Материалы

Фронтовик, галим, гуманист

последние и лучшие новости искусства в мире

48-11Ватан педагогикасына һәм мәктәпкә катнашы булган Төмән галимнәре берләшмәсендә педагогия фәннәре кандидаты, доцент, Россия Федерациясенең мәгариф отличнигы Әнвәр Гает улы Гаитов горур урын ала. Аның фәнни-педагогик эшчәнлеге озак еллар укытучы һәм физика - математика факультетының теоретик физика кафедрасы мөдире булып хезмәт иткән Д.Менделеев исемендәге Тубыл дәүләт педагогия институтында оеша һәм бара. Фәндәге иҗади биеклеккә, тәҗрибәләр туплап, өлкән яшендә ирешә.

Булачак галим 1926 елның 25 ноябрендә Урал өлкәсенең Вагай районы, Олы Кундан авылында ишле гаиләдә туа. Әтисе – Гает Дәүли улы Гаитов гарәп телен, педагогия нигезен белә, мөселман динен өйрәнә. Узган гасырның 20 нче елларында Тубыл округының татар мәктәпләрендә укытучы була, улында белемгә һәм укытучы һөнәренә мәхәббәт тәрбияли.

Әнвәр Гаитов 1943 елны Тубылда татар педагогия училищесын тәмамлаганнан соң, Байкалово районы, Күкрәнде җидееллык мәктәбенә мөдир һәм математика укытучысы итеп җибәрелә. 17 яше тулыр-тулмас моннан хәрби хезмәткә алына.

Әнвәр Гает улы сугыш турында менә нәрсәләр сөйли:

“1943 елның 17 ноябрендә мин үз теләгем белән фронтка киттем. Укуга барганда юлда миңа 17 яшь тулды. Новосибирск янында каткан, карлы җирдә йөзендек, йөгердек, корал белән кулланырга өйрәндек, сакта тордык, марш-бросок ясадык. 1944 елның июнь башында марш ротага килдем, 16 июньдә 20 нче укыту-укчы полк курсанты булдым. 1944 елның 18 июлендә беренче хәрби дәрәҗә – ефрейторны бирделәр һәм 57 нче мотоукчы бригадасының 2 нче батальоны 5 нче ротасы взвод командиры ярдәмчесе итеп билгеләндем. 1944 елның 18 июленнән алып, 1945 елның 9 маенача 1 нче Белоруссия фронтында булдым. Польша, Чехословакия илләрен азат итүдә катнаштым, Берлингача җиттем.

Безнең часть Берлинга кермәде, ә дошманның зур көче оешкан немец Нойштерлиц шәһәре ягына юнәлде. Мин ике тапкыр контузия алдым, ике тапкыр яраландым. Хәзерге выкыткача умыртканың нерв төенендә кыйпылчык тора, көчле авыртулар белән үзен сиздерә.

Фронт тормышыннан берничә күренеш искә төште. Берзаман, һөҗүм итүгә барганда, юлның икенче ягына йөгереп чыгарга кирәк иде. Уклар очты, туплар шартлады. Аларның берсе артымда шартлады. Киң солдат бил каешым тишкәләнде, гимнастеркам сәләмәгә әверелде. Билем тоташ яралы иде. Госпитальдә хирург тәнемнән 18 вак кыйпылчык алды һәм миңа сузып: “Менә уенчыклар. Сакла. Ял иткәндә, уйнарсың. Берсен тәнеңдә калдырдым. Әгәр ала башласам, нервка кагылачакмын, сине паралич сугачак. Әлегә утырсын», - диде ул.

Икенче тапкыр җиңел яраландым. Шушы яраланудан соң мин инде сугышларда катнашмадым, госпитальдә озак яттым. “Кызыл Йолдыз ордены”н ни өчен бирүләрен яхшы хәтерлим. Ул икенче яраланугача булды. Без чолганышка эләктек. Безнең 12 сугышчы арасында ни өлкән, ни кече командирлар юк иде. Миңа, ефрейторга, командалыкны үз өстемә алырга туры килде. Патрон һәм гранаталарны бертигез бүлдек һәм ерым (прорыв) якка атладык. Мин иң соңгы бардым һәм беркүпме тоткарландым. Бер аланга чыктым, куаклар астында бер өемгә өелгән безнең кораллар ята икән. Иптәшләр мине уңайсыз хәлгә калдырдылар, дип куаклар янына утырып еладым. Биштәремә сыйган кадәр корал тутырдым да, киттем. Танк төркеменә чыктым, командиры минем батырлыкны күреп инстанция буенча хәбәр итте. 1945 елның 16 маенда строй алдында орден белән бүләкләделәр.

Сугышта төрлесен күрдек. Берзаман, командир зур йортның подвал ишекләрен каерды һәм миңа аска беренче булып төшәргә әмер бирде. Мин саклык белән төштем һәм ишек ярыгыннан чыккан яктылыкта бер бабайны һәм кечкенә кызны күрдем. Икесе дә калтырый, туктаусыз: ”Гитлер капут!” – дип такылдыйлар. Мин аларны фатирларына кадәр озаттым.

Җиңүдән соң бик нык өйгә кайтасы килде, әмма зур авырлыклар белән ирешкән тынычлыкны сакларга кирәк иде. 1945 елның 1 июлендә азык-төлек склады мөдире итеп билгеләделәр. 1946 елның 11 маенда кече сержант дәрәҗәсен бирделәр. 1947 елның апреленәчә ГСМ бүлегендә өлкән писарь итеп билгеләделәр. 1950 елны административ хезмәт старшинасы һәм производство мөдире вазифаларын башкардым.

Немец балалары гел азык-төлек складлары янында йөрделәр, мин аларга берәр әйбер бирә идем. Сабыйлар: “Дядя Галитов” дигән – Гаитов, димәк, - ике сүз өйрәнгәннәр, шуларны кабатлап миңа еш күренергә тырыштылар. 1950 елның августында демобилизацияләндем”.

Гаитов “Кызыл Йолдыз орден”ы, “Сугышчан батырлыклар өчен”, “Варшаваны азат итү өчен”, “Берлинны яулаган өчен”, “1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен”, Польша Халык Республикасының “Җиңү һәм азатлык өчен” медальләре белән бүләкләнгән.

Байкалово районы, Алга җидееллык, Тубылның 15 нче мәктәпләрендә укытучы вазифасын башкара. Тубыл укытучылар институтын һәм Төмән педагогия институты физика-математика факультетының читтән торып уку бүлеген тәмамлый. Укучыларны укыту һәм тәрбияләүдә күрсәткән казанышлары өчен администрация, партия, мәктәпләрнең профсоюз оешмалары тарафыннан 41 рәхмәтнамә белән бүләкләнә.

1961 елда А.Герцен исемендәге Ленинград дәүләт педагогия институтының “Физиканы укыту методикасы” белгечлеге буенча аспирантурага укырга керә. Диссертация темасының исеме: “Сигезьеллык мәктәпнең физика курсында күренешләрне һәм тирә-як табигать объектларын өйрәнү методикасы сораулары”. 1966 елның маенда педагогия фәннәре кандидаты галим дәрәҗәсен алу өчен диссертация яклый.

Туплаган фәнни белемен һәм бай педагогик тәҗрибәсен Гаитов Тубыл югары уку йортының теоретик физика кафедрасында озак еллар эшләгәнендә уңышлы куллана. Анда ул 1983 елга кадәр җитәкчелек итә.

Әнвәр Гаитовның эчтәлекле фәнни-методик эшчәнлеге нәтиҗәләре Мәскәүдә, Омскида, Пермьдә, Төмәндә бастырылган күпсанлы мәкаләләрендә һәм тезисларда чагылыш табалар.

Әнвәр Гает улы 1983 елның июлендә иҗади көче чәчәк аткандавафат була. Туган ягы югары педагогия мәктәбе тарихында ул зур эз калдыра. Гомере буе намуслы һәм риясыз эшләгән хезмәтен бүген балалары һәм оныклары дәвам итә.

Әдип ГАРИФХАНОВ,
(Диләфрүз Ф
ӘХРЕТДИНОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума