Материалы

Фантастиканы чын итүче табиб

последние и лучшие новости искусства в мире

“Без башта баш миен ачтык. Аннары мин зыян китерерлек зоналарны сынадым. Аннары кызны уяттык. Ул үзе рәсем ясады, безнең белән сөйләште. Без аны күзәттек. Болай безгә кулының эшләү-эшләвәмен карау бик уңайлы иде, - дип сөйли медицина фәннәре докторы, профессор, РФ һәм Татарстан Республикасының атказанган табибы, Төмәннең федераль нейрохирургия үзәге баш табибы Альберт Суфианов.

Гаҗәп бит, күз алдына китерә аласызмы? Сезнең башка операция ясыйлар, ә сез берни булмагандай кәгазьгә рәсем төшерәсез! Әлбәттә, юк! Бу фантастика югарылыгындагы күренеш, дип уйлар күбебез. Ә юк, мөмкин икән! Һәм әлеге уникаль операцияне дөньякүләм данлыклы табиб – милләттәшебез Альберт Суфианов башкара. Ул 14 ел буе эпилепсия чире белән интеккән, соңгы вакытта укуга да йөрерлек хәле булмаган, хәтта йоклый да алмаган кызның башыннан шешен ала. Ә аның үз аңында булуы иң әһәмиятле органнарын контрольдә тоту өчен бик кирәк икән.

Кем соң ул супер табиб? Көннән-көн әкияткә тиң операцияләре белән тел шартлатырга мәҗбүр итүче Альберт Әкрам улы? Аның турында өлкә Думасы депутатының ышанычлы кешесе, үзен бик хөрмәт итүче профессорыбыз Хәнисә Алишина күп материал туплаган. Берникадәрен безнең белән дә бүлеште.

Өстә язылганннарга өстәп, Татарстан Республикасының фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты, Төмән һәм Иркутск өлкәсендәге Вихоревка шәһәренең мактаулы гражданы, И.М.Сеченов исемендәге Беренче Мәскәү дәүләт медицина университетының нейрохирургия кафедрасы җитәкчесен уникаль нейрохирург-практик, бик тырыш, алдынгы карашлы мөдир, оештыручы, галим-эшләүче, Россиядә генә түгел, дөньяда беренчеләр рәтендә, дип тасвирлый аны галимәбез.

Нигез тамыры кая барып тоташа, каян көч алган Альберт Әкрам улы? Хәзер шул сорауга җавап табып карыйк.

1965 елда Иркутск өлкәсенең Вихоревка шәһәрендә туа ул. Мәктәпне алтын медальгә тәмамлый (башкача мөмкин түгел). Аннары Иркутск медицина институты да аны Кызыл диплом белән озата. Ординатурадан соң практикасын Япония, Германия клиникаларында үтә. Эндоскопик нейрохирургия буенча докторлык диссертациясен яклый, Россиядә бу өлкәгә нигез салучы була. 1996 елда Көнчыгыш Себердә беренче балалар нейрохирургиясе бүлеген оештыра. АКШ, Кытай, Австрия, Италия һәм башка илләрнең иң яхшы нейрохирургия клиникаларында актив стажировка үтә. 2009 елда, илкүләм проект кысаларында, РФ сәламәтлек саклау министрлыгының Федераль нейрохирургия үзәге төзелешен җитәкләү өчен РФ хөкүмәте Альберт Суфиановны Төмән шәһәренә чакыра. Кыска гына вакыт эчендә төзелешне гамәлгә ашыра һәм 2010 елда үзәкне баш табиб сыйфатында җитәкли. Шуннан соң ул башкарган операцияләр саны елына 800гә җитә. Профессор уникаль 3Д-лабораторияләр белән нейрохирургларны укыту буенча үз системасын гамәлгә ашыра. 2016 елда Беренче Мәскәү медицина университетының 260 еллык тарихында беренче тапкыр Төмәндә клиник базалы нейрохирургия кафедрасы төзелә һәм аны җитәкләү дә Суфиановка ышанып тапшырыла. Бүген үзәк - халыкара нейрохирургия белем бирү чаралары саны һәм дәрәҗәсе буенча Россиядә лидер. 7 ел эчендә дөньяның 36 иленнән 1200 дән артык табиб белем ала. Бу исем-дәрәҗәләр тезмәсен бик озак дәвам итәргә булыр иде. Аларга ирешкән затка көч, илһам бирү чыганагы кызыксындыра мине.

Әтисе Әкрам иртә үлеп китә. Әнисе кечкенә Альбертны үзе генә үстерә. Әлбәттә, ялгыз ана көне-төне эшли. Ул арада Альберт рәхәтләнеп китап укый. Үзе үскән Вихоревка китапханәсендә ул укымаган китап бик аз калгандыр. Әнисе аңа төпле белем алуын тели. Музыка мәктәбенә укырга бирә. Бу мәктәпне дә бик яхшыга тәмамлаган яшь баянчыга югарырак белем алырга тәкъдим итәләр. Ул табиб һөнәрен сайлый.

Бала вакытыннан ук әнисе табибның – игелекле һөнәр икәнлеген гел кабатлый. Күрәсең, Альберт Әкрам улы аны күңеленә сеңдерә. Ә әнисе аның өчен тормыш маягы була. Бу чиксез тырыш, хәрәкәтчән, кыю хатын балыгын да тота, тайгада гөмбә-җиләген дә җыя, кирпеч тә сала, дачаларын да үзе төзи, машина, мотоциклын да йөртә, баянда да үзәк өздергеч итеп уйный. Ә бала аңа булыша: кирпечен дә, суын да ташый, базны да үзе казый һ.б. “Бу вакытта ун яшьләр тирәсендә генә булганмындыр, - ди үзе. – Хәзергеләр кем шулай булдыра алыр иде икән? Ә безнең кешечә яшисе килә иде”.

Татарстаннан БАМ төзергә акча эшләргә килгән әти-әниләре вакытлыча дип бирелгән фатир кебегрәк итеп үзгәртелгән казарма-баракларда дистәләгән ел көн итәләр. Альберт Әкрам улы утынын яра, суын әллә каян ташый, мунчасын яга – ул елларда һәркем шулай яшәде, ди үзе.

- Институтта бердәнбер диярлек Ленин стипендиаты булдым, гәрчә мин тулай торакта яшәсәм дә - шөгыльләнү өчен махсус шартлар юк иде. Минем феноменаль хәтерем бар иде. Ә тагын теләк тә, һөнәр белән зур кызыксыну да булды.

Укырга кергәч, хәтердән генә чиштем. Булачак хатыным да миңа нәкъ менә шул вакытта, әзерлек курсларында игътибар итте. Физика - профиль предметым булды. Укытучының тактада мисаллар язганын хәтерлим: ул язарга өлгерми, мин басам һәм җавабын әйтәм. Мин бик җиңел укыдым, - дип сөйли Суфианов бер әңгәмәсендә.

Ул уку йортын тәмамлаган еллар 1990 елгы үзгәреш, җимереклекләр чорына туры килә. Күп курсташлары даруы, җиһазы да булмаган больницаларда эшлиселәре килмичән, төрлесе төрле юлдан китәләр. Ә Альберт Әкрам улы сайлаган юлыннан тайпылмый. Чит илләрдә, үзебездә бөртекләп белем җыя, туплый һәм бүгенге зур дәрәҗәгә ирешә. Бала чагыннан барын да үз тырышлыклары белән булдырган егет бүгенге дәрәҗәсен дә чиксез үҗәтлеге, һөнәренә җаны-тәне белән бирелгәнлеге нәтиҗәсендә үтә тырышлык күрсәтеп, тәүлекләп эшләп яулый.

Коллективыннан да медицинага тугрылыклы булуны таләп итә. Әгәр белгечләр аның темпында, бөтен барлыклары белән кеше дәвалауга бирелеп эшли алмыйлар икән – китәләр.

Альберт Суфианов башкарган изге эшләр, грандиоз планнар бихисап. Ул гел үсештә. “Бездә яралы хирургия булды. Хәзер - тишекләр аша җөйсез хирургия. Аны мин эшләдем һәм куллануга керттем. Ә хәзер контактсыз нейрохирургия турында уйлыйм”, - ди табиб.

Хезмәт сөючәнлеге, тырыш, намуслы булуы өчен галим табибны хөрмәт итәләр һәм бик яраталар. Аның белән без дә һәрвакыт горурланабыз.

Гөлнур ВӘЛИЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума