргә кадәр сакланмаган, аларны белүчеләр, хәтерләүчеләр исән калмаганнар дип исбатлый алабыз.

Ләкин бу “Озын көйләр” жанрына алмашка “Авыл көйләре” жанры килә. Бу себер татарларының иң яраткан жанрларының берсе, ул башкару ягыннан җиңелрәк, бу көйләрне һәрбер авылда беләләр, төрле көй вариантлары белән яратып башкаралар. Бу хезмәттә дә бу жанрдагы 130 үрнәк бирелгән. Ләкин шуны әйтергә кирәк, автор бу төркемгә “Кыска җырлар” белән “Такмаклар” жанрын бергә бирә. Шуңа күрә монда әзрәк буталчык килеп чыга, кайсы үрнәкләр нинди жанрга керәсен тиз генә аңлап бетереп булмый, аларны слогоритмик төзелешләреннән генә белеп була.

Күләме буенча өченче урында “Дастаннар” жанры. Бу хезмәткә алар 54 үрнәк булып кергән. Биредә себер татарларының музыкаль мирасының байлыгын күрсәтеп торган дастан көйләре поэтик текстлары белән берничә вариантларда бирелгән, мәсәлән: “Алып Мәмшән”, “Сәйфелмөлек”, “Әйтүкә”, “Туктасын Мәргән”, “Кузы-Көрпәц”, “Таһир һәм Зөһрә”.

Шулай ук монда музыкантларыбыз өчен бик тә мөһим һәм кирәкле материаллар бар, югалып барган жанрларыбызның берсе: “Инструменталь көйләр”, алар монда 17 мисалда бирелгән. Бүгенге көндә себер татарлары арасында югалган дип саналган жанрларның берсе - ул да булса “Йола җырлары”, алар монда бары 16 үрнәк вариантлары белән күрсәтелгән. Шуның белән бу көйләр бигрәк тә кыйммәтле. Соңыннан 14 үрнәк белән “Бәетләр” жанры китә һәм иң аз санлы, бары тик 6 үрнәктә – “Солдат җырлары” күрсәтелгән. Шуны әйтеп үтәргә кирәк, “Солдат җырлары” Төмән регионында бөтенләй танылмаган жанр.

Бу антология булганга күрә, монда күп авторларының хезмәтләре кулланылган. Ф.Йосыпов бөтен үрнәкләрне, дияргә була, тыңлап, аларга фонетик транскрипция ясаган. Бу эшкә зур өлеш керткән, җырларны нотага бик оста итеп, профессиональ рәвештә салган, Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган музыка-белгече, Республика традицион мәдәниятне үстерү үзәге хезмәткәре – Дания Арсланова. Җырларның поэтик текстларын рус теленә оста итеп себер татар теленең байлыгын, музыкаль мирасының матурлыгын күрсәтә белгән зур тәҗрибәле журналист Бибинур апа Сабирова тәрҗемә иткән. Дөресен әйткәндә, аларның бу хезмәтләре өчен мин Г.Тукай исемендәге премия бирер идем! Хәзер бу антологиягә кергән хезмәтләрнең һәрберсенә тукталып, әзрәк анализ ясап үтәсе килә.

Себер татарларының рухи мирасы белән ныклап, профессиональ рәвештә төрле Россия галимнәребез XX гасырның урталарыннан башлап кына кызыксынып, җыеп өйрәнә башлаганнар. 1940 елда Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты, Казан музыкаль фольклор кабинеты Омск, Новосибирск, Төмән өлкәләренә оештырган фәнни экспедиция вакытында язучы Мөхәммәт Садри (14 озын көе, 13 авыл, 6 дастан көйләре) һәм композитор Александр Ключарев (25 озын көйләр, 21 авыл, 5 дастан көе, 3 солдат җыры, 3 инструменталь көй) бик күп бай материаллар алып кайталар. Бу җыйган материалларны А.Ключарев 1986 елда (беренче басмасы 1955 елда чыккан) тулыландырып, кабат бастырып чыгарган җыентыгына, ә Садри 1989 елда “Иртешкә сәяхәт” исемле китабына керткәннәр. Ключаревның хезмәтендә бу үрнәкләр ноталар белән бирелгән, ә Садри китабында җырларның бары тик поэтик текстлары күрсәтелгән.

Әлеге антологиядә, шулай ук 1965 елда Тубыл шәһәрендә композитор Җәүдәт Фәйзи яздырып алган себер татарларының кайчандыр бик популяр булган борынгы озын көйләрен “Усакайлар”, “Сахраларда”, авыл көйләрдән: “Яңа Атьял”, “Ярхәм” һәм шулай ук “Солдат җыры”н табарга була. Бу үрнәкләр аның “Халык жәүһәрләре” исемле җыентыгында 1987 елда бастырылып чыккан.

Бу хезмәткә якташыбыз, танылган фольклорчы Флора апа Әхмәтова тарафыннан 1968-1972 елларда киң себер якларында яздырып алынган иң күп үрнәкләр кергән. Монда себер татарларының фольклор үрнәкләренең иң кыйммәтле, иң затлы 33 озын көй, 29 дастан, 13 туй йоласына караган “Кияү типсәү” һәм “Яр-яр” көйләре вариантлары белән, 8 авыл көе, 7 бәет, 7 инструменталь көй, 2 солдат җыры үрнәкләре зур урын алып тора. Бу хезмәттә, Флора апа тарафыннан җыелган 99 үрнәк кергән, дөресрәге чирек өлешен аның җыйган материаллары тәшкил итә!

1970 елларда безнең якларга музыка белгече, фольклорчы Мәхмүт Нигъмәтжанов та аягын баскан. Аның тарафыннан Төмән, Омск, Новосибирск өлкәләрендә җыйган 9 озын, 4 инструменталь, 7 авыл көе, 1 бәет үрнәге 1976 елда бастырылып чыккан “Татар халык җырлары” исемле җыентыгына кергән. 1990 еллар башында себер татарларының фольклоры белән кызыксынып киткән, “Төзүче” милләтләр мәдәният сараенда методист булып эшләгән һәвәскәр җырчыбыз Әлминур Патршина да күп кенә материаллар җыеп алган һәм үзенең 2006 елда чыккан китабында бастырып чыгарган. Шулар арасында 13 авыл, 8 озын көйл 4 мөнәҗәт, 3 бәет, 1 туй җыры үрнәкләре биредә бирелгән. Әлминур апа ярдәме белән композитор, музыка белгече Котдус Хөснуллин җитәкчелегендә Казан фольклор үзәге хезмәткәрләре 1996 елда шул ук Вагай районында кабат йөреп, тагы да яңа 13 озын җыр, 2 бәет, 1 авыл көе өлгеләре табалар. Болар барысы да бу антологиядә урын тапкан.

Бу хезмәткә иң соңгылары булып 2014-2015 елларда Төмән өлкәсенә Фәрит абый Йосыпов үзе катнашкан Казан дәүләт университеты оештырган экспедицияләр материаллары кергән. Алар монда бары 23 үрнәк тупланган. Бу вакытта автор себер татарларының онытылып барган озын җырларының берсе “Эскадрон”, бик таныш булмаган “Мәгъзәнур әби җыры”н, хәтта “Пурихан” дастан көен дә яздырып өлгерә.

Себер татарларының аерым этнографик төркемнәренең музыкаль фольклорын фәнни яктан җыюга һәм тикшерүгә Новосибирск шәһәренең М.И.Глинка исемендәге дәүләт консерваториясенең профессорлары зур көч куйган. Алар тарафыннан 1999-2008 елларда Новосибирск һәм Томск өлкәләрендә шактый фольклор материаллары җыеп алынган. 1992-2003 елларда без Төмән регионында җыеп алган материаллар белән чагыштырганда, жанр ягыннан, бараба һәм чат татарларында да “авыл көйләре” популярлыгын күреп була. Бу антологиягә алар җыеп алган 49 авыл көе үрнәкләре кергән, дөрес алар Төмән өлкәсендә бер дә танылмаган, мәсәлән: “Апа багла дисәң иде”, “Байкал бит ул, байтак бит ул”, “Кызыл-кызыл бөрлегән”, “Абау, Алла диеп кенә”, “Алалмадым, киялмәдем” һәм башкалар. Озын көйләргә килсәк, бу регионда безнең өлкәдәге шикелле: “Кара урман”, “Шахта”, “Зөләйха” көйләре сакланып калган. Безгә таныш булмаганнары да бар: “Җир җиләкләре пешкәнче”, “Сандугачым икәнсең”, “Сандугачның балалары” һәм башкалар. Бер генә үрнәк булса да “Йола җырлары”на кергән “Хан кызы” җырын яздырып алганнар. Бу материаллар 2013 елда чыккан “Народные песни сибирских татар” исемле хезмәттә бирелгән. Аның авторлары Н.С.Капицына белән Н.М.Кондратьева. Бүтән жанрларга килсәк, күргәнебезчә, бәет-мөнәҗәтләр, бишек җырлары, солдат, туй йоласына кагылышлы җырлар, дастан көйләре бөтенләйгә сакланмаган дип әйтергә була.

Новосибирск галимнәреннән, тагы телче Л.В.Дмитриева 1967-1968 елларда бараба татарларыннан “Әйтүкә” дастанының берничә вариантын яздырып ала һәм үзенең 1981 елда Ленинград шәһәрендә бастырылып чыккан “Язык барабинских татар” исемле китабында чыгара. Шулай ук 1994-1998 елларда Төмән, Омск, Новосибирск, Томск өлкәләренә Татарстан фәннәр академиясе Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарафыннан оештырган экспедицияләр барышында язып алган хезмәтләргә тукталып үтәсе килә. Дөрия Рамазанованың “Себер диалектларыннан материаллар” (2001) һәм Флера Баязитованың “Себер татарлары” (2002) исемле китапларында җирле халыкның фольклор үрнәкләре дә күп урын алган: җырлар, риваятьләр, ырымнар, юраулар, дастаннар.

Шулай ук, зур горурлык белән әйтергә кирәк, бу хезмәткә күренекле тюрколог, галим, академик Вильгельм Радловның 10 томлык фундаменталь хезмәтенең себер татарларының теленә һәм фольклорына багышланган 4 томыннан да күп мисаллар кулланылган. Бу себер татарларының гасырлар буена сакланып килгән байлыгы белән танышырга укучыларга зур мөмкинлек бирә.

Һәрбер эшнең уңай яклары һәм китек яклары була. Бу хезмәтнең дә кимчелекләренә әзрәк тукталып үтәсе килә. Безнеңчә, техник яктан уйланылып бетмәгән яклары: ноталар астында күп җырларның бөтен поэтик текстлары да бирелмәгән, шулай ук аларга янәшәдә тәрҗемәләре юк. Бу бик җайсыз, мәсәлән, бу китапны башка милләтнең музыканты кулына алса, җырның мәгънәсен, сюжетын аңлар өчен, аңа аның тулы поэтик текстын һәм тәрҗемәсен китап битләре буенча эзләргә кирәк була.   Тагы да зур җитешмәгән ягы: аудиоязма юк. Тыңлап карарга иде бу информантларны, дигән теләк туа...

Гомумән алганда, Фәрит абый бик зур һәм җитди хезмәт башкарган. Әлеге антология материаллары киләчәк буынга, шулай ук галимнәребезгә, музыкантларыбызга бик кирәкле һәм файдалы кулланма булыр дип уйлыйм һәм ышанып калам.

Луиза СӨРМӘТОВА, Төмән шәһәре.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836