Материалы

Газета-журналларга яздыру эшләре йомгакланды

последние и лучшие новости искусства в мире

1-52023 нче елның беренче яртыеллыгана газета-журналларга язылу тәмамланды. Тубыл шәһәре почта хезмәткәрләре сүзләренә караганда, тиражлар бу юлы да бик мактанырлык түгел. Беренчедән, күпчелек яшьләр бар мәгълүматны, яңалыкларны интернеттан укып беләләр. Көндәлек матбугатның тиражлары кимүдә кайбер вакыт почта ташучыларның да гаебе бар. Газета–журналларны вакытында алып килмәсәләр, яздыручы икенче юлы газета-журналларны яздырмый.

Шулай итеп, без яздыручыны да, газетаны укучыларыбызны да югалтабыз. Яздыручыдан башка гаилә әгъзалары да татар газетасын укыйлар, кызыксыналар. Һәркемгә бу хәл таныш. Өйгә килгән газетаны өлкәннәр дә, балалар да, оныклар да карап чыгалар. Фоторәсемнәрне, яңалыкларны, белдерүләрне игътибар белән күзәтеп баралар. Шулай кечкенәләрдә дә татар мәдәниятенә, динебезгә, татар теленә мәхәббәт уяна.

Яңа елның беренче яртыеллыгына “Яңарыш”ны мәчетләргә, ветеран укытучыларга, тыл ветераннарына, Тубыл районының Михайловский инвалидлар һәм картлар өчен махсус интернатта яшәүчеләргә, шәһәрнең социаль яклау бүлегендә вакытлыча яшәүчеләргә, мохтаҗларга “Яңарыш”ны яздыручы киң күңелле, рәхимле, ярдәмчел якташларыбызга рәхмәтләребезне юллыйбыз. Эльмир Мамеевка, Тубыл шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Сәет Хисмәтуллинга, “Бердәм Россия” депутаты Михаил Никитинга, ООО “Лифтремонт” җитәкчесе Маннур Сәйфуллинга, Мәскәү шәһәреннән ветеран укытучыларга һәм мохтаҗларга “Яңарыш”ны яздырган Зәйнулла Бахметовка, дусларын, туганнарын яздыруда ярдәм иткән Октябрист хәзрәт Мәчитовка, “Ак калфак” хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы рәисе Айсылу Юнысовага, Маслау авылыннан Фәүсия Мәмәтовага, Сабанак, Пушнаш, Юршак, Сумкино мәчетләренә яздырган Ачар Чембаевага, Равия Ахунзяновага, Гөлбану Нәфыйковага, Илшат Кормановка, бөтен коллективлары белән “Яңарыш”ны яздырган себер-татар мәдәният үзәге хезмәткәрләренә, халыкны социаль яклау оешмасы хезмәткәрләренә эшләрендә уңышлар телибез.

Татар газеталарыбызны ташламалы бәяләрдән яздырырга тырышкан, концертлар алдында яздыру кампаниясендә актив эшләгән шәһәрнең үзәк почтасының газета-журналларга яздыру бүлеге мөдире Нурия Вафеевага рәхмәтләребезне юллыйбыз. Халкыбыз өчен кирәкле эшне киләчәктә дә бергә һәм бердәм булып башкарырга язсын.

Римма УМИТБАЕВА

P.S. Тагын да өлкәбез мәчетләренә, мохтаҗларга 100 данәдән яздырган Бөтендөнья татар конгрессының өлкәбез вәкиллегенә һәм дә элек гел булышып торган Баязит Хәйруллин балаларына рәхмәт белдерәбез.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума