Материалы

“Газетаны вакытында алып укуы кызыклы”

последние и лучшие новости искусства в мире

41-4Татар телендә чыгып килгән газета–журналларны яратып укып баручылар Тубыл шәһәрендә аз түгел. Почта хезмәткәрләренең үз вазифаларын тиешле рәвештә башкармауларына зарланучылар саны елдан-ел арта барганы күңелсез хәлгә әйләнде инде. Безгә Сатылган авылында, Тубыл шәһәре микрорайоннарында яшәүчеләр 2019 нчы елны “Яңарыш”ны һәм башка газеталарны вакытында китермәүләренә зарландылар. Шәһәрнең 4 нче, 8 нче микрорайоннарында яшәүче милләттәшләребез белән концертларда, почтада еш очрашабыз. Сания Хисәметдинова “Яңарыш”ны күп еллар үзе почтага барып яздыра, һәр санын көтеп ала.

”Зарыгып көтеп алган газетамны ике атнага бер китерәләр. Ямьсез күренеш бит бу. Газетаны вакытында алып укысаң, кызыклы ул. Почтага килеп: “Газеталарымны бирегез”, - дип, көтеп утырам. “Гафу итегез”, - дип тә әйтмиләр. Газетада Татарстан яңалыкларын яратып укыйм. Тормыш яңалыкларыннан читтә калганым юк. Оныгым Роман Балуев Татарстанда спорт академиясендә укый, футбол белән шөгыльләнә. “Рубин-2” футбол командасында уйный. Шуңа күрә спорт өлкәсендәге яңалыклар да минем өчен кызыклы”, - дип сөйләде. Сания апа туган телен яраткан, якты йөзле, җитез хатын. Хөрмәтле, газета укучыларыбыз, Сания ападан үрнәк алып, газетаны китермәгән очракта, почтага барып сорагыз, шалтыратыгыз.

8 нче микрорайонда яшәүче Рәсимә Әбдерахманова: ”Мин өлкә яңалыклары белән кызыксынып яшим. Иптәшем дә “Яңарыш”ны укып бара. Почта ташучылар хезмәтләрен кайчан тиешле дәрәҗәдә үти башларлар икән?! Башка микрорайонда яшәгән апаем газета яңалыкларын миңа җомга көн телефоннан сөйли. Ә безгә “Яңарыш”ны чәршәмбе көнне китерәләр. Газетабыз вакытында укучыларына барып җитсен иде”, - ди.

Сатылган авылыннан Фәүзия Кутумова: ”Атналар буе җыелган газеталарны аена бер мәртәбә китерәләр. Сатылганда газетаны айлар буенча алмаучылар да булды”, - дип сөйләде. Тубыл шәһәренең 4 нче микрорайонының 14 йортында яшәүче Зөләйха Речаповага да “Яңарыш”ны аена бер мәртәбә китерәләр икән. Өченче атнаны китермәсәләр, үзе почтага барып алучы апа: “Гел талашып, әрләшеп йөрисем килми. Үз акчама түләп язылган газетамны китерүләрен сорап йөрүдән арыдым”, - диде. Тубыллылар үз вакытында газета-журналларны китерүләрен почта хезмәткәрләреннән үтенеп сорыйлар. Почта бүлекләре газета-журналларга яздыручылар булганына шатлансыннар иде. Бу бит аларның эш хакы да. Газеталар вакытында килсә, югалмаса, укучыларыбыз саны да артыр иде.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума