Материалы

“Геройлар безнең арада” акциясенә кушылып

последние и лучшие новости искусства в мире

13-22020 ел Россиядә Хәтер һәм Дан елы дип игълан ителде. Ул безгә Бөек Җиңүнең нинди зур югалтулар, газаплар, батырлыклар белән бирелгәнен искә төшерергә тиеш. Шуңа күрә Ватанны саклаучылар көне уңаеннан Аслана күчмә мәдәният комплексы белгечләре дә «Геройлар безнең арада» Бөтенроссия акциясенә кушылдылар. Мәдәният комплексы хезмәткәрләренең «игелеклелек микроавтобусы» беренче булып Ватанны саклаучылар көне белән котларга Советлар Союзы Герое Тамерлан Кәрим улы Ишмөхәммәтовның туып-үскән авылы – Бумаерга юл алды. Биредә сугыш чоры балалары - Зиннур Исхаков, Баязит Галиев, Наил Камалов яшиләр, алар ярдәмендә без бүген ирекле, бәйсез илдә яшибез.

Шулай ук Минзәки Миңнебаев, Харис Хәлитуллин, Нариман Вәлитовка бүләкләр, открыткалар тапшырдылар. Өлкән яшьтә булу сәбәпле, аларның күбесе бәйрәмнәргә килә алмый, шуңа күрә үзешчән артистларыбыз аларны өйләренә барып котладылар, открыткалар, бүләкләр һәм матур җырлар тапшырдылар. Аннары әлеге автобус Кактамак авылына юнәлде. Биредә аларны Әхсән Бикчәнтаев шатланып каршылады, аңа күрсәткән игътибар өчен рәхмәт белдерде. «Геройлар безнең арада» акциясе барышында Җиңү һәм илне торгызу елларында күрсәткән батырлыклары өчен Калмаклар авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Габделхәй Мәүлит улы Бабшановка да рәхмәт сүзләре җиткерелде. Аслана күчмә мәдәният комплексы җитәкчесе Ильяс Бакиев: “Безнең башлаган изге гамәлне Калмаклар авылы ветераннар оешмасы рәисе Гөлнур Зарипова да күтәреп алды. Ул оныгы Айдар белән өлкән буын авылдашларына барып «Бердәм Россия» партиясенең Төмән региональ бүлекчәсе секретаре Андрей Артюховның котлау открыткасын тапшырды”, - дип сөйләде.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума