#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

“Германиягәчә җитәләр”

последние и лучшие новости искусства в мире

2018 елның 6 мартында “Тюменский курьер” газетасында Рафаэль Гольдбергның “Хәтер стенасында” Гәрәй Нәби улы Бариев турында мәгълүмат бастырылды. Ул – минем бертуган абыем. Бөек Ватан сугышында алган яралары аркасында озак яши алмады, 1953 елны 34 яшендә үлде.

Ул Дубровное районы (хәзер Вагай), Уба (Абаул) авылында 1919 елда туган. Кызыл Армиягә Омск өлкәсе Усть-Ишим районы хәрби комиссариатыннан 1939 елның маенда алына. Армиягәчә Айникөл җиңги белән Пановск авыл советының Кусы авылында яшәгән. Кызы Әнисә туып кала.

Шулай ук энеләре – Хаҗигәрәй, Әхәт, Самат, Шәфи һәм мин – сеңлесе Роза булам. Әхәт абыем Владивостокта диңгез флотында хезмәт итә, Япон сугышында катнаша. Гомере буе Владивостокта яши, улы, кызы, ике оныгы хәзер дә анда торалар. 1960 елның августында Әхәт абый безне Кусы авылыннан Владивостокка алып кайтты. Мин анда төзү идарәсендә буяучы булып эшләдем. Владивосток матур бикле шәһәр иде. Самат абыем килеп, әнием Уразабигә Кәрим кызының шәһәрдә яшисе килмәве сәбәпле, мине дә, абыем Шәфине, Рәйсә җиңгиемне дә кыстап Уба авылына алып кайтты. Гәрәй абый белән Хаҗигәрәй абый сугышта катнашып Германиягәчә җитәләр. Бик күп орден-медальләр белән бүләкләнәләр. Хаҗигәрәй абыемның 6 улы һәм кызы Клариса үсеп җиттеләр. Абыем Тайлак авылында, ул беткәч, рус Бакшеевода алдынгы терлекче булып эшләде. Шәрипҗал җиңги белән икесен кызлары Клариса үз өенә алып кайтып, Ишаир зиратында җирләделәр. Гәрәй абыемның сугыштан соң туган балалары Каюм, Әбделхани, Бибирауза озак еллар Мегион шәһәрендә тордылар. Уллары икесе дә 60 яшьләрен тутырып дөнья куйдылар. Абыемның тормыш иптәше Сахбуран җиңги балаларны ялгызы үстерде. Терлек асрадылар, мүк җиләген җыеп, аны сатып кием, азык-төлек алдылар. Сабыйлар башта Уба, соңыннан Карагай мәктәпләрендә укыдылар. Кече улы Мөхәммәт Кайнаул авылында яшәде, утын, печән белән булышып торды. Киленнәре – Роза, Сәлимә, Фатыйма кайнанага ягымлы булдылар.

Гәрәй Нәби улы 1941 елның 26 июненнән Калинин, Брянск, Белоруссия һәм 1нче Украина фронтларында сугыша. 862нче укчы Владимир-Волынск полкы 197нче укчы Брянск Кызыл байраклы дивизиясенең ПТР ротасы бүлеге командиры ул. Ике тапкыр яралана. Күрсәткән батырлыклары өчен IIIнче дәрәҗәдәге “Дан” ордены, IIнче дәрҗәдәге “Ватан сугышы ордены”, “Батырлык өчен “ медале белән бүләкләнә.

Роза ЯХИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836