#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Галимәгә котлауларыбызны юллыйбыз

последние и лучшие новости искусства в мире

28-926нчы майда Тубыл педагогия институтының филология факультеты доценты Гүзәл Җәгъфәр кызы Фәйзуллина “Кеше образында дөньякүләм телләр диалекты картинасы” темасына Казан дәүләт федераль университетында докторлык диссертациясен уңышлы яклап кайтты. Аның фәнни хезмәте доктор, профессор Р.Җамалетдинов җитәкчелегендә, Төмән өлкәсенең көньягында урнашкан татар авылларында яшәүче милләттәшләребезнең сөйләм телләрен фәнни яктан өйрәнүгә нигезләнгән. Күп авыллар һәм юллар үтеп Г.Фәйзуллина һәр авылның тарихы, үзенә генә хас булган теле, гореф-гадәт, йолалары, милли бәйрәмнәре белән таныша.

”Төмән өлкәсе татарларының сөйләм телләре корпусы” дөньякүләм проекты авторы, Россия Президенты грантына ия булган галимә Аромаш районының татар авылларында булып, гореф-гадәтләре, милли бәйрәмнәре, халык авыз иҗаты, тел үзенчәлекләрен өйрәнде. Бу очрашуларда яңгыраган хатирәләрне газета укучыларыбызга да тәкъдим итәбез.

Галимәнең беренче тукталышы Чумык авылында яшәүче Әбүбәкировлар гаиләсендә үтте. Фәрит абый белән Фәүзия апа -. Көсәйкүл татар мәктәбендә укыйлар, лаеклы ялга чыкканчы колхоз-совхозларда эшлиләр. Дин юлында булган Фәрит абыйны якташлары хөрмәт итәләр. Коръән ашларына башка авылларга да аны чакыралар. Тормыш иптәше Фәүзия апа: ”1969нчы елда мәктәпне тәмамладым. Татар телен яхшы беләбез. Авыл халкының ырымнары, йолалары турында да онытмадык. Электән авылдашлар “Күктәй-зыйрат (зират) иясе” турында ишетеп беләләр. Эт-бүрегә ошаган хайван төнлә кеше артыннан ияреп килә дә яңадан зиратка әйләнеп китә икән. Безнең авылга гына хас булган очраклар да бар. Кичен авылдашларыбыз козгын тавышын ишетсә, авылыбызда, я күрше татар авылларда мәет була”, - дип сөйләде.

Бу авылда яшәүче тыл ветераны Сәгыйрь Таһир улы Ярметовка сугыш башланганда 12 яшь була. Күп балалы гаиләдә үскәннәргә укырга мөмкинлек булмый. Әтисе сугышта һәлак була. Ул кече яшеннән колхозда төрле эшләр башкара. Үзе тырыш, хезмәт сөючән Зәйнинур Сәхап кызы белән очрашып гаилә коралар, йорт төзиләр, 6 бала тәрбияләп үстерәләр. Сәгыйрь бабайның хезмәт стажы 42 ел.

Ул авыл халкының төп шөгыле турында: ”Бездә балыкчылар, бакча утыртучылар күп. Саз чиясен (мүк җиләге) җыеп, сату белән дә мавыгалар. Мин тормышым белән канәгатъ, пенсиям яхшы, җитәрлек”, - диде. Көсәйкүл авылында сиксән яшьләрен узган әбиләр авылларда колхоз, совхоз елларында хезмәт иткән вакытларын искә алдылар. Зәхыйфә әби Сөнгатуллина: ”Безнең авылда “Вахитов” исемен йөрткән колхоз бар иде. Әнием Нәфисә, әтием Җамалетдин Ишим шәһәреннән беренче тракторга үзләре руль артына утырып авылыбызга килделәр. Бөтен авыл халкы өчен шатлыклы хәбәр булды. Колхоз елларында яшәсәк тә, динне онытмадык. Кайнанам Сарыгөл, кайнатам Сөнгатулла Коръән укыйлар иде. Бүген без аларның юлында. Көсәйкүл авылын соңрак “Дружба” колхозына куштылар. Монда халык дус, тату яшәде. Хәзер колхозлар бетте, без эшләгән фермалар ябылды. Авыл халкы үз хуҗалыгында хезмәт итә. Бәрәңге, яшелчәләр утырталар. Һәркемнең хуҗалыгында сыер, бозаулар, сарыклар күп”, - дип сөйләде. Зәхыйфә әбигә тормыш дилбегәсен күпчелек очракта үзенә тартырга туры килә. Фермада хезмәт итә, 5 бала тәрбияләп үстерә, аларга белем, тәрбия бирә. Бүген кызлары, уллары, оныклары аңа ярдәмләшеп яшиләр. Сәрвәр әби Якупова авыл турында такмаклар әйтеп, әңгәмәбезне җанландырып җибәрде. Ул да авыл тарихын, кешеләрен яхшы белә. Авылдашларының тел үзенчәлекләре белән кызыксынган, ерактан килгән галимәгә ул да уңышлар теләде. Игътибарлы, сабыр, тыйнак галимәгә көсәйкүллеләр җылы теләкләр теләп, догалар укып калдылар. Чумык, Яңаавыл, Үткәрмә авылларында яшәүче сугыш, тыл ветераннары сугыш елларын искә алдылар. Яңаавылдан Ярулла Хисаметдин улы Юмадиев: ”12 яшемнән эшли башладым. Әтиебез якты дөньядан иртә китте. Әниебез 5 баланы бер үзе аякка бастырды. Укырга теләгем зур иде. Көсәйкүл авылы мәктәбенә укырга кергән идем, өскә кияр кием юк, өйдә әнигә булышырга кирәк булды, шуңа укып булмады. Аннары Бөек Ватан сугышы башланып китте. 1944нче елны Омск өлкәсендә сугышка әзерләү курсларында безне мылтыктан атарга өйрәттеләр. Сугышта 63 танк десанты белән Венгрия, Чехословакиянең яу кырларында барган сугыш бәрелешләрендә катнаштым. Авыр яраланып госпитальләрдә дәваландым. Сугышта күрсәткән батырлыкларым өчен “Ватан даны” беренче дәрәҗәле орден, медальләр белән бүләкләнеп, 1946нчы елны гына туган авылыма әйләнеп кайттым”, - дип сөйләде. Туган авылына кайтып Ярулла абый матур тормыш юлын уза. Ул гаилә корып, тормыш иптәше Гөлзәйдә белән 4 кыз үстерәләр, ике катлы йорт төзиләр. Лаеклы ялга чыкканчы совхозда хисапчы, бухгалтер булып эшли.

Очрашулардан соң йомгак ясап, Гүзәл Җәгъфәр кызы фәнни эшен дәвам итәчәген белдерде. Чөнки, авыллар бер-берсеннән 7-8 чакрым ераклыкта урнашса да, якташларыбызның телләре үзенчәлекле булганын аңлатты. Ә бу районда яшәүче татар халкының тел үзенчәлекләре, авылларның географиясе галимәбезне бигрәк тә кызыксындырган. Фәнни хезмәте системалаштырылып, фәнни яктан өйрәнелеп, өлкәбездә яшәүче татарларның сөйләм телләре корпусы проектын да электрон вариантта булачагы турында әйтте. Ул туган телебезне саклаучы авыл халкына рәхмәтен белдереп саубуллашты.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836