Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Ноябрь 2018
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Фантазиясе бай, кулы оста

последние и лучшие новости искусства в мире

47-3Кеше үзенең эше, сәләте белән күркәм. Төмәндә яшәүче милләттәшебез Диана Рәшит кызы Рәхимова бигрәк тырыш, үзенчәлекле талант иясе. Аның кул эшләренә карап сокланасың, алар күпкырлы: корама, сәйлән белән, аркылы-торкылыга чигелгән рәсемнәр, курчаклар, хайваннар, сувенирлар, мендәрләр, юрганнар һәм башкасы. Алардан җылылык, ямь, уңайлылык бөркелә. Шәһәрдә узган бәйге-фестивальләрдә сәнгать, декоратив-кулланма иҗат күргәзмәләрендә Диананың әйберләрен яратып карыйбыз. Аның кул эшләре ерактан үк үзләренең гүзәллекләре, сафлыклары белән җәлеп итә.

Без Диана Рәшит кызы белән очрашып үзе, шөгыле турында сораштык.

- Вагай районы, Комсомольский поселогында зур булмаган тату гаиләдә үстем. 1991 елны мәктәпне тәмамлаганнан соң, Тубыл педагогия институтының филология факультетына укырга кердем. Аны 1996 елны уңышлы тәмамлаганнан соң, Төмәннең 61 нче, 7 нче мәктәпләрендә рус теле һәм әдәбиятын укыттым. 9 ел мәктәптә эшләгәннән соң, 2006 елда һөнәрне алыштырдым. 11 ел “Рубин” хоккей клубында администратор булып эшләдем. Монда юлымда иҗади кеше очрады. Света Одинцова кул эшләре белән шөгыльләнергә илһам уятты. Мин балачакта ук бәйләргә, тегәргә ярата идем. Үрнәк булып гел әнием Шәмсекәмәр торды. Ул ни генә эшләми иде, ә нинди мамык шәлләр бәйләде! Хәзер инде яшь чагындагы кебек үк түгел.

Минем шөгыль аркылы-торкылы чигү чигүдән башланды. Ул мавыктырды һәм җәлеп итте, башласам туктый алмый идем. Соңыннан курчаклар тегү, корама, сәйлән белән эшләү китте. Бүгенге көндә болар иң яраткан шөгыльләрем. Вакыты белән мастер-классларда катнашам, башка осталардан өйрәнәм.

Язмыш булыр, 2017 елны үз һөнәрем буенча 77 нче мәктәпкә балаларны укытырга кайттым. Анда мөмкинлекләре чикләнгән сабыйлар белем ала. 2018 елда Курган өстәмә һөнәри белем академиясен тәмамлап, технология укытучысы дипломына ия булдым, хәзер шушы мәктәптә хезмәт дәресләрен дә укытам. Эшем миңа хозурлык, куаныч китерә, бәгыремнең бер кисәге балаларның эшләрендә аларга күчә. Үзем нәрсә беләм, аларны да шуңа өйрәтәм. Төрле конкурсларда, олимпиадаларда катнашабыз, призлы урыннар алабыз. 47-4Ул рухландыра һәм шатландыра, тагын да күбрәк иҗат итәсе килә, - дип сөйләде Диана Рәшит кызы.

Ягымлы, тыйнак, зыялы Диана ханымның өлкә күләмендәге төрле смотр-конкурсларда откан I дәрәҗәдәге дипломнарын күрдек. Алар аның гадел хезмәтен, осталыгын дәлиллиләр. Мәсәлән, үзенең гаилә шәҗәрәсен төзегән, аны тукымага чиккән һәм кечкенә рамга куйган. Паспорт тышлыкларына татар милли киемнәрдә кыз белән егетне чиккән. Мәче башлы ябалак формасында сувенир ясаган һәм башкасы. Фантазиясе бай, кулы оста! Киләчәктә яраткан эшендә, шөгылендә зур уңышлар телибез.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836