Гаепсез гаеплеләр

последние и лучшие новости искусства в мире

47-4Кулаклаштыру – узган гасырның 30 нчы еллар башындагы массалы репрессияләр тарихында иң фаҗигале чор.

Кулаклаштырылган гаиләләрнең күпчелеген (1 миллион 200 мең крестьянны) илебезнең ерак төбәкләренә – Себергә, ерак төньякка сөрәләр. Никадәр кеше яшәр өчен бернинди әйберсез, яклауга хокуксыз кала. Аларны кимсетәләр, җәберлиләр. Озак еллар кешеләр үзләренең шушы якыннары турында берни белми яшиләр. Репрессияләр чорында юкка чыгучылар турында сорашырга ярамаган.

Ялутор районы, Исәт авылында Таһирә Карыйбулла кызы Мәчитова яши. Кыз фамилиясе – Мотыйгуллина. Ул 1931 елның 9 январенда Түбән Тәүде районы, Киндерле авылында туган. Әтисе – 1895 елда туган Карыйбулла Мотыйгуллин турында бөртекләп истәлекләр җыйганда, төрле инстанцияләргә хатлар язып байтак документлар туплый. Ул әтисен соңгы тапкыр 4 яшендә күрә.

Гаиләдә 3 кыз үсә: 1924 елда туган Сәмига, 1928 елның Саимә һәм Таһирә. Алар тату яшиләр. Әтисе нык, төпле хуҗа була. Җир, авыл хуҗалыгы җиһазлары: чапкыч, суккыч, сабан, тырма, җилгәргеч белән эшли. Күп терлек асрый, аеруча атларны ярата.

Тырыш ирләр Себердә һичкайчан юклыкта яшәмәгәннәр. Авылда власть ярлыларга гына өмет баглаган, хәлле крестьяннарны “дошман элемент” дип исәпләгән. Карыйбулланың атлары көнләшүче авылдашларына, колхоз җитәкчеләренә тынгылык бирми.

“Берзаман, 1937 елның кышкы суык бер көнендә авылга район үзәгеннән ОГПУ хезмәткәрләре килделәр. Колхоз рәисе әтигә түрәләрне кирегә район үзәгенә алып барырга кушты. Шуннан соң әти бу көнне эштән кайтмады, әни тормыш иптәшен, без әтиебезне башка һичкайчан күрмәдек. Аның язмышы турында беркем бернәрсә белмәде. Әниебез Сәйдәбану кайгыдан бу елны үлде, без ятим калдык. Балалар йортына бирмәс өчен әнинең бертуган апасы үзенең 3 сабые янына безне тәрбиягә алды. Йортыбызны контор иттеләр, бер сыерны калдырдылар, ә калган терлекләрне, бөтен корылмаларны колхоз алып китте. Соңыннан УК РСФСР 58-10 статьясы буенча 1937 елның 27 январенда Омск өлкә суды тарафыннан әтине кулга алганнарын, 5 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәрен белдек”, - дип хатирәләрен яңартты Таһирә Карыйбулла кызы.

1943 елда 4 сыйныфны тәмамлап, колхозда ат караучы була, аннары төрле эштә эшли. 1951 елны паспорт ала. Свердловск өлкәсенә туганнарына китә, анда Баженово станциясендә эшли. Мөхәммәтхачип Мәчитов исемле егет белән таныша. 1953 елның маенда яңа гаилә корып Исәт авылына кайталар. Башта Исәт елгасы аръягындагы күрше База дигән авылга урнашалар. Соңыннан Төмәнгә күченәләр, Мөхәммәтхачип армиягә киткәч, Таһирә яңадан Исәткә кайта.

Мәчитовлар 4 бала тәрбияли. Эшлиләр, сабыйларын да хезмәт сөяргә өйрәтәләр. Ата-ана балалар өчен үрнәк була. Берничә сыер, ат, сарыклар, кәҗәләр, кош-корт тоталар. Үз куллары белән йорт салалар, көнен-төнен үз хуҗалыкларында да, совхозда да эшлиләр. Таһирә апа пенсиягә чыгар вакыты җиткәндә, авыл кибетендә хезмәт итә. Балалар үсеп туган йорттан китәләр. Олы кызлары Тәнзилә - Тарко-Саледа, уллары Харис - Ялуторда, Камил - Төмәндә, Хәлил Исәттә яшиләр. Таһирә Карыйбулла кызы балалары салып биргән өйдә үзе генә тора. Хәлил көн саен әнисе янына килеп хәлен белешә. Читтә яшәүче балалары да, оныклары да әниләре, әбиләре янына еш кайталар.

Асия КАДЫЙРОВА, Ялутор районы, Исәт мәктәбе музее җитәкчесе.
(Диләфрүз Ф
ӘХРЕТДИНОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума