Гармунчылар ярышы

последние и лучшие новости искусства в мире

35-1013 август көнне Винзили поселогына 110 ел тулу уңае белән «Вернисаж» мәдәният сараенда Төмән өлкәсе гармунчылар бәйгесенең Төмән районы финалы узды.

«ГАРМОНиЯ» бәйгесе моннан нәкъ 1 ай элек Боровой поселогының «Родонит» мәдәният сараенда старт алган иде. Анда барлыгы 60 (8 яшьтән алып 75кә кадәр) кеше катнашты. «Без монда җиңүчеләрне сайлап алыр өчен бик күп татар, рус халык көйләрен-җырларын тыңладык. Сабантуйларга, бәйрәмнәргә барып гармунчылар эзләдек», - диде жюри рәисе Лилия Демина.

Винзилинең юбилейлы туган көнендә Төмән районының иң көчле гармунчылары ярышты. Алар 22 кеше иде. Бәйге ике номинациядә барды: «Инструменталь башкару» һәм «Җырлаучы гармунчы». Үзешчәннәр һәм профессионалларны яшьләре 20 яшькә җитмәгәннәр, 20 яшьтән соң олыракларга бүлделәр.

Җиңүчеләрне Төмән районы җитәкчесе Светлана Иванова котлады.

- Мин бүгенге бу бәйрәмнең шуның кадәр матур, югары дәрәҗәдә үтүенә бик куанам. Чөнки без моны беренче мәртәбә үткәрәбез. Ул Төмән өлкәсе депутаты Иван Квитка тәкъдиме белән чынга ашты, - дип шатлыгын белдерде ул. Район башлыгы җиңүчеләргә бүләкләр тапшырды.

Өлкә Думасы депутаты Виктор Рейн үзенең котлау сүзендә:

- Сез, гармунчылар, бүген мине кайнар яшьлегемә алып кайттыгыз, - диде һәм кулына гармун алып, дәртле бию көйләре белән күңелле частушкалар да җырлап бирде.

35-9«ГАРМОНиЯ» номинациясендә безнең татар халкы вәкилләре булуы бездә, залда утыручыларда, горурлык хисе тудырды. Менә алар: Хисмәтулла Фәйзуллин, Илгиз Ихсанов, Җәгъфәр Касыймов, Искәндәр Абдуллин, Хәлил Әйтмөхәммәтов. 20 яшьләре тулмаган төркемдә безнең татар яшьләре сынатмадылар. Алар - Салават Сәитов, Рәмзил Сабиров.

Бу Төмән районының «ГАРМОНиЯ» ярышында урын алганнарның барын да мин чын күңелемнән котлап, аларга киләчәктә яңа үрләр яулауларын теләп калам. Алар – җиңүчеләр! Барысы да татар милли киемдә, барысы да татар милли репертуар уйнадылар. Сәхнәдә һәркайсының үзләрен ышанычлы тотулары, музыкаль әсәрләрне башкарулары югары дәрәҗәдә булды.

Гөлшат КАСЫЙМОВА,
Төмән шәһәре

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума