#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Футболчы татар егете Азат

последние и лучшие новости искусства в мире

46-4Малай чактан ук кем генә футбол уйнап үсми икән!? Исеме инглиз теленнән алынган командалы спорт уенының дәрәҗәсе бик югары. Быел гына илебездә үткән футбол буенча дөнья чемпионаты моны тагын бер кабат раслады. Уенчылар арасында татар фамилияләре дә очрый. Бу язмам исеме киләчәктә шул дөньякүләм югарылыктагы спортчылар арасында яңгырарга тиешле Азат Рузил улы Калиев турында.  

Азат – Төмән районының Индрәй авылы егете. Хәзер 11 класста укый. Шул ук вакытта өлкәнең “Төмән” футбол клубының өметле уенчысы. Ничек ирешкән соң ул бу җаваплы исемне алуга? Хәзер үзеннән сорап карыйк:

- Бала вакыттан ук туп тибеп үсәсең инде. Мин футболны бик ярата идем. Индрәй спорт комплексында оештырылган футбол секциясенә йөрдем, мәктәптә футбол уйнатканнарын көтеп кенә тора идем. Мәктәп, авыл данын яклаган ярышларда еш катнаштым. Җиңгән вакытлар булды. Тик бу гына аз иде, әлбәттә. Минем күңел югарыракка омтылды. Һәм менә миңа бер җәйне Германиянең футбол мәктәбенә бару бәхете иреште. Монда инде зур футболның нәрсә икәнлеген аңлап, аның зур көч таләп итүенә төшенеп кайттым. Футбол белән ныклап шөгыльләнү теләге мине өлкәбезнең “Төмән” футбол командасына алып килде. Тәҗрибәле спортчылар, оста тренерлар белән ныклап белгәннәремне яхшыртырга керештем. Тырышлык бушка китмәде. Мине командага кабул иттеләр, мин хәзер “Төмән-Дубль” командасы уенчысы. Тренерым – Алексей Борисович Семенов. Ярымсакчы вазифасын башкарам. Сакчы көндәш команда уенчыларын капка янына китертмәү һәм гол кертергә комачаулау өчен кирәк булса, һөҗүмченең максаты - көндәш команда капкасына гол кертү. Ярымсакчының урыны сакчы белән һөҗүмче мәйданнары арасында. Аның максаты – сакчыларга һәм һөҗүмчеләргә ярдәм итү.

- Санап китәрлек җиңүләр булдымы соң, Азат?

- Мин уйнаган 3 ел эчендә ике тапкыр Урал һәм Көнбатыш Себер чемпионнары булдык. Быел Урал һәм Көнбатыш Себер җыелма командасына эләктем. Әле күптән түгел генә шул команда составында Әстерханда узган Россия Федерациясе субъектлары һәм Россия футбол союзының футбол буенча төбәкара берләшмәләре федерацияләренең яшүсмерләр җыелма командалары арасындага ил беренчелегендә катнаштым. Һәм анда киеренке көрәштә барлык көндәшләрне артта калдырып, җиңеп чыктык. Мин чиксез шат. Тиздән футбол буенча спорт мастерына кандидат исемен бирәчәкләр.

- Әле син мәктәп укучысы да бит. Мәктәптә өлгереш ничек? Киләчәгеңне ничек күз алдына китерәсең?

- Көн саен диярлек узган тренировкалар, әлбәттә, күп көч сорыйлар. Тик укуда да соңга калмаска тырышам. Быел чыгарылыш классы, сынатырга ярамый.

Ә киләчәгемне футбол белән бәйләргә уйлыйм. Төмән дәүләт университетының физик культура факультетына укырга керергә планлаштырам.

– Рәхмәт, Азат, уңышларың дәвам итсен. Милләтеңнең горурлыгы булып калуыңны телим.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836