Гаҗәп хәл

последние и лучшие новости искусства в мире

Безнең илдә дәүләт мародерларга (халыкны талау белән шөгыльләнүче) каты җәза бирә. Аларны халык яратмый. Андый хәлләр сугыш чорында, янгын вакытында, ташкын булганда очрый.

Күп еллар элек Бурбарда катнаш товарлар кибете янды. Карт кибетче утны сүндерергә онытып төшке ашка чыгып китә. Түбәгә эленгән лампа шартлый, киемнәр яна башлый. Янгынны күргән кешеләр кибеткә йөгерәләр.

Еш була торган хәл: кешеләр көрәксез, чиләксез, буш кул белән җитешәләр. Янгын машиналары ул вакытта булмый. Алар шул бәла-казадан соң гына барлыкка килә. Бу янгынны хатын-кызлар, балалар сүндерә, ә ирләр урман, колхоз эшендә булып калалар. Авылдашларның бәхетенә электрчы өйдә була. Багана башына менеп кибетне электр тогыннан аера. Коры бина инде яна башлаган була, ә бит янәшәдә наратлык, урман әрдәнәләре (штабеля), пычкы чүбе таулары. Кеме коедан су алып, кеме ком белән янгынны сүндерә. Янгынга карап торучылар булмый, һәр кеше булыша. Әмма гаҗәп хәл! Нәрсә бу? Ике ир юл аркылы чыгып, капчык күтәреп өйләренә кайтып баралар. Бу мизгелне миндә сакланган һәвәскәр фоторәсем гәүдәләндергән. Кешеләр бу мародерларны белделәр: алар өйләренә шикәр, он, ярма алганнар. Бу ризык тамакларына ничек үтте икән? Алар бит карт кибетченең Бөек Ватан сугышы ветераны икәнлеген белгәннәр. Дәүләт кибет милкен исәптән чыгарды, кибетчене иректә калдырдылар. Бинаны леспромхоз торгызды, кибет яңадан эшли башлады.

Роза ХӘКИМОВА, Төмән шәһәре
(Диләфрүз Ф
ӘХРЕТДИНОВА тәрҗемәсе)

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума