Материалы

Гаепсездән гаеплеләр

последние и лучшие новости искусства в мире

45-5Ел саен 30 октябрь көнне, РФ президенты В.В.Путинның карары буенча, политик репрессия корбаннарын искә алу көне билгеләнеп үтә.

Шул уңайдан Төмән районы, Ямбай-Турай авыллары халкы җыелышып, репрессиягә эләгеп, гаепсездән гаепле булган ата-бабаларын искә алдылар.

Ямбай музеенда экскурсияләрне алып баручы Венера Латыйпова, музей хезмәткәре Халидә Садыйкова бу эшне бик яхшы оештырганнар һәм алып баручылар да алар булдылар.

1999 елда Р.Гольдбергның “Книга расстрелянных” исемле китабы дөнья күрә. Шул китапка Төмән өлкәсендә яшәгән һәм репрессия корбаннары булган кешеләр исемлеге кертелгән. 1930-1940 елларда бу коточкыч бәхетсезлеккә, гөнаһсызга гөнаһлы дип, халык дошманы дигән мөһер сугылып миллионлаган кешеләр атып үтерелгәннәр, сөргенгә сөрелгәннәр. Нинди ачы язмышка дучар булганнар шул чорда яшәүчеләр. Аларның бит гаиләләре, хатыннары, балалары, туганнары да кимсетелеп, җәберләнүләр аркылы узганнар. Йортларын, мал-туарларын талап, үзләрен урамга куып чыгарганнар.

Китаптагы исемлекләр Төмән идарәсенең Дәүләт Куркынычсызлык Комитеты архивыннан алынган документларга нигезләнеп язылган. Милләтен аермыйча, политик репрессиягә дворяннар, сәүдәгәрләр, крестьяннар, профессор һәм офицерлар, шагыйрь-язучылар корбан булганнар. Алар бит илнең иң тугрылыклы, ышанычлы кешеләре булып саналганнар. Татар халкының ислам динле муллалары, укытучылар да НКВД чыгырына эләгеп, атып үтерелгәннәр.

Ямбай авылында узган кичәдә М.Сагитов, С.Сагитов, Т.Абдуллин, Х.Имашев,А.Сәйдуллин, В.Тимканов, Ф.Тилембаев, Р.Туйчин, А.Туйчин, Ф.Речапов, С.Мөслимов, У.Фәйзуллинны искә алып үттеләр. Бу кешеләрнең исемлеге барысы да Р.Гольдбергның китабында, репрессиягә эләгүчеләр дип язылган. Искә алу кичәсенә аларның оныклары һәм оныкчыклары килгәннәр. Барысы да бабаларының фоторәсемнәрен тотып, аерым-аерым чыгып сөйләделәр. Әле бүгенге көндә дә аларны күз яшьләрсез тыңлау мөмкин түгел. Тетрәндергеч, куркыныч заманалар булган.

Төмәннән ерак түгел бер авылда, колхоз рәисенең хатыны йорт саен, тәрәзә янында бу гаиләдә нәрсә сөйлиләр икән дип, тыңлап йөргән һәм шымчылык эшләрен алып барган.

“Книга расстрелянных” китабында Вәли Альбиков, Салих Мөслимов, Закир Хәйруллин, Лотфулла Бакиевларның туганнары әле табылмаган, алар турында эзләнүләр бара. Искә алу кичәсе бер минутлык тынлык белән тәмамланды һәм барлык кунакларны мәчеткә табыннар янына чакырдылар. Бу кичәне оештыручы Венера һәм Халидә ханымнар булсалар, табыннарга аш-суны бабаларын искә алырга килгән туганнары әзерләгәннәр.

Үлгәннәрне искә алу туганнары өчен кирәк булса, мәрхүмнәр өчен хәер-дога мөһим. Шуны истә тотып Ямбай мәчете имамы Мирхадәм хәзрәт Яминов мәрхүмнәр рухына багышлап дога укыды.

Искә алу кичәсе... Авыр, күңелсез көн. Шул вакытлар турында куркыныч хатирәләр булса да, аларны онытырга ярамый.

Егерменче гасырның башыннан алып ахырынача сугышлар булган. Башта революция, гражданнар сугышы, репрессия, Бөек Ватан сугышы, хәтта үзгәртеп кору чорының да үз корбаннары булды. Ходайдан булып XXI гасыр тынычлыкта үтсен, сугышлар булмасын иде.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума